Алмания татарлары Сабантуй уздыра

Алманиянең татар иҗтимагый оешмалары һәм активистлары татар халык бәйрәмен – Сабан туен оештыра. Бәйрәм өч телдә һәм алып барылачак: татарча, алманча һәм русча.

Программада күп санлы мавыктыргыч ярышлар: чүлмәк ватудан – көрәшкә хәтле. Казаннан чакырылган профессиональ көрәшчеләрнең тамашасы да көтелә. Тел-йотарлык тәмле татар ризыклары әзерләнәчәк.

Сабантуйда Казаннан килгән атаклы татар җырчыларының һәм музыкантларының чыгышлары яңгыраячак, дип хәбәр итә оештыручылар төркеме.

Добавить комментарий