Логотип Магариф уку
Цитата:

42 нче мәктәп инженерлар әзерли

Хәзерге заманда барган үзгәрешләрнең укучылар каршына югары таләпләр куюы беркемгә дә сер түгел. Бүгенгебезгә интеллектуаль һәм рухи үсешкә ирешкән, ныклы белемле, иҗат мөмкинлекләрен тормышка ашырырг...

Хәзерге заманда барган үзгәрешләрнең укучылар каршына югары таләпләр куюы беркемгә дә сер түгел. Бүгенгебезгә интеллектуаль һәм рухи үсешкә ирешкән, ныклы белемле, иҗат мөмкинлекләрен тормышка ашырырга яраклы, тормышта үз урынын тапкан, камил, нигезле фикер йөртергә сәләтле белгечләр кирәк. Мондый күренеш Россиянең һәр төбәгенә хас, Татарстан исә үз үсешендә индустриаль этаптан мәгълүмати баскычка тизләтелгән адымнар белән күчә бара, шуңа күрә интелектуаль акылга бәйле һөнәрләрнең алга чыгуы күренеп тора. Мәктәптә укыганда ук инженерлык белеме алу – теоретик һәм практик күнекмәләр алу гына түгел, ә бәлки логик, аналитик һәм танып-белү белемен үстерү һәм формалаштыру өчен укыту программаларының гамәли эчтәлеген киңәйтү дә әле ул.
Идел буе районындагы 42нче гомуми урта белем мәктәбендә нәкъ менә шул инженерлык белемен кертү эшләре технология дәресләре һәм алар белән бәйләнештәге түгәрәкләрдә катнашу , өстәмә белем алу белән генә чикләнми, югары уку йортлары, предприятиеләр, тикшеренү һәм проектлар эшчәнлеге белән хезмәттәшлек итәргә алынган челтәрле бердәм хәрәкәт аша тормышка ашырыла. Инженерлык һөнәрен үзләштерү өчен укучылар физика, математика, информатика, технология кебек гадәти дәресләрне дә, дәрестән тыш эшчәнлек вакытында башкарылган түгәрәк эшләрен дә, «3Д дизайн-проектлаштыру», «Логика», «Киләчәк энергетикасы», «Всезнайка», WorldSkills  «Электромонтаж», «Яшь электрик» кебек заман һөнәрен иярләүче махсус дәресләрне дә өйрәнәләр. Укучыларда беренчел һөнәри үзбилгеләнүне ачыклау өчен, балаларны башлангыч сыйныфлардан ук әзерли башлау зарур, нәкъ менә шул чакта аларда күпкырла һөнәрләр дөньясы турында карашлар формалаша. 42нче мәктәптә инженерлык компетенцияләре формалашу өчен шәһәрнең предприятиятиеләренә экскурсияләр, инженерлык юнәлешендәге һөнәрләр турында интерактив әңгәмәләр, «Минем профессиям» юнәлеше буенча дәрестән тыш эшчәнлек оештыру, «Всезнайка» түгәрәгендә, мультимедияле презентацияләрдән файдаланып, сыйныф сәгатьләрендә катнашу, укучының гаиләсе белән бергә уртак проектлар яклау, хезмәт бригадалары төзү, хезмәт акцияләре уздыру кебек төрләреннән файдаланалар.
- Мәктәбебез югары белем бирүче Казан дәүләт энергетика университеты белән актив хезмәттәшлек итә, - диде безгә бу уңайдан уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары, филология фәннәре кандидаты Алсу Мингатина. - Мәктәп һәм университет базасында 8нче сыйныф укучылары «2нче разрядлы яктырткыч электр җиһазларын һәм яктырту челтәрен монтатажлаучы» программасы буенча 246 сәгать күләмендә һөнәри белем ала. Уку ике ел дәвам итә, программа үзләштерелгәннән соң, аларның һәрберсенә тиешле һөнәри документ тапшырыла.
Мәктәп шулай ук «Казан энергетика колледжы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе белән элемтәдә тора. Монда «Электромонтаж» һөнәре буенча «WorldSkills Юниор» чемпионатына әзерләнү өчен махсус кабинет җиһазланган. Андагы монтажлау комплектлары электромонтаж эшләрен башкару өчен кирәкле тәҗрибә тупларга, техник документларны укырга, шулай ук сафтан чыккан җиһазларны табып, төзәтергә мөмкинлек бирә. 6-9нчы сыйныф укучылары колледж базасында ел дәвамында һөнәри күнекмәләр ала. Физика укытучысы Сергей Леонтьев мәктәптә махсус кабинет оештырып, балалар белән бергә көн саен даими һөнәри дәресләр һәм тренинглар уздыра. Бу, үз чиратында, мәктәп укучыларына «WorldSkills Юниор» төбәк чемпионатында 1-2 нче урыннарны яуларга мөмкинлек биргән.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ