Авыл укытучысының хезмәте энҗе бөртегенә тиң

Кулымда “Мәгариф” журналының ноябрь ае саны.  Мин  көткән  “Авыл укытучысы” конкурсына нәтиҗә ясалган.  Соңгы этапка килеп җиткән һәр укытучыны  җиңүче дияр идем.

Беренче этап биременә тукталып  үтәргә  уйладым әле. Үзем күреп белгән кешеләр хакында  тирән ихтирам, олылау  катыш горурлану аша  язылган эсселар   алар.

Таһир  Фида улы Сәмигуллин һәм Алия Илсур кызы  Нургалиеваның Социалистик Хезмәт Герое Ленин ордены, Почет билгесе кавалеры Стелла Зәкиевна  Габдрахманова турындагы язмалары мине үткәннәргә  кайтарды.  Арча педагогия училищесында  укыганда ( 1976-1980 нче еллар)  эссе  героебызның иң дәртле, Таһир Фида улы әйткәнчә, йолдыз булып  янган чаклары иде.  Аның  белән оештырылган очрашуда “Менә нинди укытучылар бар! Авыл укытучысы шушы кадәр  уңышка ирешкән!” – дип бик сокланып карап торганым исемдә. 

Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең математика укытучысы  Гөлназ  Миннеринат кызы Вәлиеваның “Мәгариф өлкәсендәге ике йолдыз” эше мине генә түгел,  бергә укыган  группадашларымда да соклану уятты.   Чөнки  эсседа  сүз  безнең  сыйныф җитәкчебез –Илшат Габдулла улы Гатинның әти-әниләре – Габдулла абый белән  Роза Зыя кызы Гатиннар турында.    Мәкаләне укыганда таныш исемнәр килеп чыккач,  кабаттан укыдым . Тизрәк сыйныф җитәкчемә шалтыраттым. Кызларга телефонымнан төшереп  җибәрдем.  Горурланып, ватсап аша, эссены  аудиоязма  итеп тә юлладым.  “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр” – диләрме әле?!  Дөп-дөрес.   Педагогия көллиятендә укыган чакта, сыйныф җитәкчебез тарафыннан    әти-әниләре укытучы булганлыклары  хакында  ишетеп  белгән  идек.    Алар үстергән өч улның өчесе дә нинди  яхшы кешеләр булып  гомер иткәннәр!

Якташым,  Кукмарадагы 3 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Гаптелнур кызы Хәсәнова “Бәхетле кеше мин! Шушы чорда яшәвем,  бөек татар халкының гап-гади татар теле укытучысы булуым белән  бәхетле!”  – дип яза.   Эшеннән, тормышыннан ямь таба белүчеләр генә шулай  әйтә ала. Күңеленә авыл укытучысына хас тыйнаклык, сабырлык, гадилек, кешелеклелек кебек мәңге югалмый торган сыйфатларны  тәрбияләгән укытучылары  турында ничек матур итеп  ирештерә ул! Данлыклы Сәрдек мәктәбе директоры  Закирҗан  Ибраһим улы  Сабитов хакында укыгач,   Кукмара районы Кәркәүч  урта мәктәбендә эшләгән чаклар күз алдыма килде.  Мәктәпләр арасында  барган иҗади бәйгедә  җиңеп чыккач, кулымны кысып “Шушылай тынгысыз бул! Яткан таш астыннан су акмый. Яшьлек дәртеңне югалтма!” – дигән иде  ул. Әйтерсең, Закирҗан абыйның кул җылысын  кабат тойдым.  Аның бу сүзләре миңа гомерлек әйдәп баручы чакыру-девиз булды. Аны  бүген мин үзем  еш кабатлыйм.

Авыл җирендә эш күп булса да,  теләгендә булганнар барысына да  җитешә.   Шуларның бер мисалы булган “Авыл укытучысы” бәйгесендә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзлеремне җиткерәсем килә. Сез авыл укытучыларының хезмәтен   энҗе бөртеге шикелле туплап, тәфсилләп  күрсәтә белүчеләр.  Алга таба да уңышлар телим  сезгә!

Дания ГАЗИЗОВА,
Мамадыш районы Үсәли урта  мәктәбе директоры

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.