Логотип Магариф уку
Цитата:

Әбүнәчеләребезне менә дигән бүләк көтә!

«Мәгариф» журналының май саны 18 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Наил кызы Яруллина белән әңгәмәдән башлана. Сәбәбе дә бик саллы: тугыз ел дәвамында балаларга ана телебез аша т...


«Мәгариф» журналының май саны 18 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Наил кызы Яруллина белән әңгәмәдән башлана. Сәбәбе дә бик саллы: тугыз ел дәвамында балаларга ана телебез аша татарның рухи-мәдәни, әхлакый кодын тапшыручы Альбина ханым «Ел укытучысы» бәйгесенең шәһәр этабында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» дип табылды. «Туган телем – әниемнең назлы тавышы аша үтеп кергән мәхәббәт теле, әтием яратып уйнаган гармун теле, дәү әниемнең үгет-нәсихәтле әкиятләре теле, Бөек Җиңүне Берлинда каршылаган дәү әтиемнең теле», – ди җиңүче.

«Җиңүнең 75 еллыгы”, «ТАССР»ның 100 еллыгы» – әлеге олуг даталарга кагылышлы язмалар журналда лаеклы урын алып тора. Тарих фәннәре докторы, академик Индус Таһиров Татарстан Республикасының үткәне, бүгенгесе белән таныштыра. Моннан тыш ТАССРның яшьтәше фронтовик-галим турында да, сугыш чорында эшләгән авыл укытучылары турында да, 94 яшьлек ветеран укытучы турында да укырга була. Ә «Авыл укытучысы – 2019» бәйгесе номинанты, Спасс районы Кузнечиха төп мәктәбенең тарих укытучысы Лариса Пашина авылдашы, Советлар Союзы Герое Гордей Филипповның батырлыклары, сугыштан соңгы тормышы белән дәрестән тыш эшчәнлек аша күрсәтә.
«Мәгариф» журналы һәр сан саен берәр төбәкнең мәгарифен, мөгаллимнәрнең эш тәҗрибәсен тәфсилләп яктырта. Бу санда Баулы төбәге турында укырга була: район башлыгы Рамил Гатиятуллин белән әңгәмә, 7 нче урта мәктәп турында язма һәм укытучыларның дәрес эшкәртмәләре.
«Мәгариф»нең май саны дөньядагы катлаулы вазгыять китереп тудырган үзизоляция шартларында дөньяга килде. Шуңа да карамастан басма тирән эчтәлекле, күпкырлы. Алай гына да түгел редакция коллективы игълан иткән барлык бәйгеләр һәм проектлар үз көчендә кала. Бу санда да аларның иң халыкчаны бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан үткәрелгән «Моңлы саз чыңнары» дигән сыйныфтан тыш чаралар сценарийлары һәм дәрес эшкәртмәләре бәйгесенә йомгак ясала. «Авыл укытучысы – 2020», «ФДББС буенча иң яхшы дәрес» һәм башка проектлар турында журнал битләрендә һәм «Мәгариф.уку» сайтында танышырга була.
Май ае газета-журналларга язылуның иң кызган мәле. Безнең редакция әбүнәчеләребезгә менә дигән бүләк тә әзерләп куйды. Бу турыда нәкъ менә май санында тәфсилләп язылган да инде.

Раушания ХӨСНЕТДИНОВА


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ