Логотип Магариф уку
Цитата:

Алсу Фазлыева: «Ашый-ашый ябыктык»

Сылу буй-сынлы ханымнарны, туташларны күргәч, кайчак үзең дә сизмәстән: «Болар я ашамый-эчми, һава гына сулап тора, я диетада инде!» – дип куясың. Шулчак башта яшен тизлеге белән киләсе дүшәмбедән ябы...

Сылу буй-сынлы ханымнарны, туташларны күргәч, кайчак үзең дә сизмәстән: «Болар я ашамый-эчми, һава гына сулап тора, я диетада инде!» – дип куясың. Шулчак башта яшен тизлеге белән киләсе дүшәмбедән ябыга башларга кирәк дигән фикер сызылып үтә. Йөз дә беренче кат! Шуңа да карамастан үзеңне бу юлы моның тукран тәүбәсе генә булып калмаячагына ышандырасы килә. Әнә бит кешеләр үзләрен «җиңә» – мин кемнән ким дисең. Мондый ниятең булу «250 ел элек кабул ителгән калория теориясе эшләми», – дип лаф орудан, фастфуд корбаны булып калудан мең тапкыр хәерлерәк. Эшне нидән башларга соң? Дөрес, башка тай типмәгән, кайбер чит ил җырчылары кебек бил ясыйм дип кабырга алдырмыйсың инде. Үлчәүнең бер ягында кеше өчен иң кадерле булган сәламәтлек торса, 90х60х90 үлчәменә җитмәсәң дә, нәтиҗәсе булмый калмас. Татар эстрадасының танылган артистлары Алсу һәм Азат Фазлыевларның тәҗрибәсе дә шуны раслый.


– Шәхсән мин үзем ай ярым-ике ай дигәндә җиде килограммга ябыктым. Азат та шактый авырлык ташлады. Бу – диета түгел, ә дөрес туклану нәтиҗәсе. Диета булса, ул үзеңне бик нык чикләү булыр иде, – дип башлады сүзен Алсу. – Дөрес тукланасың икән – чикләү юк. Ашый-ашый ябыгасың. Диетага Азат та риза булмас, нәрсәгә кирәк бу миңа дип, кул селтәр иде.


– Җиде килограмм – ул инде аз түгел. Димәк, гардеробыңны да алыштырырга туры килгән.


– Әйе, бөтен киемнәр, асылынып-салынып калды. Нишлисең, тарайтырга туры килде. Иң мөһиме – ашауга мөнәсәбәтем үзгәрде.


– Алсу, шулай да ябыгыр өчен, теләк кенә җитми. Ниндидер стимул яки җитди сәбәп булу да кирәктер.


– Тегесе дә, монысы да җитәрлек. Күреп торабыз: яшәү рәвешебез фастфудлы, зыянлы ризыкларга юл куйды. Дөрес туклануга күчү шулардан арыныр өчен, профилактика җәһәтеннән кирәк иде. Аннан әзрәк кенә булса да гәүдә авырлыгын киметеп, матур киемнәр дә киясе килә. Ни генә дисәң дә, ябык кеше – яшьрәк, таза кеше үз яшенә караганда олырак күренә. Авырлык кимегәч, үзеннән-үзе җиңел сөякле булып каласың. Симерү аркасында төрле авырулар килеп чыгуы да сер түгел. Бу ахыр чиктә кешенең гомер озынлыгына турыдан-туры тәэсир итә. Шуларның бөтенесен белеп, күреп торсаң да, үзеңне кулга алу бик кыен, әмма тәвәккәлләргә кирәк. Шәхсән без «Дөрес туклану мәктәбе» дип аталган программа буенча онлайн режимда ябыктык. Дөресен әйтим, бу ният миндә күптән өлгергән иде инде. Кая гына барыйм икән дип, эзләмәгән җирем калмады. Ниһаять, таптым. Бездән күрмәкче бик күп танышларыбыз әлеге юлга басты. Өч айга 20 шәр килограммга кимүчеләр дә бар. Бер атнада ике-өч кило ташлыйсың. Бик кыйммәткә төшкәндер инде бу сезгә диючеләр дә табылды. Һич юк. Проект бушлай. Ризыкка килсәк, шул ук тавык, шул ук балык дигәндәй, анда әллә нинди ят әйберләр юк. Атнаның бер көне – углеводлы, икенчесе – аксымлы, өченче көне – түбән углеводлы. Шулай ризыкларны чиратлаштыра барасың. Азыкның кайсысын кайчан ашарга икәнлеген генә белергә кирәк.


– Сер булмаса, тәфсилләбрәк аңлатсаң икән...


– Әйтик, менә кайберәүләр иртә белән һәм, эштән кайткач, кичке аш ашый яки иртән чәй дә эчми генә китә. Шул рәвешле көнгә ике тапкыр күп итеп ашый. Бу дөрес түгел. Әз-әзләп 4-5 тапкыр ашарга кирәк. Безгә көн дә меню җибәреп тордылар. Без шунда күрсәтелгән ризыкларны әзерләп кенә калмадык, «Менә булды!» – дип интернеттагы төркемебездә дә «элә» бардык. Шулай эшләгәндә, син, беренчедән, берәүне дә алдамыйсың – башкаларга да, үз-үзеңә дә хисап бирәсең, икенчедән – команда рухын тоясың. Төркемдә 10-15 кеше – калышасы да, арбадан төшеп каласы да килми. Җитмәсә, ике ай дәвамында һәр шимбә саен үлчәмнәребезне җибәреп тордык. Ул үлчәмнәрне башкалар да күрә. Шуңа карап тренер алдыйсыңмы син, юкмы – бөтенесен белеп тора.


Аннан проектта шикәр кергән бер әйбер дә юк, аны стевия дигән татландыргыч белән алыштырабыз. Организм, шикәрне эшкәртү өчен, В1, В2 витаминнарын сарыф итә икән. Әле күптән түгел генә Сочида «Forbes» журналы версиясе буенча Мәскәү диетологларының беренче өчлегенә кергән медицина фәннәре докторы, профессор, ябыгу методикасын эшләгән Алексей Ковальковның лекциясен тыңларга туры килде. «Кеше көнгә ике шакмак кына шикәр ашарга тиеш, аннан артыгы барыбыр эшкәртелми – майга китә», – диде ул да. Шулай булгач, уйланырлык нәрсәләр шактый әле.


Иртә-кич кайнар ризык ашыйбыз. Солы, булгур, киноа боткалары, җиләк-җимеш... Бөтенесе дә кибеттә яки даруханәдә бар. Итсез дә ярамый. Балалар ризыгы кебек балансланган махсус ризыкны да үз иттек. Проектның нәтиҗәсен үзебездә генә түгел, дусларыбызда да сынадык. Монда мин симерүнең күпләр өчен бик зур проблема икәнен аңладым. Шәхсән үзем бик күп рәхмәт сүзләре ишеттем. Тазарып китү аркасында балага уза алмаган, ирләре белән мөнәсәбәтләре бозылган хатыннар да бар иде араларында.



– Гастрольләр вакытында бу режимны саклый аласызмы соң? Гомумән, читтә йөргәндә, ашау-эчү мәсьәләсен ничек хәл итәсез?


– Безнең концерт төркемендә сигез кеше, бер гаилә кебек йөрибез. Гастрольдә артист ач йөрергә тиеш түгел, аларны ашату-эчертү минем өстә. Ни пешерсәм, шуны ашыйлар. Үзебез белән һәрвакыт мультиварка йөртәбез. Бу инде ризык парда пешә дигән сүз. Иң мөһиме: белгән һәм файдалы ризыкны ашыйсың, үзең әзерләүнең иң төп максаты шул. Юлда барганда кафеларга туктасак та, үзебезгә кирәген генә сайлыйбыз. Майонезлы ризыклар ашамыйбыз. Салатлар алсак та, җитен, зәйтүн мае салынганнарына гына өстенлек бирәбез. Кыздырылган әйбергә тотынмыйбыз. Безгә суда, парда я булмаса фольгада пешкән булсын.


– Өйгә кайтсак, тегесен-монысын пешерер идек дигән чаклар күп буламы?


– Гастрольләр вакытында өй ризыклары ашыйсы килгән вакытлар була, әлбәттә. Өйдә чагында бәлешен дә пешерәм, өчпочмаклар да яратабыз. Бары тик мондый авыр ризыкларны көннең беренче яртысында ашарга кирәк. Чөнки бу вакытта организм ризыкны тизрәк эшкәртә. Шуңа күрә дә көндезге бергә, икегә кадәр ашарга кирәк.


– Синең өлгер хуҗабикә булуыңны беләбез, ә Азат кухняда плитә тирәсендә кайнашырга яратамы? 


– Әйе-е-е! Азат бик оста пешерә. Әйтик, тәмләткечләр белән фольгага төреп балыкны, итле ризыкларны әзерләргә маһир ул. Без, хатын-кызлар, әйбер пешкән арада әллә ниләр эшләп алырга өлгерәбез. Азат исә, казан кырыеннан китмичә, карап торып пешерә. Кызганыч, андый илһам килгән вакытлары бик сирәк була. Аның каравы, Азатым да, улларым Аяз белән Ильяс та әзерләгән ризыкларымны мактый-мактый ашыйлар.


Алсу Фазлыевадан балык ашы


Өч калын телем кызыл балыкны эрерәк кисәкләргә турап, тозлы шулпага пешерергә куябыз. Балык пешкән арада, 5 помидорның кабыгын әрчеп, турап, чуен казанда майсыз гына томалап үз парында пешереп алганнан соң, балык шулпасына кушабыз. 20 минут дигәндә, аш өлгерә. Тәлинкәләргә бүлгәч, ашка укроп, петрушка, яшел суган сибәбез.


Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ