Логотип Магариф уку
Цитата:

Арча укытучылары семинарны яңача уздыра

Безнең Арча районы – башлыча татарлар яшәгән районнарның берсе. Шуңамы татар әдәбияты һәм мәдәнияте арбасын җигелеп тартучыларның күбесе дә – тумышы белән Арча төбәгеннән. Соңгы елларда туган телебез...

Безнең Арча районы – башлыча татарлар яшәгән районнарның берсе. Шуңамы татар әдәбияты һәм мәдәнияте арбасын җигелеп тартучыларның күбесе дә – тумышы белән Арча төбәгеннән. Соңгы елларда туган телебез күгендә кемнәрдер кара болытлар куертырга никадәр генә маташмасыннар, безнең Арча төбәге мөгаллимнәре –туган телебезнең кыйммәтен, дәрәҗәсен саклап калуда, үстерүдә әйдаманнар рәтендә. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларыбыз бигрәк тә. Районыбызда аларның сафы шактый ишле: барысы 87 татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз гына бар. Һәм аларның санын киметүгә юл куймадык. Алар өчен район күләмендә ай саен семинар, «Түгәрәк өстәл»ләр, ачык дәресләр үткәрәбез. Тик коронавирус зәхмәте аркасында соңгы вакытта бу юнәлештәге эшчәнлегебездә беркадәр үзгәреш кертергә мәҗбүр булдык. Әйтик, районыбызның Лесхоз урта мәктәбендә булып узган татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинарын ZOOM системасы аша оештырдык. Әлеге семинарның төп максаты чит телле укучыларны татар теленә өйрәтүдә кулланылган метод һәм алымнарны өйрәнү, татар теле укытучыларының эш тәҗрибәләре белән танышу иде. Семинар барышында татар теле укытучылары Ләйлә Гыйльмулла кызы Дәүләтьярова III сыйныфның рус төркемендә «Минем гаиләм» темасына, гөлшат Хөснулла кызы Гыйләҗиева VII сыйныфта «Хәл фигыльләрне кабатлау» темасына осталык дәресләре күрсәттеләр. Дәресләр кече һәм урта яшьтәге укучыларга тел өйрәтүдә уен технологиясенә корылган элементларга бай булды, уенның белем алуга мөһим этәргеч булуына басым ясалды.
Семинар ахырында 29 ноябрь – Әниләр көне уңаеннан «Җәннәт –аналарның аяк астында» дип исемләнгән сыйныфтан тыш чара күрсәтелде. Чара барышында, аналарны зурлап, укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, сәхнәләштерелгән әсәрдән өзек күрсәттеләр.
Энҗе МОСТАФИНА, Арча районы мәгариф идарәсе методисты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ