4нче интернат-мәктәп үсештә

«Мәгариф» илкүләм проектының тормышка ашырыла башлануына бер ел тулды. Әлеге юнәлештә тулы көч белән катнашу өчен федераль бюджеттан Татарстанга да 20 млрд сум акча бүлеп бирелгән иде. Әлеге проект кысаларында Татарстан мәгариф учаклары «Заман мәктәбе» федераль проектында катнаша. Алар арасында сәламәтлекләре чикләнгән балалар белем алган 4нче интернат-мәктәбе дә бар.

4нче интернат-мәктәп менә 50 ел инде үзенчәлекле балалар белән эшли. Хәзер анда 7 яшьтән алып 21 яшькәчә 191 бала укый. Күбесенең терәк-хәрәкәт аппаратлары бозылган: балаларның 97 процентында церебраль паралич (ДЦП). Кыен хәлдәге 30лап бала интернатта ата-аналары ярдәме белән хәрәкәтләнә, 26сы өйләрендә укый. 40лап бала интернатта җомга көнгә кадәр кала. Мәктәпнең үзенчәлеге шунда ки, биредә һәрбер укучы үзенең индивидуаль маршруты буенча шөгыльләнә. Укулар иртән 8 сәгать 30 минутта башланып китә һәм 14. 30 да, башлангычларныкы исә 13.00 дә тәмамлана. Аннары балалар дәвалау процедураларына, өстәмә дәресләргә һәм түгәрәкләргә тарала.

— Без һәр баланы үзләре уңышка ирешә алырдай юнәлештә үстерәбез, — ди мәктәп-интернат директоры Зөлфия Габидуллина. – Ел дәвамында кайбер уңай үзгәрешләр барлыгын да күрәбез һәм без аны бик зур уңыш дип саныйбыз.

Балалар икенче катта укый. Беренче катка физиотерапия, дәвалау физкультурасы, массаж, психология һәм башка табиблар кабинетлары урнашкан.

— Без балаларга лицензияләнгән төрләр кысаларында педиатрия, физиотерапия, неврология буенча амбулатор ярдәм күрсәтәбез. Дәвалау курслары үткәрәбез. Ул һәр балага елына ике мәртәбә уздырыла. Шулай ук һәрдаим медикаментоз ярдәм күрсәтеп торабыз, — диде директорның дәвалау хезмәте буенча урынбасары Фидания Газизова. – Иң кыены — саулыклары аеруча зәгыйф балалар белән эшләве. Аларны әти-әниләре арба белән йөртә, кулларына күтәреп йөри. Алар көне буе бер өстәлдә шөгыльләнә. Дәвалау процедураларын да шунда уздырабыз. Безнең максат – баланы аякка бастыру, һич югы – утырырга өйрәтү.

«Заман мәктәбе» федераль проекты кысаларында интернатка кабинетлар җиһазлау өчен 4 млн 160 мең сум акча бүлеп бирелгән. 460 мең сумга бөтен кабинетларга ремонт уздырылган.

— Яңа җиһазларга сөенеп беталмыйбыз, — ди директор. – Укыту-тәрбия шартларының яхшыруы ул бит балалар саулыгына бәйләнгән. Менә психолог кабинетына iSandBox интерактив комлыгы куелды. Ул балаларда таламик хисләр уята, мөстәкыйль фикер йөртергә булыша. Технология кабинетында тегү остаханәсе, тәм-томнар әзерләү почмагы оештырылды. Дәресләрдә балалар үзләренә ошаган төрле көнкүреш кирәк-яраклары тегә, шулар белән күргәзмәләрдә, бәйгеләрдә катнаша.

Дәресләрдән соң да тик тормыйлар биредә. Музыка классына җыр, көй тыңларга йөрүчеләр дә байтак. Роботлар техникасы түгәрәгенә йөрүче малайлар бер ай эчендә робот-эт җыйганнар. Ул коерыгын, башын селки, арт аягына баса белә икән. Кече яшьтәгеләр төрле схемалар буенча фигуралар җыя, төрле әмерләргә буйсына, укучылар аның белән төрле уеннар да оештырырга яраталар икән.

— Мәктәпне тәмамлаучы егет-кызларыбыз, башка мәктәпләрдәгечә, бердәм дәүләт имтиханнарында катнаша, — ди тарих укытучысы Герман Анисимов. – Арада махсус урта уку йортларына баручылар да бар. Әмма, нигездә, бездә югары уку йортларын сайлыйлар. Һәркемнең үз максаты бар. Шуңа күрә, төрле авырулары булуга карамастан, һәркем яхшы укырга тырыша бездә. Алар миннән үрнәк алырга тели. Кайчандыр үзем дә шушы мәктәптә укыган идем бит.

4нче интернат-мәктәптә менә шундый уңышларга ирешкәннәр. Сездә нинди хәлләр бар?

Ирек НИГЪМӘТИ

Фото: tatar-inform.ru

Добавить комментарий