Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл мәктәбе уку елын башларга әзер

Менә тагын яңа уку елын башлап җибәрергә торабыз. Пандемия безгә эшебезнең ямен, тәмен, саулык кадерен белергә өйрәтте. Дистанцион уку чорында укучыларыбыз белән турыдын-туры эшләү генә түгел, коллега...

Менә тагын яңа уку елын башлап җибәрергә торабыз. Пандемия безгә эшебезнең ямен, тәмен, саулык кадерен белергә өйрәтте. Дистанцион уку чорында укучыларыбыз белән турыдын-туры эшләү генә түгел, коллегалар белән очрашып сөйләшүләр дә сагындырды. Аллага шөкер, мәктәпкә теләп эшкә барабыз, дус-тату коллективта эшлибез. Моның белән без бик бәхетле.
Быелгы җәй сынауларга күп булды. Педагогик киңәшмә карары белән мәгълүм сәбәпләр аркасында укучыларны җәйге практикадан азат иттек. Аңа карап яшелчә утырту мәйданнары да, чәчәк түтәлләре дә киметелмәде. Билгеле инде, бу эш техник хезмәткәрләр һәм укытучылар җилкәсенә төште. Табигать-анабыз мәктәбебезгә тагын бер «сюрприз» әзерләп куйды. Көзге көчле җил спорт залыбыз түбәсен куптарып куркыткан булса, җәйге давыл мәктәп түбәсенең бер өлешен «алып атты», кайбер кабинетларга су үтте. Хәзер бу куркынычларның эзе дә юк инде.
Бездә 2014 елда ясалган капиталь ремонт әле кичә генә булган кебек. Якты, зур мәктәбебездәге чисталыкны бик тә саклап һәм кадерләп тотабыз. Әле шушы мәшәкатьләр өстенә күрше авыл мәктәбендә бара торган капиталь ремонт эшләренә булышырга да туры килә. Күршеләр хакы бит.
Быел мәктәбебездә XI сыйныфны 10 укучы тәмамласа, I сыйныфка укырга 2 генә бала килә. IX сыйныфны тәмамлаган 8 укучының да яртысы урта һөнәри белем алу юлын сайлады. Әлегә бөтен класс-комплектларыбыз булса да, укучылар саны елдан- ел кими, биш дистә укучыга калып барабыз.
Укытасы сәгатьләр саны билгеле, мәктәбебез яңа уку елына әзер!
Лидия КОНСТАНТИНОВА, Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбе укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ