Логотип Магариф уку
Цитата:

Арча мөгаллимнәре – заманча дәрес авторлары

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан район укытучыларының һөнәри осталыгын арттыру, белем бирүдә федераль дәүләт стандартларын гамәлгә куюга әзерлеген активлаштыру, талантлы укытучыларны...

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан район укытучыларының һөнәри осталыгын арттыру, белем бирүдә федераль дәүләт стандартларын гамәлгә куюга әзерлеген активлаштыру, талантлы укытучыларны ачыклау максатында, Арча районы мәгариф идарәсе, Иске Чүриле урта мәктәбе белән берлектә, «Заманча туган тел һәм әдәбият дәресе» дигән темага дәрес эшкәртмәләре бәйгесе уздырды.
Бәйгегә 76 дәрес эшкәртмәсе кабул ителде. Бәйгегә килгән эшләр биш номинациягә бүлеп тикшерелде: болар «Башлангыч сыйныфларда заманча туган тел һәм әдәбият дәресе», «Урта һәм югары сыйныфларда заманча туган тел һәм әдәбият дәресе», «Заманча рус теле һәм әдәбият дәресе», «Заманча инглиз теле дәресе», «Иң иҗади туган тел һәм әдәбияты дәресе» юнәлешләрендә иде. Таләпчән жюрига иң яхшы заманча дәресләрне ачыклау бик үк җиңелләрдән булмады. Нәтиҗәдә «Башлангыч сыйныфларда заманча туган тел һәм әдәбият дәресе» номинациясендә – Ташкичү төп мәктәбе филиалы -Мәмсә башлангыч мәктәбе укытучысы Лилия Зиннур кызы Гыйлаҗева белән Арчадагы В.Ф.Ежков исемендәге 1 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Нәҗип кызы Сафиуллина, «Урта һәм югары сыйныфларда заманча туган тел һәм әдәбият дәресе» номинациясендә Г.Камал исемендәге Сикертән һәм Утар Аты төп мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Равилә Рәфкать кызы Нәгыймова белән Зөһрә Габбас кызы Касыймова, Курса -  Почмак мәктәбеннән Гөлия Марсил кызы Гыйбадуллиналар район мәгариф идарәсенең I дәрәҗә дипломнары белән бүләкләнде.

«Заманча рус теле һәм әдәбияты дәресе» номинациясендә Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Харис кызы Гайфуллина, «Заманча инглиз теле дәресе» номинациясендә дә шушы ук мәктәптән инглиз теле укытучысы Илүзә Минзыя кызы Шакирова хәзерләгән дәрес эшкәртмәләре иң яхшылардан дип табылды. «Иң иҗади туган тел һәм әдәбият дәресе» номинациясендә исә Арчадагы 5 нче гимназиясе укытучылары Фәрзия Нариман кызы Галимҗанова белән Гөлүсә Расил кызы Гыйниятовалар – I, ә Лесхоз урта мәктәбеннән Ләйлә Гыйльмулла кызы Дәүләтьярова II дәрәҗә дипломнарга лаек булдылар.
Энҗе МОСТАФИНА,

Арча районы мәгариф идарәсе методисты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ