Анда кояш батмый, ә мүкне закон саклый

Редакциягә Төркиядән кунак килгән саен, тәрҗемәче Алина Идиатуллинаның телефон номерын җыям. Безне аның белән мәктәп елларында башланган дуслык берләштерә. Башкаланың 11 нче урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, икебез дә Казан педагогика институтының чит телләр факультетында укыдык. Инглиз һәм төрек телләрен әйбәт белүе Алинага Казан вузларының берсендә укытырга мөмкинлек бирде. Телләр белүнең тагын бер кыйммәте бар: чит илләргә сәфәр вакытында иркенләп белешә-сөйләшә аласың. Бу шалтыратуымда дустым Исландиядән кайтып төшкән иде. Климат алмашуның быел хәтта бездә дә сизелгән билгеләре Исландия утравында, мөгаен, ныграк та күзәтелә торгандыр. Ни дисәң дә, Атлантик океандагы җылы Гольфстрим агымы аның ярларына якын уза бит. 

– Күбебез Исландияне география дәресләреннән генә ишетеп белә. Сәфәр чыгу өчен аны сайлаучылар бик сирәк. Хәтерләсәң, без мәктәптә укыган 1986 елда үзәк телевидениедән КПСС Үзәк комитетының ул чактагы генераль секретаре Михаил Горбачев белән АКШ президенты Рональд Рейганның Исландия башкаласы Рейкьявикта, ягъни Мәскәү белән Вашингтон арасының кыл уртасында очрашуларын күрсәткәннәр иде. Ул чакта сәясәтчеләр әлеге очрашуны «салкын сугыш» тәмамлануга беренче адым дип сөйләде. Син соң, Алина, дәүләт исеме утрау атамасы белән йөртелгән ул илгә ничек барып чыгасы иттең?

– Мин инде дөньяның бик күп кыйтгаларында булдым. Дусларым Поляр түгәрәк эчендәге Гренландия белән Норвегия арасында урнашкан Исландиягә барыр-га тәкъдим иткәч, көтелмәгәнрәк булса да, бик теләп ризалаштым. Андагы бер тарафта да булмаган гаҗәеп табигать күренешләре белән очрашу теләген күптән уемда йөртә идем. Исеңдәме, берничә ел элек алардагы Эйяфьядлайёкюдль вулканы, кинәт уянып, көлен күккә очыра башлады. Ул шулкадәр көчле иде, бөтен Төньяк Европа өстен коточкыч зур кара болыт каплап алды. Самолет очышлары туктатылды. Шундый тере вулканнар илен күрү – сәяхәт яратучыларның хыялы ул.

– Өлкәнрәк яшьтәге сәяхәтчеләр чит илгә чыгу өчен туристик компанияләр хезмәтеннән файдаланса, яшьрәкләр, төрле сайтлар ярдәмендә кызыксынган маршрутны үзләре төзеп, отель һәм хостелларны алдан килешеп куя. Син сәфәргә ничек әзерләндең?

– Мин дә нәкъ шулай: башта, алдыма карта куеп, маршрутны билгеләдем. Аннан соң tourister.ru һәм tonkosti.ru сайтларына кереп, анда булып кайтучыларның фикерләре, тәэ-
сирләре белән кызыксындым. Фермерлык һәм балыкчылык белән рәттән, туризм Исландия керемнәренең төп өлешен тәшкил итә икән. Уйлап кына кара: 100 мең квадрат метрдан артык мәйданда нибары 300 мең-ләп халык яшәгән Исландия ел саен өч миллионнан артык турист кабул итә. Монда бигрәк тә Кытайдан килүчеләр күп. Әгәр кемнең дә булса башында ничек барырга дигән сорау туса, интернеттан «VFS Global» виза үзәген табып, шунда мөрәҗәгать итәргә була. Аннан соң алар тәкъдим иткән мәҗбүри исемлек буенча документлар пакетын тутырып җибәрәсе генә кала. Миңа тагын silavetra.com сайты күрсәтмәләре дә ярдәм итте.

Исландиягә бару юлым бик үк гади килеп чыкмады. Ике ил аша үтәргә туры килде. Башта – Казаннан Истанбулга, аннан – Германиянең Франкфурт-на-Майне каласына, шуннан соң гына Исландиягә очтым. Аның каравы, кире кайтканда, Истамбулның тарихи һәйкәлләре белән танышу мөмкинлеге булды.

Кечкенә төркем белән Рейкьявиктан 50 чакрымда урнашкан Кефлавик халыкара аэропортына килеп төштек. Тукталышта без алдан ук арендага алып куйган автомобиль көтеп тора иде. Ике атналык сәфәр вакытында утрауны аркылыга-буйга карап чыктык, читтәрәк урнашкан атаклы Ватнайёкюдль паркында да булдык. Безнең белән чагыштырганда, боларда бензин бәясе бик югары: сумнарга күчерсәң, 119 сум тирәсе. Отельдә яшәү кыйммәт булганга, шәһәр читендәге зур булмаган фатирга урнаштык.

– Әйтелгән кадәресеннән шул аңлашылды: бу илгә сәфәр кыйммәткә төшә икән. Милли кухня белән таныша алдыгызмы? Шунысы да мәгълүм булсын: әйтик, бер йомры кофе яки чәй күпме тора?

– Бөтен алыш-биреш милли валюта – Исландия кронасында алып барыла. Ә милли ризыкларга килсәк, ул, нигездә, диңгез продуктлары һәм балыктан тора. Монда бигрәк тә тәрәч (треска) балыгы популяр. Фишен чипс –төп ашларның берсе. Нинди ашханәгә керүеңә карап, бер савыт аш 630 – 700, сэндвич 290 – 530, ә бер йомры кофе 185 сум чамасы торырга мөмкин. Алар бик күп балыкны экспортка чыгара. Бернинди тәмләткечләр кушылмыйча, табигый рәвештә киптерелгән балыкка читтән сорау зур. Аның 300 граммлы бер пакеты өч мең сум тора. Бу утрауда беркайчан да сугыш булмаган. Бердәнбер сугыш ул – балыкчыларның океандагы стихия белән көрәше.

– Соңгы елларда экологларның төрле партияләре һәм җәмгыятьләре табигатьне саклау җәһәтеннән төрле проектлар тәкъдим итә. Аларның басымы астында кайбер Европа илләре бер тапкыр кулланыла торган савыт-сабаны тыя, полиэтилен пакетларны таркала торган биопакетларга алмаштыра. Экология мәсьәләсендә Исландиядә берәр яңалыкка тап булмадыңмы?

– Мине иң элек мондагы тынлык шаккаттырды. Рәсми мәгълүмат буенча ил халкының 60 проценты яши торган Рейкьявик урамнарында кеше шактый булырга тиеш кебек. Ләкин, безнең шәһәрләр белән чагыштырганда, анда болай гына йөреп торучы җирле халык юк диярлек. Аның каравы бөтен илдә велосипедлыларның бик күп булуына игътибар итәсең. Монда кешеләр бөтенләй башкача тәрбияләнгән. Алар бик игътибарлы, ихтирамлы һәм әдәпле. Табигатькә сак мөнәсәбәт тә шул тәрбиядән килә, минемчә.

Утрау булганлыктан, анда климатның үзгәрүе аеруча ачык сизелә. Җылы сулы Гольфстрим үз агымын үзгәрткәнлектән (аны авариягә эләккән танкерлардан океанга нефть агу галәмәте дип саныйлар – ред.), Атлантик океанның бозлары эреп, күлләр барлыкка килә. Бу – хәвефле күренеш. Хикмәт күлләрдә генә түгел, җитдирәк куркыныч бар. 2010 елда Эйяфьядлайёкюдль вулканы кратерына бозлыклардан су эләккәч, ул икенче кат ата башлый. Ә утрауда янар вулканнар да, сүнгән-сүрелгәннәре дә шактый. Биредә Гекла, Лаки, Снайфедльс һәм башкаларны атап үтәргә була.

Без Рейкьявикта биек биналар күрмәдек дип әйтергә була. Минемчә, анда биналарны биш каттан арттыр-мыйлар. Исландия – планетаның актив вулканнар туп-ланган бер төбәге буларак, мондый хәл мантыйкка ярашлы дип уйларга кирәк. Монда вулкан ату һәм җир тетрәү кебек куркыныч күренешләр әледән-әле, әйтик, биш елга бер тапкыр булып тора икән.

Табигатьне саклауның безнең өчен аеруча гаҗәп тоелганы шул: Исландиядә үскән мүкне таптарга ярамый. Без, вулкан атудан барлыкка килгән борынгы ташларны каплаган хәтфә мүккә шаккатып, үсемлеккә ерактан гына карап тордык. Ботаникада лишай төркемчәсенә кергән әлеге үсемлек өчен һаваның бик чиста булуы шарт. Исландиялеләр үзләре аны медицинада һәм ризык әзерләгәндә кулланалар. Әгәр туристларның меңләгән армиясе таптый башласа, бу үсемлекнең дөньядан юкка чыгуы ихтимал. Шуңа күрә бөтен җирдә аңа басуны тыя торган язулар очратасың. Закон бозучыга хәтәр суммада штраф яный. Җирле халык кына түгел, туристлар да табигатькә сак карый биредә: бөтен тараф шәмәхә күккүзләргә күмелгән.

Утрауның символы – тупик кошы. Алар бирегә яу булып, май башларында очып киләләр һәм, оя корып, бала чыгаралар. Ләкин климатның чиктән тыш җылынуы һәм суның температурасы күтәрелүе аркасында тупиклар үзләренең җәйге яшәү урынын алмаштыра башлаганнар. Яр буйларын сырып алган әлеге кошлар бөтенләй күченеп бетмәгән әле. Шуңа күрә әлегә аларны күзәтү өчен Исландиянең көньягына һәм көньяк-көнчыгышына бер, ике көнлек экскурсияләр оештырыла. Шулай ук китлар тормышы белән танышу өчен утрауның төньягында урнашкан Хусавик каласына экспедициядә катнашырга була. Ул порт китлар башкаласы дип йөртелә.

– Фотолар буенча да исландиялеләрнең ни дәрәҗәдә табигать белән килешеп яшәвен чамаларга була. Тик болар цивилизациядән артта калган халык икән дип уйларга ярамый. Сезнең корыч каркастан күзәнәкләп хай-тек стилендә төзелгән концерт залы – Харпа-холлда төшкән сурәтегезгә карап, мин шундый нәтиҗә чыгарам. Зур китап кибете дә үзенең кызыклы архитектурасы белән истә кала торган.

– Әйе, Исландиянең яңа архитектурасына заманча чалымнар ят түгел. Тик туристларны, беренче чиратта, бу утрау-дәүләтнең кабатланмас табигать үзенчәлекләре кызыксындыра.

Мине барыннан да бигрәк Рейкьянес утравы култыгындагы Зәңгәр лагуна шаккаттырды. Монда океан сулары, минераль чишмәләр белән кушылып, сәламәтлек чыганагына әйләнә. Төрле илләрнең туристлары нәкъ менә шушы геотермаль бассейнда коену өчен килә дә инде. Без термаль сулы СПА-комплекста да булдык. Лагунада су температурасы, ел фасылына карап, 37-40 градус җылы була. Коенганда зәңгәрсу кебек тоелса да, чынлыкта су ак, чөнки лагунаның төбе дәвалау үзлегенә ия булган ак балчык белән капланган. Аның янәшәсендә генә тире авыруларын, шул исәптән псориазны дәвалый торган клиника урнашкан.

Исландия кырыс климатлы төбәк санала, шунлык-тан халык мондагы геотермаль чыганактан файдалануның төрле юлларын тапкан. Зәңгәр лагунада геотермаль «Сваптсенги» электр станциясе корганнар. Бу – бер үк вакытта электр энергиясе дә, җылылык та җитештерә торган беренче геотермаль станция. Йортларга җылылык шуннан килә. Кайбер чыганакларда суның температурасы Цельсий буенча 100 градуска кадәр җиткәнлектән, өйләрдә батареялар бик кайнар. Чак кына сероводород исе килеп торганлыктан, крандагы суның да шуннан килүе бәхәссез.

Әгәр Зәңгәр лагунада төнгә табарак коенырга уйласаң, гаҗәеп бер күренешне күзәтергә мөмкин. Ул –Төньяк балкышы. Әлбәттә, бу күренеш безнең ватандашларга да таныш. Исландиядән кайтып, бер ай чамасы узгач, без улым белән Санкт-Петербургка бардык. Шунда күпләргә таныш «ак төннәр»не күрергә насыйп булды. Ләкин Исландиянеке белән чагыштырганда, безнең Төньяк башкаладагы төннәрне, йомшак кына итеп әйткәндә, бик үк ак димәс идем. Исландия утравында майдан алып июльгә кадәр көн озынлыгы 24 сәгатькә кадәр җитә. Бер көнне кояш 23.50 сәгатьтә офыкка кереп, 00.00 сәгатьтә чыгып та җитте. Безгә табигатьнең әлеге халәтен болайрак аңлаттылар: Җир күчәренең Кояшка таба юнәлүе Төньяк ярымшарда –җәй, Көньяк ярымшарда кыш фасылына туры килә икән. Моны табигатьнең тагын бер могҗизасы димичә, нәрсә дисең!

Сөмбел ТАИШЕВА

Алина Идиатуллина фотолары

Добавить комментарий