Аида Соболева: Фарсыны белгәнгә татар телен аңлыйм

Татар дөньясына чуму

«Кайбер сүзләрне аңлап утырам», – күренекле журналист, «Иран радиосы»ның («Радио Ирана») Россиядәге хәбәрчесе Аида Соболева, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Гомерем буе сине көттем» спектаклен караганда, шулай дип әйтеп куйды. Без Аида Сергеевна белән Катарда узган документаль фильмнар фестивалендә танышкан идек. Шуннан бирле Казанда һәм Мәскәүдә юлларыбыз берничә тапкыр кисеште. Менә хәзер ул тагын дусты, Мәскәү рәссамы, шамаилче Евгений Хайловның Кол Шәриф мәчетендә оештырылган күргәзмәсенә килгән. Иренмәс җан димә инде, аның Буа районының Адав-Толымбай авылында Мәскәү һәм Казан рәссамнары үткәргән пленэр-семинарда катнашучылар белән танышасы килгәч, бергәләп анда да барып кайттык. Бу сәфәрендә Аида ханым башы-аягы белән татар мәдәниятенә һәм көнкүрешенә чумарга булган. Җае да чыгып тора бит. Шул көннәрдә горурлыгыбыз булган Зур концерт залында Татарстанның симфоник оркестры дирижеры Александр Сладковский оештырып җибәргән «Мирас» фестивале бара иде. Күренекле татар композиторлары Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Мансур
Мозаффаровларның классик музыкалары белән рәттән, хәзерге буын музыкантлары Рәшит Кәлимуллин, Илһам Байтирәк, Резедә Ахиярова, Эльмир Низамов
әсәрләрен дә тыңлап хозурландык. Аннан соң, минем фатирга кайтып, шулпалы ит бәлеше һәм балан сумсасы белән сыйландык. Билгеле инде, халкыбыз тарихы һәм аның бүгенгесе белән ныклап кызыксынган коллегамны Иске татар бистәсе урамнары һәм тыкрыкларыннан уздырмыйча, борынгы мәчетләр, ике йөз елдан артык тарихы булган Казан федераль университеты белән дә таныштырмыйча булмады. Университет тарихы музееннан соң Аида ханым:

– Мин Казан университетында Россиядә көнчыгышны өйрәнү фәненә нигез салучыларның берсе – Персиядә туган Александр Казембек укытканын белә идем. Әмма анда тагын шуның кадәр күренекле галимнәр эшләвен һәм шундый зур ачышлар ясалуын күз алдына да китермәдем. Бөтен дөньяга танылган исемнәр бит: психолог Бехтерев, химик Бутлеров, медик Вишневский, физик Завойский, математик Лобачевский, лингвист Бодуэн де Куртенэ… – дип гаҗәпләнде. – Сабантуйны күреп кенә Казанны тулы итеп күз алдына бастырып булмый икән әле.

Рәссам Евгений Хайлов белән

Аида Соболева, Казанда тәүге тапкыр ерак туксанынчы еллар башында булып, Мәрҗани мәчетендә Габдулла хәзрәттән интервью алган. Хәзрәт аңа 1907 елда Г.С.Саблуков тәрҗемәсендә чыккан Коръән бүләк иткән. Казанда «Алтын мөнбәр» мөселман кинофестивале оештырылгач, Көнчыгышны белүче буларак, Аида ханым да читтә калмаган. Анда ул Иран турындагы «Благословенная земля персидская» фильмы белән катнашкан. Урын алмаса да, коммерция һәм коррупция үтеп керергә өлгермәгән бу фестиваль анда уңай тәэсир калдырган. «Казанның 1000 еллыгына багышлап корылган Кол Шәриф мәчете сурәтләнгән тәлинкә, шул форумдагы вакыйгалар истәлеге булып, хәзергә кадәр аш бүлмәсенең диварын бизи», – дип әйтеп куйды кунагым.

Ислам дөньясына ишек

Аида ханым, Казанга йөри башлаганчы ук, ислам дөньясы белән азмы-күпме таныш булган. М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетын кызыл диплом белән тәмамлаганнан соң ук, ул кызыксынучан холкы белән дөнья халыклары даирәсенә чумган. Бу – Советлар Союзында демократия җилләре исә башлаган сиксәненче еллар уртасы. Үзәк телевидениедә халык иҗаты редакциясе эшләп килә.

– Кавказ, Татарстан, Башкортстан, Урта Азия халыкларының үзешчән артистлары чыгышын яздырып, «Дөнья халыклары иҗаты» рубрикасында күрсәтә идем, – дип сөйли Аида Сергеевна. – Ә туксанынчы еллар башында, «Останкино» телевидениесендә Россиядәге халыкларның дини тормышын яктырта торган «Ныне» тапшыруы барлыкка килгәч, шунда күчендем. Миңа тапшыруның христиан блогын да, иудаизм өлешен дә түгел, ислам юнәлешен бирделәр.

Атеистлар гаиләсендә тәрбияләнеп үскән кызның ныклап торып ислам дөньясына кереп китүе күңелдә күп сораулар тудыра. Катарда очрашуда ук ул, үз нәселләренең совет кешесе өчен типик булган тарихына кагылып: «Әнием Аида Михайловна тарихчы һәм коммунист иде, – дип, балачак истәлекләре белән уртаклашып алган иде. – Әтинең революциягә кадәр туган әнисе үтә диндар булып, әтиемне сабый чакта ук чукындырткан. Әмма бу әтиемнең тормышына әллә ни йогынты ясамады кебек. Чиркәүгә йөрүен хәтерләмим. Ә менә аның шахматны яратуы күңелгә уелган. Бер мәртәбә композитор һәм оста шахматчы дусты, адашы Сергей Прокофьевны откач, балалар кебек сөенгәне әле дә күз алдымда тора». Гнесиннар академиясендә укып йөргән җирдән Бөек Ватан сугышына китеп контузия алган Сергей Соболев, тыныч тормышка кайткач, кулына музыка коралы алып уйный алмый инде. Шулай да ул сәнгатьтән ерак китми. Мәктәптә балаларга сольфеджио укыта һәм бер-бер артлы дөньяга аваз салган кызларының музыкаль сәләтен ачу өчен бөтен көчен сарыф итә. Өч кызның өчесе дә Гнесиннар исемендәге музыка мәктәбен тәмамлый.

– Музыкант булып китмәсәм дә, минем тормышта музыка журналистика белән үрелеп бара. «Культура» каналы өчен документаль фильм төшергәндә дә, чит телләр өйрәнгәндә дә, аның ярдәмен тоям, – диде Аида Сергеевна, Казанның Зур концерт залында татар композиторларының симфоник әсәрләрен тыңлап утырганда, әлеге темага кабат кагылып. – Хәзер менә фарсы композиторларының музыкасын эшкәртү белән мавыгам. Көнчыгыш музыкасы минем күңелемә тынычлык һәм нур иңдерә.
Ә аның ислам белән ныклап кызыксына башлавына бер гади очраклылык этәргеч биргән икән. Ул үзе бу хакта бүген дә рухланып искә ала:

– Туксанынчы еллар башындагы чуалышта моңа кадәрге идеология юкка чыга башлагач, бик күпләр кебек, мин дә үземә рухи таяныч эзли башладым. Шулай бер тапкыр «Мәскәү архитектурасында дөнья диннәре чагылышы» дигән экскурсиягә эләктем. Моның мәскәүлеләр өчен дә, кунаклар өчен дә кызыклы булуын күргәч, үзем дә шундый экскурсияләр оештыра башладым. Без христиан храмнарында, мәчетләрдә, синагогада, костелда, баптистлар чиркәвендә, башка культ биналарында булдык. Барысында да илаһи көч тәэсире сизелә иде. Ләкин ни өчендер мин үземне, бөтен храмнарга караганда да, мәчеттә рәхәтрәк хис иттем. Шуннан соң мәчеткә барып, Валерия Порохова тәрҗемәсендә «Коръән», ислам турында китаплар сатып алдым. Вера Панова һәм Юрий Бахтинның «Жизнь Мухаммеда» китабын укып
чыктым.

Әңгәмәдәшем фикеренчә, исламда тормышка якынлык бар.

– Анда саулыкны саклау, гаиләне ныгыту, күңелгә рухи тигезлек, җанга иминлек иңдерү якларыннан да сәламәт фәлсәфә салынган, – дип раслый ул. – Тәһарәт алуны әйтикме, ризыклану алдыннан Аллаһка мөрәҗәгать итеп, аны олылауны, соңыннан шөкрана кылуны искә төшерикме – барысы да бер эзлеклелек һәм тирән мәгънә белән көйләнгән. Дөнья мәшәкатьләреннән онытылып намаз укучы һәркем үзенең халәте белән галәмнең астраль агымына кушылганын тоемлый. Һич икеләнмичә әйтә алам: исламда хәтта кешеләр белән, шул исәптән гаилә-нәсел белән идарә итү, матди байлыкларны бүлүдә дә тәртип һәм гаделлек бар.

Менә зәкятне генә алыгыз. Ярлы булсаң, син аңа өмет итә аласың. Әгәр бай булсаң, шул ярлылар хакына эшләмичә торган капиталыңның кырыктан бер өлешен зәкят итеп бирергә тиешсең. Ир белән хатынның аерылышуы, ире үлгән хатынның хокуклары һәм гаиләдәге башка четерекле мәсьәләләрне чишүнең юллары Коръәндә анык бәян ителгән.

Мәскәү Кремле фонында

Сүз болайга киткәч, Көнчыгыш илләрендәге хатын-кызларның язмышына да кагылмыйча калып булмый иде. Минем бу хакта төпченүемә Аида Сергеевнаның җавабы гаҗәпләнерлек булды:

– Башка диндә торучылар мөселман хатын-кызларының хокуклары юк дәрәҗәсендә дип күз алдына китерә. Ләкин бу алай түгел, – диде әңгәмәдәшем, кистереп. – Иранда, мәсәлән, ир белән хатын арасында тигезлек хөкем сөрә. Ул никах килешүенә нигезләнә. Әгәр беренче хатын рөхсәт итмәсә, ир икенчесе белән никахлаша алмый. Хатын бала таба алмаса гына, никах килешүенә төзәтмә кертелергә мөмкин. Шуңа күрә анда ике яки өч хатынлы ирләр – сирәк күренеш. Иранда гаиләләрнең ныклыгы шуның белән дә аңлатыла: аларда ата-ана, ир-ат үзүзен һәм гаиләсен матди яктан тәэмин итәрлек булып ныгыгач кына, өйләнергә рөхсәт бирә. Әгәр ирнең никахсыз баласы туса, аны халык алдында суктыралар, һәм ул баласын махсус урта яки югары белем алып чыкканчы, акчага тиендереп торырга тиеш. Гаилә аеры-чире килгән очракта, бала әтисе белән кала, ә әни кешегә җиде яшькә кадәр аның белән күрешеп торырга рөхсәт ителә. Аннан соң бу мәсьәлә ир кеше ирегенә күчә. Ул ничек хәл итсә, шулай булачак. Бу кагыйдәләр ирләрнең җаваплылыгын арттыру өчен кабул ителгән. Сүз уңаеннан әйтим: Иранда югары белем алучы яшьләрнең 60 процентка якынын кызлар тәшкил итә. Аларның шактые кияүгә 30-32 яшьтә генә чыга, һәм фамилиясен үзгәртмәскә хокукы бар.

Аида Соболеваны элекке совет илендә яшәгән мөселман халыклары өчен ислам дөньясына ишек ачкан кешеләрнең берсе дип әйтергә була. Ул «Ныне» программасы кысаларында, Мәккәдән алынган телевизион сигналга нигезләнеп, Россия эфирында беренче тапкыр иркенләп хаҗ турында сөйли, Согуд Гарәбстаны, Төркия, башка мөселман илләрендәге Корбан гаете бәйрәменең үзенчәлекләрен бәян итә. Аның бәрәкәтле иҗаты «Останкино» каналында җитмешенче елларда ук «Евразия» студиясен оештырып, «Халыкара программа» тапшыруын алып баручы күренекле халыкара журналист Фәрит Сәйфелмөлеков үз студиясенә союз таркалганнан соң килеп чыккан халыкара каршылыкларны яктырта торган «Килешүгә юл» тапшыруына махсус хәбәрче итеп чакыра.

– Без Фәрит Мостафьевич белән 1997 елга кадәр бергә эшләдек. Ул чакта осетин-ингуш бәрелеше, Таҗикстандагы гражданнар сугышы турындагы, ә анда тынычлык урнашканнан соң, Нәүрүз бәйрәменә багышланган тапшыруларым эфирга чыкты. Шуннан соң Фәрит Мустафьевич миңа: «Әгәр фарсы телен белсәң, без сине Таһранга җибәрер идек», – дигән сүз ычкындырды. Мин Таҗикстан–Әфганстан чигендә яшәүчеләр белән аралашканда, аларның телен белмәүнең журналист өчен кыенлыгын үзем дә төшендем, – дип, Аида ханым мәшһүр милләттәшебез турында кызыклы да, кызганыч та хәлләрне сөйләп узды. Күп телләр белүче филолог Мостафа ага белән танылган купец-меценат Яушев кызы Разия апа гаиләсендә тәрбияләнгән Сәйфелмөлековка татар халкы гына түгел, бөтен гарәп-фарсы дөньясы хөрмәт белән караган. Фәрит әфәнденең әтисе Мостафа аганың репрессия корбаны булуын да, Сәйфелмөлекнең корольләр кылычы дигән мәгънәне аңлатуын да мин кунагымнан ишетеп белдем.

Аида Соболева – өлкәннәрнең акыллы киңәшенә колак сала торган кавемнән. Остазының теленнән ярты сүз төшүгә, утыз өч яшьлек ханым, укытучы яллап, фарсы телен өйрәнә башлый. Гарәп теле белән  чагыштырганда җиңелрәк саналса да, аны үзләштерү өчен дүрт еллап вакыт киткән. Аида Сергеевна хәзер: «Фарсыча сөйләшәм, укыйм, язам. Әмма барыбер үземне яр буенда диңгезгә сокланып торган кеше кебек хис итәм», – ди һәм Көнчыгышның Хафиз, Саади кебек атаклы шагыйрьләре арасыннан аеруча суфичы Руминың мәңге искермәс иҗатын яратуын әйтә.

Ана теле – милләт коды

Аида ханым фикеренчә, поэзиянең бөтен матурлыгы ул язылган телдә генә ачыла. Аның яраткан әйтеме – кеше ничә тел белсә, шуның кадәр үк гомер кичерә. Казан урамнарында йөргәндә, ул, әледәнәле татарча элмә такталарга, белдерүләргә илтифат итеп, анда үзенә таныш сүзләрнең күплегенә минем дә игътибарны юнәлтте. «Татарстанда атна көннәрен аңлау, кунакханә, китапханә, даруханә, мәктәпне табу өчен фарсы телле кешегә бик җиңел. Фарсы телен белү миңа рус һәм татар телләренә башка күзлектән карарга мәҗбүр итә, – ди әңгәмәдәшем. – Порча, казна, чемодан, базар, брат, женщина, амбал, бровь – барысы да рус теленә фарсыдан татар теле аша күчкән. Минем бер коллегам рус телендә Көнчыгыш һәм төрки телләрдән алынган дүрт меңнән артык сүз булуын исәпләп чыгарды. Мәдәният һәм тел бер-берсеннән аерылгысыз».

Өстәмә тел үзләштерә алу кешенең зирәклеген дә, культурасын да күрсәтә дип саный Аида Сергеевна. Моңа никадәр иртәрәк тотынсаң, шуның кадәр яхшырак. Ул үзенең дөньядагы 26 илнең дәүләт теле булган, миллиард ярым кеше сөйләшкән гарәп телен үзләштерә алмавына фәкать өлкәнәю бәласе генә дип карый. Ә менә аның студент улы, киләчәктә кирәк буласын аңлап, кытай телен өйрәнергә тотынган. Халыкара журналист фикеренчә, бүгенге көндә, милләт коды булган ана теле белән янәшә рус һәм
бер-ике чит тел үзләштергән кеше генә сайлаган профессиясендә югары уңышка ирешә ала. Моны раслау өчен, ерак китәсе юк. Телевидение һәм радио өчен тапшырулар әзерләү белән бергә, фарсы һәм инглиз телләре аңа, ислам-мөселман дөньясына тагын да тирәнрәк чумып, икенче бер талантын ачарга мөмкинлек тудыра. Бүгенге көндә Соболева – күренекле кинодокументалист. Аның исемлегендә кырыктан артык документаль фильм бар. Көнчыгыш илләре тормышы һәм культурасы турында ул төшергән фильмнарның россиялеләргә яңа дөнья ачуы аларның исемнәреннән үк тоемлана. «Наш Египет» фильмы совет белгечләре ярдәмендә корылган Асуан плотинасының 50 еллыгы уңаеннант Каһирәдә күрсәтелгән. Әйтүемчә, Россия һәм Иран дуслыгының 400 еллыгына багышлап төшерелгән «Благославенная земля персидская» фильмын «Алтын мөнбәр» мөселман киносы фестивалендә Казан тамашачысы карады. Аида Сергеевна Катарга «Әл-Җәзир» фестиваленең жюри әгъзасы итеп чакырылган иде. Татар хатыны язмышын сурәтләгән бер фильм, үзе фронт юлларын узган солдат кызы буларак, хәзергәчә аның хәтерендә саклана, һәм бу хакта ул болай дип искә ала: «Ильяс Богатыревның «Суфьян» фильмы күңелемә бик якын булды. Сугыштан кайтмаган ирен гомере буе көтеп яшәгән кортка турындагы әлеге психологик фильмга соңыннан Казанда беренче урын бирелде».

Дин – җиһанга тәрәзә

Әбисе православие динендә торган, үзе атеист гаиләсендә тәрбияләнгән һәм хәзер ислам-мөселман дөньясында кайнаган журналист эшчәнлегендә аны
аеруча тетрәндергән вакыйга нинди булды икән? Бу соравыма мин бөтенләй көтелмәгән җавап алдым. «Ул 1994 елда булды. Россиягә Тибеттан Далай-Лама килде. Бөтен журналистларның хыялы аның белән сөйләшеп калу иде. Тик мин генә аны сәгатьләр буе кунакханә янында каравыллап тордым һәм биш минут эчендә Кремль фонында интервью бирергә күндердем. Соңыннан Далай-Лама минем кулымныкысып хушлашты, һәм мин үземне ниндидер бөек көч тәэсиренә эләккән сыман тойдым. Шул мизгелдә бер хакыйкатькә күзем ачылып киткәндәй булды. Мин Аллаһның барлыгын һәм берлеген таныдым».

Кришна динен тотучылар турында тапшыру әзерләгәндә, журналист, үз вөҗүдендә илаһи көчтән иңгән рәхәтлек тою белән бергә, аларның Аллаһ тыюларын үз кагыйдәләре белән ныгытуларын күреп шакката. Әдәп-әхлак нормаларыннан читкә чыгуны кисәтә торган кагыйдәләр җыелмасы диндарларның әлеге төркемендә Параджара дип атала икән. Бу очрашудан соң, Аида ханым: «Һәр диндә нәрсәдер Аллаһтан иңдерелгән, нәрсәдер кешеләр ихтыяры белән урнашкан», – дигән нәтиҗәгә килгән. Аныңча, бөтен диннәр дә – бер бакча җимешләре. Ә инде минем: «Төп диннәрнең күбесе белән эчтән танышкан кеше буларак, үз күңелегезгә кайсысы якынрак?» –
дигән соравыма Аида Сергеевна Соболева язучы Лев Толстойга ишарәләп җавап бирде.

– Лев Николаевич язган гыйбрәтле хикәяне хәтерлисезме? Бер акыл иясеннән: «Нинди дин яхшырак?» – дип сораганнар. Ул исә: «Айга күрсәткәндә, кайсы бармак белән төртү әһәмиятле түгел. Ай үзе әһәмиятле», – дип җавап биргән. Мин бөтен диннәрне дә хөрмәт итәм. Әмма ислам дине психологиямә якынрак. Дин ул – җиһанга тәрәзә.

Добавить комментарий