Логотип Магариф уку
Цитата:

Актүбәдә яшәүче технология укытучысы «Ана даны» медале белән бүләкләнде

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым  республиканың иң яхшы гаиләләрен кабул итте. Әлеге чара быел бишенче мәртәбә – үзләрен ту...

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым  республиканың иң яхшы гаиләләрен кабул итте. Әлеге чара быел бишенче мәртәбә – үзләрен тулысынча республиканың яшь гражданнарын тәрбияләү эшенә биргән үрнәк әти-әниләрне – барлыгы 50 гаиләне бер табын алдына җыйды.


20180827_114251


«Әлбәттә, безнең республикада үрнәк гаиләләр күп. Бүген бирегә иң яхшыларның яхшылары җыелды. Сезнең белән горурланабыз, сезне үрнәк итеп күрсәтәбез. Гаилә – республиканың һәм илебезнең киләчәге. Матур итеп яшәгән, матур-батыр балалар үстергән өчен рәхмәт әйтәм. Киләчәктә дә шулай яшәгез», – диде Президент һәм лаеклы аналарга балалар тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен «Ана даны – Материнская слава» медален тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында  Азнакай районының Актүбә бистәсендә яшәүче Зөлфия Калистратова да бар. Белеме буенча рәссам-дизайнер һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән Зөлфия ханым ире Вячеслав белән биш бала үстерәләр. Узган ел гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуга өлеш керткәннәре, сәламәт яшәү рәвеше алып барганнары һәм балаларын лаеклы тәрбияләгәннәре өчен Калистратовлар гаиләсе Актүбә башлыгы премиясенә лаек булганнар. Шул уңайдан быел башкалага чакыру алганнар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ