Аджика рецепты

Кирәкле әйберләр:

  • 5 кг помидор
  • 1 кг кишер
  • 1 кг алма
  • 1 кг татлы борыч
  • 300 г ачы кызыл борыч
  • 300 г сарымсак
  • 500 мл көнбагыш мае
  • 1 стакан шикәр комы
  • ¾ стакан тоз
  • 9% лы 0,5 л аш серкәсе

Эш тәртибе:

Ачы борыч һәм сарымсактан кала барлык яшелчәләрне иттарткыч аша чыгарабыз да уртача утта

1,5 сәгать кайнатабыз. Шуннан соң тоз, шикәр комы, май һәм аш серкәсен өстибез һәм кабат 1-1,5 сәгать пешерәбез. Иттарткычтан чыгарылган сарымсак белән ачы борычны салып, тагын 10 минут кайнатып алабыз. Стерильләштерелгән банкаларга кайнар килеш тутырып, капкачын каплап куябыз.

Добавить комментарий