Алабуга укытучысы: «Җәйге ялны Абхазиядә уздырдым»

Хезмәт ит тә мактан, уйнап көл дә шатлан, ди халкыбыз мәкале. Мактанырлык эшләребез дә, уйнап-көлеп шатланырга вакытыбыз да җитәрлек безнең. Сайлап алган һөнәрем турында беркайчан да үкенгәнем булмады, хезмәтемне яратып башкарам, ел буена җитәрдәй көч һәм энергия тупларлык итеп ял итәргә дә яратам…

Чулманның уң ягындагы калкулыкта, аңа кечкенә Тойма елгасы килеп кушыла торган урында урнашкан меңъеллык Алабуга минем өчен күптән инде туган шәһәремә әйләнде. Рәссам Иван Шишкин, кавалерист-кыз Надежда Дурова, шагыйрә Марина Цветаева кебек танылган шәхесләр яшәгән җирлектә гомер кичерүем белән чиксез горурланам. XIX гасырның икенче яртысыннан сәүдәгәрләр (алар арасында Стахеев, Гирбасов, Ушков кебек миллионерлар да, Хәмзин, Әлмәтов кебек вак сәүдә челтәрен тотучы татар сәүдәгәрләре дә булган) шәһәре буларак билгеле булып киткән шәһәр хәзерге вакытта үзенең гүзәл табигате, төбәкнең кызыклы үткәне турында бик күп мәгълүматлар бирүче дистәләгән музейлары, истәлекле урыннары белән туристларны җәлеп итә.

Гомумән, шәһәребездә кунакчыл халык яши. Көннән-көн үсә-яңара баручы 4 нче мәхәлләдә урнашкан безнең 10 нчы урта мәктәп тә, еш кына район, республика педагогларын кабул итеп, үз тәҗрибәсе белән уртаклаша. Мәктәбебез белем учагы гына түгел, мәхәлләнең мәдәният һәм спорт үзәге дә булып санала. Һәр бәйрәм безнең мәктәп укытучылары һәм укучылары тырышлыгы белән бөтен мәхәллә халкы күңел ачарлык итеп, зурлап билгеләп үтелә. 2 меңгә якын укучы арасында җырга, биюгә оста, спортта сынатмаучы кызлар-егетләребез бихисап. Аларның Россия күләмендә олимпиадаларда призлы урыннар алулары, бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырулары, мәктәпне алтын һәм көмеш медальләр белән тәмамлаулары – бар көчләрен яраткан эшләренә багышлаучы 120 мөгаллимебезнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Моннан ике ел элек республикабызда татар телен укыту буенча килеп чыккан проблемалы мәсьәләне уңай хәл итә алуыбызны да татар теле һәм әдәбияты укытучыларының тырышлыгы дияр идем. Бүгенге көндә бездә укучыларның 60 проценты туган тел буларак татар теле дәрселәре ала. Алабуганың иң яшь, узган уку елында гына 25 еллыгын билгеләп үткән мәктәбендә 17 ел буе хезмәт куюыма чиксез сөенәм.

Авыр һәм җаваплы хезмәтемә зур хөрмәт белән караучы, эштән кайтуымны сагынып көтүче ирем Илназ һәм кызым Лиана – иң зур бәхетем. Гаиләбез белән эштән соң вакытыбызны файдалы һәм күңелле итеп үткәрергә тырышабыз. Йорт җиткереп, каралты-курадагы барлык эшләрне тормыш иптәшем белән икебез башкарып чыктык. Бакча эшләрен дә бергәләшеп эшлибез. Өй тирәсендәге эшләрне кичләрен һәм ял көннәрендә дә караштырып була. Шуңа күрә җәйге отпуск вакытында диңгез буйларында ял итәргә яратабыз. Быелгы җәй Татарстанны эссе көннәр белән артык сөендермәде. Быел мин үземнең ялымны  Сочи, Абхазия кояшында кызынып, диңгез суында коенып, искитмәле урыннарда экскурсияләргә йөреп үткәрдем, Гагра тауларына мендем. Ә кичләрен дискәтүктә күңел ачтым.

Җылы якларның искитмәле матур табигатенә хозурланып, туган ягыбызны сагынып кайтып керүемә ямьле җәй дә үтеп китә язган. Ә җәй үтү, яңа уку елы башлану ул минем өчен яңадан-яңа көчләр белән җиң сызганып яраткан эшемә керешү дигән сүз. Эш арасындагы ял көннәрендә күңел ачуның башка ысулларын табу да кыен түгел. Яраткан шәһәремнең ямьле табигатеннән кышларын да ләззәтләнә алабыз бит. Чаңгы шуу дисеңме, атта йөрүме – тормышның ямен-тәмен тоеп яшәргә андый чаралар да көч һәм дәрт өстәп тора. Иң мөһиме – янымда якыннарым, көн саен машинамда элдереп кенә барып кайтырга яраткан эшем булып торсын.

Гөлнара ХӨСӘЕНОВА,

Алабугадагы 10 нчы урта мәктәп директорының милли мәсьәләләр буенча урынбасары

Добавить комментарий