Логотип Магариф уку
Цитата:

Алексеевск районындагы авариядә үлгән дүрт кыз бергә укыган

Татарстанның Алексеевск районындагы юл һәлакәтендә гомере өзелгән дүрт кыз Алексеевск аграр көллиятенең 3 курс студентлары булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә. Кичә 17.00 сәгать тирәс...

Татарстанның Алексеевск районындагы юл һәлакәтендә гомере өзелгән дүрт кыз Алексеевск аграр көллиятенең 3 курс студентлары булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә. 
Кичә 17.00 сәгать тирәсендә Казан-Оренбург юлының 95нче чакрымында «Лада» белән идарә итүче кыз тизлеген арттырган һәм каршы як полосага чыккан. Җиңел машина «КАМАЗ» белән кара-каршы бәрелешкән. Шуннан соң, җиңел машина металл өеменә әверелгән. Автоледи һәм аның өч дус кызы һәлакәт урынында ук үлгән.
Фаҗига көнендә җиңел машина белән 18 яшьлек Виктория идарә иткән. Ул 10 ай элек кенә машина йөртү таныклыгы алган булган. Йөртүче белән бергә машинада өч дус кызы – 18 яшьлек Любовь һәм Наталья (икесе дә бер көндә туган булган) һәм 20 яшьлек Виктория булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ