Логотип Магариф уку
Цитата:

Арташ халкы эзтабар Шаһинурын онытмый

Мамадыш районының Арташ авылында күренекле эзтабар-язучы Шаһинур ага Мостафин хөрмәтенә искә алу мәҗлесе уздырылды. Шаһинур Мостафин быелның июнь аенда бакыйлыкка күчкән иде. Мәрхүмнең Казан...

Мамадыш районының Арташ авылында күренекле эзтабар-язучы Шаһинур ага Мостафин хөрмәтенә искә алу мәҗлесе уздырылды. Шаһинур Мостафин быелның июнь аенда бакыйлыкка күчкән иде. Мәрхүмнең Казанда яшәүче балалары – Раушан белән Гөлназ әтиләре рухын сөендерү өчен әзерләгәннәр иде ул чараны. Мәчеткә җыелган халык, Мамадыштан Илһам хәзрәтнең күңелләргә үтеп керерлек вәгазен тыңлап, җәмәгать белән намаз укып, Шаһинур Әхмәтсафа улы рухына дога кылганнан соң, мәчет ишегалдында әзерләнгән табыннар артына узды. Әлеге искә алу мәҗлесенә теләгән һәркемгә килергә рөхсәт иде. Ә авылдашлар, чынлап та, күп җыелган. 
Яраталар иде шул Шаһинурны туган авылы Арташта. Кече күңеллелеге белән һәркемнең күңеленә ачкыч яратып, һәркайсы белән сөйләшергә сүз табып яшәде бит ул.Табын артында да язучы турында матур истәлекләр сөйләделәр. Мәҗлестән соң теләгән кеше әдипнең каберенә зиярат кылды.
Язучының энеләре, сеңелләре, Казаннан кайткан хатыны Фирая ханым килгән кунакларга килүләре өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. Кунаклар да әлеге чара өчен олы рәхмәтләрен әйтеп таралышты.
Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ