Логотип Магариф уку
Цитата:

Алинә Заһитова Дөнья чемпионатында җиңде

Россия спортчысы Алинә Заһитова Япониядә узган фигуралы шуу буенча Дөнья чемпионатында алтын медальгә ия булды. 16 яшьлек спортчы ике программа нәтиҗәләре буенча 237,50 балл җыйган, дип хәбәр итә ТАСС...

Россия спортчысы Алинә Заһитова Япониядә узган фигуралы шуу буенча Дөнья чемпионатында алтын медальгә ия булды. 16 яшьлек спортчы ике программа нәтиҗәләре буенча 237,50 балл җыйган, дип хәбәр итә ТАСС.
Икенче урынны Казахстан спортчысы Элизабет Турсынбаева алган, өченче - Россиянең 19 яшьлек спортчысы Евгения Медведева. Алинә Заһитованың Сайтамадагы Дөнья беренчелегендә дебют чыгышы булды.
Спортчы хатын-кызлар арасында фигуралы шууда барлык титулларны да алды. Спортчы Дөнья чемпионаты алтын медаленнән тыш, 2018 елгы Олимпиада чемпионы, 2018 елгы Европа чемпионаты һәм 2017 елгы Гран-при финалы алтын медален алды.
Фото: kremlin.ru



 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ