Логотип Магариф уку
Цитата:

Актанышта август киңәшмәсе узды

Бердәм дәүләт имтиханын укучы 100 баллга бирә икән, безнең мәгариф өлкәсенә куелган хезмәтебез югары дәрәҗәдә дип әйтә алабыз. Узган уку елында 90 баллдан югары бал җыючы чыгарылыш укучыларын махсус б...

Бердәм дәүләт имтиханын укучы 100 баллга бирә икән, безнең мәгариф өлкәсенә куелган хезмәтебез югары дәрәҗәдә дип әйтә алабыз. Узган уку елында 90 баллдан югары бал җыючы чыгарылыш укучыларын махсус бүләкләдек. Аларның саны елдан-ел арта. Федераль, республика программалары ярдәмендә мәктәпләрнең матди-техник базасын ныгытабыз, грантларда, конкурсларда катнашып, укытучыларның тәҗрибәсен баетабыз икән – ул, иң беренче чиратта, укучының белемендә чагылыш табарга тиеш, - Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов укытучыларның август киңәшмәсендә катнашучыларга шулай дип мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр итә район матбугат хезмәте.
Актаныш мәктәпләрендә яңа уку елында 3375 укучы белем алачак, балалар бакчаларында 1258 бала тәрбияләнәчәк. Мәктәпләрдә - 786 укытучы (138 е җитәкче), балалар бакчаларында 463 хезмәткәр (145 е мөгаллим) белем һәм тәрбия бирәчәк.
Белем һәм тәрбия бирүдә быел мәгариф хезмәткәрләре  милли проектларда катнашып, егерме беренче гасыр мәктәбенә куелган таләпләргә җавап бирүне бурыч итеп куйды. Район мәгариф идарәсендә дә милли проектларда, федераль программаларда катнашуда мәктәпләр белән турыдан-туры эшләүче җаваплы кеше булачак.
Узган уку елында укытучылар, ата-аналар, балалар белән даими аралашкан, семинар-укытулар үткәргән   Менеджмент академиясенең беренче проректоры, педагогия фәннәре кандидаты Фәйрүзә Мостафина да киңәшмәгә кунак буларак чакырылган иде. Балаларның белемен күтәрүдә, мөстәкыйль фикерли белүче шәхес буларак формалаштыруда ул быел да безнең ярдәмчебез булачак. Киңәшмәдә Фәйрүзә Зөфәр кызы да укытучыларның һөнәри осталыгын күтәрү буенча фикер-тәкъдимнәрен белдерде.
Балалар бакчасында баланың чит тел өйрәнүе һәм мәктәптә укырга әзер булуы аеруча әһәмиятле. Мәктәптә белем бирү белән беррәттән, тәрбия мәсьәләсе, алган белемнең баланың дөрес итеп куллана белүе, мөстәкыйль эшләве һәм берничә һөнәр үзләштерергә әзер булып формалашуы, бизнеста үзен сынап каравы бурыч итеп куела. Ә һөнәри белем бирү йортында ул инде үзен  берничә профессиядә сынап карый, күнекмә  үтә. Үзенә туры килә торган һөнәрне үзләштереп, үз мөмкинлекләрен югары уку йортында камилләштерүгә старт ала. Мәктәп программасында заманча яңарышлар, техник мөмкинлекләр бүгенге көндә укучыга укыганда ук үзен төрле проектларда сынап карарга мөмкинлек бирә. Заман бик тиз үзгәрә. Балаларга шул яңалыкларны төшендереп бару өчен дә укытучыларның бүгенге көндә үзләренең үрнәк булулары төп шарт.
Фото: aktanysh.tatarstan.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ