Логотип Магариф уку
Цитата:

Ана капиталын ай саен да кулланып була

«Ана капиталы» программасы гамәлгә кергән 2007 елларда «Акча өчен генә бала тапмыйлар» ише фәлсәфәеш яңгыраса да, дәүләт тарафыннан мондый ярдәм алган гаиләләр хәзер рәхмәт кенә әйтә. «Ана капиталы» п...

«Ана капиталы» программасы гамәлгә кергән 2007 елларда «Акча өчен генә бала тапмыйлар» ише фәлсәфәеш яңгыраса да, дәүләт тарафыннан мондый ярдәм алган гаиләләр хәзер рәхмәт кенә әйтә. «Ана капиталы» программасы гамәлгә кертелгәннән бирле, Татарстанда шушы мөмкинлектән файдаланучы гаиләләргә күрсәтелгән ярдәм 77 млрд сумны тәшкил итә. Баланы, чынлап та, акчасына кызыгып тапмасалар да, тагын бер бәләкәч турында уйлана башлаганда, булачак әти-әниләр гаилә бюджетына да «Ана капиталы» графасын өстәп куярга онытмый хәзер.
«2019 елда ана капиталының күләме  453 026 сум булса, 2020 елга бу сумма 470 241 сум булыр дип көтелә», – ди Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина.
Программа кабул ителгәннән бирле дистәдән артык ел узды, шул вакыт эчендә әлеге акчаларны куллану мөмкинлекләре дә үзгәрде, ата-ана һәм бала мәнфәгатьләренә якыная төште. Узган ел торак шартларын яхшыртырга теләүчеләр һәрвакыттагыча күпчелекне – 90% ны тәшкил итә. Моннан тыш, балага  белем бирү өлкәсенә кагылган 16 мең гариза кабул ителгән.  Нәтиҗәдә 4 меңләп гаилә ясле һәм балалар бакчасына ана капиталы ярдәмендә түләгән. Монда дәүләт оешмалары турында гына сүз бармый, сабыйларын шәхси бакчаларга йөртүчеләр саны 30% ны тәшкил итә. Акчаны әлеге максатларда куллануның төп шарты – оешманың белем бирүгә лицензиясе булу. Капиталны белем бирү максатына тоту вакыты чикләнгән, аны балага 25 яшь тулганчы кулланырга кирәк.
Узган ел гына кертелгән тагын бер үзгәрешне матди кыенлыклар кичергән гаиләләр бик сөенеп кабул итте. Гаиләдәге айлык керем һәр кешегә 14034 сумнан артмаса, балага 1,5 яшь тулганчы, ай саен капиталдан акчалата ярдәм алу хокукы бирелде. 2019 елда бу сумма айга 8896 сумны тәшкил итә. Әлеге түләүне алу өчен, документларны бала туганнан алып 6 ай дәвамында җыеп тапшырырга мөмкин, әлеге шарт нигезендә, узган айлар өчен дә акча түләнәчәк. Ә 6 алдан соң гына тапшырсагыз, түләү мөрәҗәгать иткән көннән башлап кына билгеләнәчәк. 2018 елда республикабызда айлык түләүне билгеләүне сорап, пенсия фондына 350 гаилә мөрәҗәгать иткән. Шунысы әйбәт, «Ана капиталы» салымнардан тулысынча азат, бу акчаның бер тиене дә гаиләдән читкә китми дигән сүз.
«Ана капиталы» юкка гына ананыкы дип исемләнмәгән. Монда беренче чиратта баланың һәм ананың мәнфәгатьләре күздә тотыла. Әгәр әни кеше вафат булса, капиталны куллану хокукы балаларга күчә, шунысы да бар: акча һәр балага тигез бүленәчәк. 18 яшькә җиткәч, алар аны үзләре куллана алса, аңа кадәр опекуннарына да (опека органнары рөхсәт бирсә) андый хокук бирелә.
«Ана капиталы» программасы 2021 елның 31 нче декабренә кадәр озайтылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ