Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы – 2020» абсолют җиңүчесе билгеле!

Татарстан авылларында эшләүче укытучыларның иң осталары бүген Казанда җыелды.  «Татмедиа» АҖ бинасында  «Авыл укытучысы – 2020» бәйгесенең йомгаклау этабы узды.Укытучыларны, жюри әгъзаларын «Мәгариф»...

Татарстан авылларында эшләүче укытучыларның иң осталары бүген Казанда җыелды.  «Татмедиа» АҖ бинасында  «Авыл укытучысы – 2020» бәйгесенең йомгаклау этабы узды.
Укытучыларны, жюри әгъзаларын «Мәгариф» журналы баш мөхәррире Сөмбел Таишева сәламләде. Ул конкурсантларга финал этапта уңышлар теләде.
«Авыл укытучысы — 2020» конкурсында катнашучыларны сәламләргә шатмын. Башка елларны әлеге конкурсның финал этабы Ш.Мәрҗани ис. 2 нче санлы татар гимназиясендә үтә иде. Быел, коронавирус белән бәйле вәзгыять сәбәпле, укытучыларны Татмедиа бинасында җыйдык. Конкурсны оештыруда тагын бер үзгәреш бар. 2020 елда абсолют җиңүче булып танылучы мөгаллим 50 мең сум белән бүләкләнәчәк!», -  диде ул.
Елдагыча II этапны уңышлы узган 10 конкурсант алдына ачык дәресләр бирү бурычы куелды. Нигезләмәдә күрсәтелгәнчә, укытучылар 35 минутка сыешырга тиеш иделәр. Моннан тыш, 5 минут эчендә мөгаллимнәрдән үзләренең эшләренә йомгак ясап, анализлау соралды.
Апас, Арча, Азнакай, Актаныш, Кукмара, Мөслим, Биектау, Спас һәм Әгерҗе районнарыннан килгән укытучылар тирән эчтәлекле, инновацион, ФДББС таләпләренә җавап бирүче дәресләр тәкъдим иттеләр. Аларның осталыгын «Авыл укытучысы – 2020» бәйгесенең мәртәбәле жюри әгъзалары бәяләде: Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, ТРның халык укытучысы Камәрия Хәмидуллина, КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының рус һәм чит телләр филологиясе кафедрасы профессоры Әлфия Галимуллина ,ТР Мәгарифне үстерү институты татар теле һәм әдәбияты кафедрасының доценты һәм әйдәп баручы белгече Лилия Гыйләҗева,  ТР Мәгарифне үстерү институты татар теле һәм әдәбияты кафедрасының өлкән укытучысы Гөлнара Һадиева. 
Йомгаклау туры нәтиҗәсендә «Авыл укытучысы — 2020» бәйгесенең абсолют җиңүчесе булып Апас районы Биеш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйбасева Эльмира Мансур кызы танылды.
II урында – Хәсәнова Гүзәл Ирек кызы, Биектау районы Олы Кавал төп мәктәбенең математика укытучысы
III урында – Нургалиева Алия Илсур кызы, Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбенең химия укытучысы

Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр:
«Балаларга мәхәббәт» номинациясендә – Шәрифуллина Ангелина Вячеслав кызы, Актаныш районы Пучы урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы
«Тема тирәнлеге өчен» номинациясендә – Шәмсетдинов Фаил Имаметдин улы, Спас районы Антоновка урта мәктәбенең физкультура укытучысы
«Белемнең көнкүрештә чагылышы» номинациясендә – Шәрипова Гөлия Мәгъсүм кызы, Әгерҗе районы Девәтернә төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
«Предметка мәхәббәт» номинациясендә – Заһитова Ләйлә Әзһәр кызы, Азнакай районы Актүбә бистәсендәге 1 нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы
«Нәтиҗәле иҗади эшчәнлек өчен» номинациясендә – Гыйльмуллина Чулпан Зөлфәт кызы, Актаныш районы Сәфәр урта мәктәбенең информатика укытучысы
«Традицияләргә тугрылык» номинациясендә – Фәттахова Алсу Мөхлисулла кызы, Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясенең инглиз теле укытучысы
«Җиңүгә омтылыш» номинациясендә – Фәхртдинова Дилбәр Нәкыйф кызы, Мөслим районы Күбәк урта мәктәбенең математика укытучысы

Укытучыларны зур җиңүләре белән котлыйбыз! 


Фоторепортажга сылтама 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ