Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлкиләр Нәби Дәүлине искә алды

Татар шагыйре Нәби Дәүлинең тууына 110 ел тулуы ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Әлки районының 90 еллыгы белән бергә, 2020 елда колачлы итеп билгеләп үтеләсе булса да, Әлки районының “Якт...

Татар шагыйре Нәби Дәүлинең тууына 110 ел тулуы ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Әлки районының 90 еллыгы белән бергә, 2020 елда колачлы итеп билгеләп үтеләсе булса да, Әлки районының “Якташлар” җәмгыяте әлеге тантаналарга әзерлек чараларын быелдан ук башлап җибәрде. Шушы көннәрдә Казан кооперация институтының Татар мәдәнияте үзәгендә шагыйрьнең “Мин җирдә калам” дип исемләнгән искә алу кичәсе нәкъ менә шуны күздә тотып уздырылды.
Кичәгә Нәби ага Дәүлинең якташлары җыелган иде. Аны “Якташлар” җәмгыяте рәисе, Казан кооперация институты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева ачты. Алсу Рөстәм кызы сүзне күңелендә сакланган балачак истәлекләреннән башлап җибәрде. Җәмгыятьнең еллык эшенә йомгак ясады. Алга таба Нәби аганың кызлары Наилә һәм Гөлфия ханымнар сүз алды. Алар әтиләре, шагыйрь Нәби ага Дәүли турында үзләренең истәлекләрен яңарттылар, кичәне оештыручыларга олы рәхмәтләрен белдерделәр. Татарстанның халык шагыйре Гәрәй Рәхим Нәби Дәүли белән аралашкан көннәрен искә төшерде. Татар мәдәният үзәгенә ун томлык китапларын бүләк итте.
Филология фәннәре кандидаты Нуридә Насыйбуллина Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының мирас үзәгендә Нәби ага Дәүлинең мирасы туплануын һәм аларны өйрәнү кирәклеген әйтте. Әлки район хакимияте башлыгы урынбасары Ленар Әһлиуллин, Нәби Дәүли исемендәге гимназия директоры Фәридә Яруллиналарның чыгышлары шагыйрьнең исемен мәңгеләштерүдә башкарылган чаралар турында иде. Аннары институт студентлары шагыйрьнең шигырьләрен укыды, аның сүзләренә язылган җырлар башкарды. Шагыйрьнең иҗатына багышланган викторинада җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Еллар узуга карамастан, шагыйрьнең әсәрләре бүген дә заман белән бергә атлый. Композитор Наил Ариф тамашачыларга шагыйрьнең “Чулпан йолдыз” шигыренә моннан 26 ел элек язган җырын беренче тапкыр фортепянода башкарды һәм алкышларга күмелде. Эстафетаны алга таба Татарстанның халык артистлар Мирсәет Сөнгатуллин, Әсгат Хисмәтов, Татарстанның
атказанган артистлары Фәнис Кәлимуллин, Резеда Төхфәтуллина дәвам итте һәм кичәне моңга төрде.
Танылган табиб Ирек Билалов, юстиция генерал-майоры Вәгыйз Саттаров, полиция полковнигы Римма Искәндәрова,телевидение ветераны, Татарстанның халык артисты Флора Бикмуллина, Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев, Америкадан композитор Мәсгудә Шәмсетдинова язучының иҗатына зур бәя биреп, әсәрләрен дөнья мәйданына чыгарырга лаеклы икәнлеген ассызыкладылар. “Гаилә һәм мәктәп” журналы хезмәткәрләре әдип турында журналда моңа кадәр билгеле булмаган истәлекләр басылып чыгуын хәбәр иттеләр. Кичә башыннан ахырына кадәр менә шундый күтәренке рухта узды.
Искә алу кичәсен танылган журналист Флера Абдуллина алып барды.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ