Авылдан килгән ит хәләл дигән сүз түгел

“Хәләл яшәү рәвеше” – менә шундый исем белән 9 нчы декабрьдә Казанның Мәрҗани мәчетендә Бөтенроссия конференциясе үтәчәк. Шул уңайдан “Татар-информ”да матбугат очрашуы булды.

Әлеге зур, мәртәбәле чараны “Бу матур дөнья һәркем өчен” дигән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен ярдәм күрсәтү үзәге, “Хәләл” стандартлары комитеты һәм Ислам юридик үзәге оештыра. Конференция Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фәрманы белән хәләл яшәү рәвешен популярлаштыру һәм үстерү максатларыннан уздырыла.

Соңгы елларда дин әһелләренең тырышлыгы нәтиҗәсендә, матбугатта, интернет челтәрләрендә киң яктыртылу сәбәпле күпләр “хәләл” сүзенең асыл мәгънәсенә төшенә башлады. Азык-төлекне эшкәрткәндә хәрәм кушылмалар кулланылмаса һәм аны хәзерләү ислам кануннарына тулысынча туры килсә ризык хәләл була. Хәзерге вакытта нинди генә кибеткә кермик, киштәләр азык-төлектән сыгылып тора. Ләкин бәядә генә дә хикмәт түгел, чынлап торып тәмле, туклыклы һәм файдалы ризыкны табу бик тә катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара. Шуңа да еш кына мөселманнар яки татарлар гына түгел, ә башка дин, башка милләт вәкилләренең дә “Хәләл” тамгалы ризыклар сайлавы гаҗәп түгел.

Ләкин кайвакыт “Хәләл” тамгасы куелган ризыклар да сыйфаты ягыннан шикләндерә. “Чынлап  та әлеге ризыкны җитештерүче бу сертификатны алучылар исемлегендә бармы икән, булса каян карарга ул исемлекне, ә сертификат бирүчеләр үзләре бу ризыкларны кибетләрдән алып, сыйфатын тикшерәләрме икән?” кебегрәк сораулар туа. Әлеге матбугат конференциясендә спикер буларак “Хәләл” стандартлары комитеты рәисе Ирек хәзрәт Җиһаншин да катнашты. Килеп туган шундый мөмкинлектән файдаланып, югарыдагы сорауларымны Ирек хәзрәткә бирдем.

– Бу бик актуаль сораулар ­– дип башлады ул үзенең сүзен. – Безнең halalrt.ru дигән сайтыбыз бар. Менә анда керсәгез, беренчедән, безнең ике төрле яшел логотипны күрергә була, икенчедән “Реестр предприятий” дигән төймәгә бассагыз, “Хәләл” сертификаты бирелгән барлык оешма-предприятиеләрнең исемлеге чыга. Анда җитештерү, сату, күрсәтелгән хезмәтләр – һәрберсе тармакларга бүленеп бирелгән.  Әлеге исемлектә Казаннан яки Татарстаннан гына түгел, ә илебезнең төрле төбәкләреннән 150 оешма бар. Контрольгә килгәндә, бигрәк тә ит җитештерүче оешмаларда безнең хезмәткәрләр бөтен процессны әзер ризык чыкканчы  тикшереп торалар. Кафелар буенча эш аерым алып барыла. Хезмәткәрләребез һәркөнне “Хәләл” кафеларны тикшереп йөри. Һәм шулай ук өч айга бер тапкыр теләсә кайсы хәләл ризыкны алып, лабораториягә анализга җибәрәбез. Анда беренче чиратта дуңгыз ДНКсы бармы, юкмы икәне тикшерелә. Кызганычка, “Мин – татар, мин – мөселман, минем ризыгым хәләл”, – дип йөргән кайберәүләрне, бу бигрәк тә кафеларга кагыла, тикшерә башлагач хәләлдән ерак икәнлекләре аңлашыла. “Миндәге ит авылдан килгән, димәк, хәләл”, – ди кафе хуҗасы. Ләкин, авылдан килгән ит хәләл дигән критерий юк. Хәләл булсын өчен берничә катгый шарт үтәлергә тиеш. Әгәр кибеттән алган ризыгыгыз, яки кафеда ашаган ашыгыз буенча шик туса, Кулланучыларның хокукларын яклау комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 Ирек хәзрәт безнең илдә 30 дан артык “Хәләл” сертификаты бирүче оешма барлыгын, ә аларның кайберләрендә җитәкчеләрнең хәтта мөселман түгеллекләрен әйтеп узды. “Димәк, үзе мөселман булмаган кеше “Хәләл сертификатын имзалый”” – диде ул. Шулай ук кайбер җитештерүчеләрнең, мәсәлән, казылык ризыкларына “Мусульманская” дип язулары яки яшел төстә ай, мәчет рәсемнәре төшерүләре дә бу хәләл икән дип хаталандырырга мөмкин икән.

Инде әйтеп үтелгәнчә Мәрҗани мәчетендә үткәреләчәк  Бөтенроссия конференциясе “Хәләл яшәү рәвеше” дип атала. Ирек хәзрәт Җиһаншин әйтеп үткәнчә, «хәләл» сүзе ул мөселман кешесенә ашарга яраган ризык, кылырга яраган эш-гамәл генә түгел, ә нәкъ менә яшәү рәвеше буларак кабул ителергә тиеш. Бүгенге көндә республикада моның өчен шартлар бар: азык-төлек буенча да, ял буенча да, белем алу буенча да…

Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

Добавить комментарий