Яшь авыл укытучыларының абруен күтәрдем

Һәрбер җиңү үзеннән-үзе яңа бәйгеләргә старт бирә. Кайбыч районы Ульянково төп мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Айрат Кәлимуллин  “Авыл укытучысы-19” бәйгесенең “Көндәлек тормышта белем чагылышы” номинациясендә җиңү яулап, ТР Мәгариф Министрлыгы һәм “Мәгариф” журналы тарафыннан бүләкләнгән иде. Үз фәнен, мәктәбен, укучы балаларны ихластан яраткан укытучы бу көннәрдә нинди уйлар белән янып йөри соң? Тынгысыз җанлы мөгаллимнән шул хакта белештек.

— Минем өчен “Авыл укытучысы-2019” бәйгесендә катнашуым һәм җиңүем зур ачыш һәм булачак проектларыма ныклы этәргеч булды, — диде соравыбызга каршы Айрат Азат улы. – Журнал редакциясе оештырган бәйгедә иң яхшы катнашучыларның берсе буларак, мин авыл мәктәпләрендә эшләүче яшь мөгаллимнәрнең абруен күтәрдем дип уйлыйм. Хәзерге вакытта “Казан каймасы” дигән китап чыгару өстендә эшлим.

Бөек Ватан сугышы башланып, 3 ай узганнан соң, 1941 елның 13 октябрендә төзелә башлаган бу саклану корылмасы — республика тарихында иң үзенчәлекле, героик, фаҗигале сәхифәләрнең берсе. Саклану комитеты карары нигезендә, Казан төбәген чокырлар белән әйләндереп алу өчен, бөтен көчне бер ноктага туплау башлана. Бу план тарихка “Казан каймасы” дип кереп калган. Әлеге кайма безнең район җирләрен дә читләп узмады. Шушы уңайдан, Кайбычта, Чувашия һәм Мордовия галимнәрен чакырып, фәнни конференция оештырдык. Аерым алганда, әлеге олуг фәнни фикер алышуда Мордовиянең “Поиск” эзләнү төркеме җитәкчесе Алексей Косынкин һәм Чувашиянең Шумерля шәһәре мәктәптән тыш эшләр үзәге башлыгы Елена Голованова катнашты. Конференция азагында Кайбыч районы аша узган “Казан каймасы”ның 59нчы чакырымына урнашкан Иске Чәчкаб авылында һәйкәл куерга кирәк дигән карарга килдек. Бу проектны ТР Дәүләт Советының Яшьләр парламентында күтәрәсем килә. Китабым исә, “Казан каймасы”ның 100 еллыгына атап, 2022 елда дөнья күрер дип өметләнәм. Балаларга Татарстан тарихын укытканда бер ярдәмлек булыр иде дим.

Шиһабетдин Мәрҗанинең хезмәтен дәвам иттергән күренекле татар галиме Морат Рәмзинең атаклы “Казан, Болгар һәм татар хакимнәре турында хәбәрләр җыелмасы” китабын гарәп теленнән тәрҗемә итәм. Ул уникаль хезмәтне файдаланып, хәзерге милли мәгариф проблемаларын күтәрәсем килә. Бөтен дөньясы казан кебек кайнаганда тыныч кына утырып буламени.

Ирек НИГЪМӘТИ

Добавить комментарий