Логотип Магариф уку
Цитата:

«3 көнлек җырлар яздырып, концерт куялар»

Танылган опера артистлары  Казан тамашачысы өчен үзенчәлекле концерт әзерли. М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры солисты Артур Исламов һәм Казан операсы солисткасы Эльза Заяри татар...

Танылган опера артистлары  Казан тамашачысы өчен үзенчәлекле концерт әзерли. М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры солисты Артур Исламов һәм Казан операсы солисткасы Эльза Заяри татар һәм чит ил җырларыннан торган концерт куячаклар. 
«Татарстанның бер генә артистының  да мондый форматта концерт эшләгәне булмады әле», - дип сөйләде яшь башкаручы Артур Исламов. Ул бүген концертның генераль репетициясе булачагын әйтте.
— 10 ел дәверендә без Эльза  белән бергә иҗат итәбез. Бу вакыт әчендә кызыклы һәм мөһим җырлар тупланды. Алар арасында иң яратканнарын гына сайлап алып, тамашачыга зур концерт программасы тәкьдим итәргә булдык. Мондый теләк белән күптән янып йөрдек. Әмма гастрольләр графигы тыгыз булуы аркасында килеп чыкмый иде. Мондый форматта әле бер артистның да эшләгәне юк, – дип белдерде спикер.
Опера һәм балет театры солисты татар эстрадасында яхшы җырларның аз булуы турында фикер белдерде: «Җырчыларның бик азы гына иҗат итә. 3 көнлек җырлар яздырып, концертка чыгып китүчеләр бар. Бу җырларның мәгънәсе дә, көе дә юк. Берничә ноталы җырларның сүзләре көенә дә туры килми, аранжировкасы турында әйтәсе дә юк. Без үзебезгә хас булмаган җырларны башкармыйбыз», - диде ул.
Эльза Заяри — М.Глинка исемендәге халыкара конкурсның II дәрәҗә лауреаты. Опера солисты татар эстрада җырларын сөючеләргә дә яхшы таныш.
— Без профессиональ опера һәм эстрада артистлары. Репертуарыбызда күпсанлы җырлар бар. Әмма булачак концертта бер генә опера әсәре дә башкарылмаячак. Программаны эстрада жанрындагы җырлардан тупладык. Алар татар вокал мәктәбе һәм  композиторларыбыз традицияләренә нигезләнеп әзерләнде, – дип сөйләде артист.
Концертның дирижеры —  К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестрының баш дирижеры Ильяс Камал.
— Эстрада симфоник оркестрлар һәм ансамбльләр белән чыгыш ясау традициясе, кызганычка каршы,  югалып бара. Хәзер яңарыш чоры башланды дип әйтә алам. Һәм без бу мәсьәләне күтәреп алдык. Бу   күптәнге хыялыбыз иде. Заманча һәм шул ук вакытта милли традицияләрне үз  эченә алган тере тавышлы концерт кую — төп максатыбыз, - диде ул.
Концерт 15 нче ноябрьгә билгеләнгән. Чакырылган җырчыларның берсе Филүс Каһиров.
Айгөл ЮНЫСОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ