Логотип Магариф уку
Цитата:

Астанада бер урамга  Г.Тукай исеме биреләчәк

Г.Тукайның 135 еллыгы уңаеннан уздырылачак  чараларга һәм туган көненә багышланган матбугат конференциясе күңелле хәбәрдән башланып китте.«Казахстанның Астана шәһәрендә Г.Тукай исемендәге урам ба...

Г.Тукайның 135 еллыгы уңаеннан уздырылачак  чараларга һәм туган көненә багышланган матбугат конференциясе күңелле хәбәрдән башланып китте.
«Казахстанның Астана шәһәрендә Г.Тукай исемендәге урам барлыкка киләчәк дигән хәбәрдән башлады сүзен Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм ММЧ буенча элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева. Кайда татар яши, шунда Тукай бәйрәме узачак. Россиянең татар яшәгән барлык төбәкләрендә, чит илләрдә Тукай көне билгеләнеп үтеләчәк. Эстония, Латвия, Үзбәкстанда татар телендә радио эшли. Бу көнне эфир бөек шагыйребез өчен яңгыраячак»
Тукайга багышланган төп чара – 26 апрель көнне ГабдуллаТукай һәйкәле янында традицион форматта шигырь  бәйрәме узачак. Чарада халык шагыйрьләре, танылган шәхесләр генә түгел, халыкка билгеле булмаган яшьләрнең чыгыш ясавы да көтелә. Узган елдан аермалы буларак, быел шигырь укырга теләк белдерүчеләргә микрофон биреләчәк. Чара 14.00 дә башлана.
Бу көнне  Арча районы Кырлай авылында  сәг. 11.30 – 13.00 тә Милли шигърият бәйрәм узуы да көтелә. Казанның Г.Камал бинасы яныннан Кырлайга автобуслар оештырылган. Бару өчен 24 апрельгә кадәр әлеге сылтама буенча заявка бирергә кирәк.
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера балет театры 25,26,27 апрелендә Эльмир Низамовның «Алтын Казан» татар мюзиклын күрсәтәчәк
Бәйрәмнең йомгаклау өлеше 18.00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан Президентының Габдулла Тукай премиясе яңа лауреатларын котлау белән тәмамланачак.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ