Авыл – туган телебезнең бишеге!

«Авыл укытучысы» конкурсының исемендә үк ниндидер серлелек бар. Бу ике сүзне әйтү белән абруйлы, олпат мәгърифәтче күз алдына килеп баса. Менә ул авыл урамыннан ашыкмыйча, мәгърур атлый. Олысы да, кечесе дә аны таный, аңа елмая. Авыл укытучысы образын тасвирлауны тагын да дәвам итеп булыр иде. Таң ату, кояш баюлар, басу-кырлар белән дә бәйләп булыр иде ул. Әмма тормыш үзенекен итә: авыл укытучысы да бүген IT-технологияләргә, IT-ресурсларга бәйле, аның каршысына да бала бер кулына – букча, икенчесенә телефон тотып керә һәм иң аянычы: рус телендә генә сөйләшеп керә. Эшләр шушы якка борылды, татар авылында да балалар русча аралашуга өстенлек бирә.

Авыл безнең туган телебезнең бишеге булды. Гомәр Бәшировлар, Мөхәммәт Мәһдиевләр, Әмирхан Еникиләр шул бишектә тирбәлделәр. Бишекнең бер ягында әниләр, әбекәйләр булса, икенче ягында укытучы торды.

Әйе, фәнен баланың әнисе телендә укытып, мөгаллим телебезне саклауга бәһасез өлеш кертеп килде. Ни кызганыч, замана шаукымы, төрле сафсаталар авыл укытучысының да, анда яшәүче халыкның да үзаңына нык китереп сукты: БДИ рус телендә дип, фәннәрне русча укыту ягына салулый башладык, глобализация бара дип, без үзебезнең Ходайдан бирелгән ана телебезне, уйлап та тормыйча, кухняга кертеп бикләп азапланабыз, ишегалдыннан читкә чыгармаска тырышабыз. Балабызга рус телендә белем бирә торган мәктәп эзлибез, «Ана теле» буларак рус телен укытуны сораган гаризалар язабыз. Мондый ата-аналарның саны, Интернет чыганакларына караганда, 60 % тан артып киткән. Бу – зур фаҗига! Тел белән болай кылану ул – динеңне алмаштыру белән бер. Фаҗиганең асылын балаларның әти-әниләренә без аңлатырга тиешбез дип уйлыйм. Ата-ана белән эшләү, аның милли үзаңын сәламәт тоту – ул мәгърифәтченең намус эше. Укытучы һәр заманда алгы сызыкта булган, хәзер дә шулай булып калачак ул.

Бу шаукымны без бергәләп туктата алырбыз дип уйлыйм. Фәннәребезне ана телебездә укытыйк! Химия, физика, математика фәннәренең теле татар телендә дә, рус телендә дә бер үк: инглиз, алман телләреннән тәрҗемә, хәреф-тамгалар бер үк, атамалар, формулалар бер үк. Быел Кукмара районы Ядегәр мәктәбендә ана телендә белем алган Инсаф Фәйзрахманов БДИда иң яхшысы булды. Ядегәр мәктәбе укытучылары, афәрин! Ана телендә укыткан һәр дәрес телебезне яшәтә, милләтебезне яшәтә! Президентыбыз да бу мәсьәләләрне август аенда үзенең милләткә багышланган мәкаләсендә ачык итеп күтәрде. Бердәм булыйк! Бөек мәгърифәтчебез Риза Фәхреддин: «Җәннәт ачкычлары милләтләрнең аякларына уралып йөрерләр», – дип яза.

Көнүзәк проблемаларның тагын берсенә – татар телен фән буларак укыту проблемасына тукталам. Бүгенге көндә, бүгенге вазгыятьтә татар теле һәм әдәбияты укытучылары алдына чын мәгънәсендә зур бурычлар килеп басты. Хәзер, ни кызганыч, үзебезнең ана телебезгә кызыксыну уятыр өчен, татар теле мөгаллиме үзеннән дә бер башка югары булырга тиеш. Кызыклы алымнар, эрудиция, дәрескә кызыклы материал сайлап ала белү, класс бүлмәсе кысаларыннан чыгып, театрларны, массакүләм мәгълүмат чараларын бала тормышына алып керү, кызыклы язучылар, журналистлар, шагыйрьләр белән элемтәләр урнаштыру. Дәресне чын мәгънәсендә истә кала, укучы күңелен яулый торган итү бүген җиңел эш түгел. Ул эш энә белән кое казуның үзе хәзер.

Быелгы «Авыл укытучысы» конкурсында да без кызыклы гына ана теле дәресләре күрдек. Бу конкурсны уздыруны әйбәт дип бәялим. Укытучы һөнәренең асыл сыйфатларын мөмкин кадәр сакларга, күрсәтергә иде. «Мәгариф» журналы хезмәткәрләренә шаккатмалы тырышлык, үҗәтлек, фидакарьлек белән конкурсны саклап килүегез өчен зур рәхмәт, афәрин! Киләчәктә «Авыл укытучысы» конкурсына яңа буын мөгаллимнәрне ачу насыйп булсын иде.

Гомумән алганда, сүземне йомгаклап, шуны әйтәм: «Авыл укытучысы» конкурсы яшәргә тиеш. Конкурс милли мәгариф проблемаларының чишелешләрен табарга ярдәм итсен иде. Аны үткәрүдә финанс ярдәме күрсәтерлек иганәчеләр табарга булышыйк!

Камәрия ХӘМИДУЛЛИНА,
мәгариф ветераны, Татарстанның халык укытучысы
Фото: архив

Добавить комментарий