Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы – 2019» абсолют җиңүчесе билгеле!

Татарстан авылларында эшләүче укытучыларның иң осталары бүген Казанда җыелды. Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә «Авыл укытучысы – 2019» бәйгесенең йомгаклау этабы узды.Укытучылар...

Татарстан авылларында эшләүче укытучыларның иң осталары бүген Казанда җыелды. Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә «Авыл укытучысы – 2019» бәйгесенең йомгаклау этабы узды.
Укытучыларны, жюри әгъзаларын «Мәгариф» журналы баш мөхәррире Сөмбел Таишева сәламләде. Ул конкурсантларга финал этапта уңышлар теләде.

Елдагыча II этапны уңышлы узган 10 конкурсант алдына реаль шартларда ачык дәресләр бирү бурычы куелды. Нигезләмәдә күрсәтелгәнчә, укытучылар 25 минутка сыешырга тиеш иделәр. Дәрескә 20 минут бирелсә, 5 минутта мөгаллимнәрдән үзләренең эшләренә йомгак ясап, анализлау соралды.Кама Тамагы, Арча, Мөслим, Лениногорск, Әлмәт, Кайбыч, Яшел Үзән, Спас һәм Мамадыш районнарыннан килгән укытучылар тирән эчтәлекле, инновацион дәресләр тәкъдим иттеләр. Аларның осталыгын «Авыл укытучысы–2019» бәйгесенең мәртәбәле жюри әгъзалары бәяләде: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы милли мәгариф идарәсе бүлеге җитәкчесе Илгиз Халиков, Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия директоры Камәрия Хәмидуллина, КФУның милли педагогикасы фәнни үзәге доценты Рәисә Садриева, ТР Мәгарифне үстерү институты татар теле һәм әдәбияты кафедрасының доценты һәм әйдәп баручы белгече Лилия Гыйләҗева һәм Лилия Хисмәтова. 
Йомгаклау туры нәтиҗәсендә «Авыл укытучысы — 2019» бәйгесенең абсолют җиңүчесе булып Лениногорск районы Ормышлы төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы  Зөлфия Минзөфәр кызы Хисамова танылды.
II урында – Сǝмигуллин Таһир Фида улы, Арча районы Яңа Кенǝр урта мǝктǝбе физика укытучысы.
III урында – Мөхәммәтова Зилә Рафаел кызы, Мөслим урта мәктәбе инглиз теле укытучысы; Мусина Ләйсәния Зәки кызы, Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.


Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр:
“Балаларга мәхәббәт” номинациясендә – Рафикова Рәисә Кәлимулла кызы, Кама Тамагы урта мәктәбенең математика һәм физика укытучысы
“Тема тирәнлеге өчен” номинациясендә – Сәйфуллина Мөнирә Мөнир кызы, Әлмәт районы Миңлебай урта мәктәбенең математика укытучысы
“Белемнең көнкүрештә чагылышы” номинациясендә – Кәлимуллин Айрат Азат улы, Кайбыч районы Ульянково төп мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы
“Предметка мәхәббәт” номинациясендә – Закирова Асия Шәүкәт кызы, Яшел Үзән районы Татар Танае урта мәктәбенең биология-химия укытучысы
“Нәтиҗәле иҗади эшчәнлек өчен” номинациясендә – Пашина Лариса Владимировна, Спас районы Кузнечиха төп гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы
“Традицияләргә тугрылык” номинациясендә – Мөхәрләмова Ленуза Гыйльмулла кызы, Мамадыш районы Югары Ушмы төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Укытучыларны зур җиңүләре белән котлыйбыз! 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ