«Әкияткә сәяхәт» (Өлкән яшьтәге балалар төркеме өчен татар телендә сөйләмне үстерү буенча ачык дәрес)

Луиза СИБГAТУЛЛИНА (Казандагы 36 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе)

Максат: сөйләм һәм гамәл кылу образын булдыру юлы белән сөйләмнең грамматик төзелешен формалаштыру.

Бурычлар:

– татар телендә сөйләм активлыгын үстерү;

– сүз һәм уен гамәлләре ярдәмендә татар телендә  аралашырга өйрәтү;

– сәнгать сүзенә кызыксыну формалаштыру;

– координацияләү хәрәкәте, ритм хисе үстерү;

– күнекмәләр, бию хәрәкәтләре формалаштыру;

– яңа материалны үзләштерү, дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү.

Җиһазлау: йорт, бабай өчен бүрек, әби өчен яулык, йомгак; куян, бүре, аю, төлке битлеклэре.

Дәрес барышы

Тәрбияче. Балалар, безгә кунаклар килде. Кунаклар килгәч, без нәрсә эшлибез? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Дөрес, исәнләшәбез. Кунаклар белән күрешегез. Без әле шигырьләр белән исәнләшәбез. (Сәламләү хәрәкәтләр белән үрелеп бара.)

– Исәнме, Күк! (Кулларны күтәрү)

– Исәнме, Кояш! (Куллар белән зур түгәрәк сызу)

– Исәнме, Җир! (Салмак кына кулларны төшерү)

– Исәнмесез, кунаклар! (Кулларны кунаклар ягына сузу)

Тәрбияче. Балалар, без сезнең белән бик күп рус халык әкиятләре укыдык. Нинди әкиятләр беләсез ? Бүген без әкияткә кунакка сәяхәт кылачакбыз.

Анда юл озын һәм авыр! Әмма без сезнең белән нинди көчле, кыю. Авырлыклардан да курыкмыйбыз. Юлга кузгалыйк!

Тәрбияче. Безнең алда – сазлык. Безгә таштан икенче ташка бик сак кына сикерергә кирәк.

1 нче уен – «Түгәрәкләр буенча ике аякта сикерү»

Тәрбияче. Безнең юлда бу нәрсә? Дөрес, юлда каршылыклар – таулар. Балалар, без бу зур тауларны җиңә алырбызмы?  

Балалар. Әйе!

2 нче уен – «Таулар аша уз» (зур модульләр аша чыгу)

Тәрбияче. Тагын бер киртә – елга, әмма безгә күпер ярдәм итәчәк, сак булыгыз, аякларыгызны чылатмагыз.

3 нче уен – «Аякларны чылатмыйча үт» (елга аша салынган күпердән йөрү)

Әкият сәхнәләштерү

Тәрбияче. Менә, балалар, килеп тә җиттек. Карагыз әле, каршыбызда – йорт. Сез ничек уйлыйсыз, бу йортта кем яши?

Оннан ул ясалган,

Каймактан изелгән,

Тәрәзәдә ул суынган,

Юлдан тәгәрәгән

Ул күңелле, ул кыю,

Җырларга бик ярата. Кем бу? (Балалар җавабы тыңланыла.)

Тәрбияче. Ә әкият ничек атала?

Балалар. Колобок. Йомры күмәч.

Әби белән бабай яшәгән.

– Карчык, икмәк пешерер идең? – дигән бабай.

– Нәрсәдән пешерим соң? Он юк бит.

– Эх, карчык, әрҗә төбеннән кырып, бура почмакларыннан себереп, бераз җыелмасмы?

Әби, кечкенә канат белән әрҗә төбеннән, бура почмакларыннан себереп, бер-ике уч он җыйган. Ул шул оннан йомры икмәк пешергән дә тәрәзә төбенә суынырга куйган…

Йомры күмәч тәрәзә төбендә ятып арый. (Балага Йомры күмәч битлеге кидертелә.) Ул тәгәрәп китә Һәм без аның артыннан барабыз. Тәгәри дә тәгәри Йомры күмәч һәм каршысына…

Кишер белән кәбестәне

Ул бик нык ярата,

Озын колагын тырпайтып

Сикереп урманга кача.

Балалар. Куян.

Тәрбияче. Дөрес, молодцы! (Балага куян битлеге кидертелә.)

Куян. Йомры күмәч, Колобок, мин сине ашыйм!

Йомры күмәч. Ашама мине, Куян, мин сиңа җыр җырлыйм:

Мин – Колобок, Йомры күмәч,

Мин бабайдан да качтым,

Мин әбидән дә качтым,

Синнән дә, Куян, бик тиз качармын!

Тәрбияче. Тәгәри дә, тәгәри икән колобок һәм аның каршысына кем килә?

Сорыдыр төсе,

Үткендер теше,

Урманда йөри,

Бозаулар эзли.

Балалар. Бүре. (Балага бүре битлеге кидертелә.)

Бүре. Колобок, Йомры күмәч, мин сине ашыйм!

Йомры күмәч. Ашама мине, Бүре, мин сиңа җыр җырлыйм:

Мин – Колобок, Йомры күмәч,

Мин бабайдан да качтым,

Мин әбидән дә качтым,

Мин куяннан да качтым,

Синнән дә, бүре, бик тиз качармын!

Тәрбияче. Тәгәри дә, тәгәри икән Йомры күмәч. Һәм аның каршысына кем килә?

Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста.

Килә бер батыр атлап,

Аягын баса лап-лап.

Балалар. Аю. (Балага аю битлеге кидертелә.)

Аю. Колобок, Йомры күмәч, мин сине ашыйм!

Йомры күмәч. Ашама мине, Аю, мин сиңа җыр җырлыйм:

Мин – Колобок, Йомры күмәч,

Мин бабайдан да качтым,

Мин әбидән дә качтым,

Мин куяннан да качтым,

Мин бүредән дә качтым,

Синнән дә, аю,  бик тиз качармын!

Тәрбияче. Тәгәри дә, тәгәри икән Йомры күмәч, һәм аның каршысына кем килә?

Бөтен ерткычлардан да ул хәйләкәррәк,

Туны җирән-кызыл аның.

Кабарынкы койрык – аның ямьлелеге.

Кем булыр дисез?

Балалар. Төлке. (Балага төлке битлеге кидертелә.)

Төлке. Колобок, Йомры күмәч, мин сине ашыйм!

Йомры күмәч. Ашама мине. Төлке, мин сиңа җыр җырлыйм:

Мин – Колобок, Йомры күмәч,

Мин бабайдан да качтым,

Мин әбидән дә качтым,

Мин куяннан да качтым,

Мин бүредән дә качтым,

Мин аюдан да качтым,

Синнән дә, Төлке, бик тиз качармын, –

Тәрбияче. … ди дә Йомры күмәч урманга кереп кача. Ә әби белән бабайга Йомры күмәчтән башка күңелсез. Әйдәгез, балалар, бергә Йомры күмәч-Колобокны пазллардан җыябыз. (Балалар пазл белән эшли.)

Тәрбияче. Безнең Колобок-Йомры күмәч нинди килеп чыкты?

Балалар. Түгәрәк, сары, шат кыяфәтле.

Тәрбияче. Без әби белән бабайга Йомры күмәчне кире кайтарырга булыштык. Хәзер безгә төркемгә кайтырга вакыт.

Нәтиҗә ясау

– Әкият буенча сәяхәт итү сезгә ошадымы?

– Нинди хайваннар катнашты?

Тәрбияче. Молодцы, балалар! Сезнең Йомры күмәч бик матур килеп чыкты. Карагыз әле, бабай белән әби сезгә күчтәнәч әзерләгән, шикәр пудрасы сибелгән кабартмалар пешергәннәр.

Добавить комментарий