Логотип Магариф уку
Цитата:

Әйтер сүзеңне язып калдыр

Татарстан мөселман Диния нәзарәте, ТР архив эше буенча дәүләт комитеты, ЗАГС идарәсе, Нотариаль палата, «Милли шура» һәм РФ мөселман эшкуарлары ассоциациясе белән бергәлектә «Гаилә» мәчете өченче тапк...

Татарстан мөселман Диния нәзарәте, ТР архив эше буенча дәүләт комитеты, ЗАГС идарәсе, Нотариаль палата, «Милли шура» һәм РФ мөселман эшкуарлары ассоциациясе белән бергәлектә «Гаилә» мәчете өченче тапкыр «Васыятьнамә – киләсе буынга әйтер сүз» конкурсын оештыру турында игълан итте. Бәйге Россиядә халык санын алу һәм ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан уздырыла.
Васыятьнамәнең гаилә торышында әһәмияте зур, диләр жюри әгъзалары: матди һәм рухи мирасны бүлеп калдыру  балалар, туганнар арасындагы низагларга юл бирми.
«Бездә Коръән китабыннан тыш, Рәсәйнең кануннары да бар. Шуңа жюрида Нотариаль палатаны ел да катнаштырабыз. Чөнки васыятьнамә элек халык мәхкәмәсендә (народный суд) расланган булса, хәзерге вакытта ул Нотариаль контора аша үтә. Андагы хезмәткәрләр дин тәртибен дә белсен иде. Төрле хәлләр була, кызганыч, мирас аркасында туганнар бер-берсе белән аралашмый хәтта. Һәрберебез, исән чагында балаларны җыеп, язган васыятьнамәне укырга тиеш. Туганнар мал-мөлкәт аркасында талашмас өчен, үзебез исән чакта барысын хәл итеп бетерсәк, хәерле булыр иде», – дип сөйләде матбугат конференциясендә «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, жюри рәисе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Бәйге өч этапка бүленгән:
1. 1 февраль — 23 май – катнашучылардан эшләрне кабул итү;
2. 24–30 май – хезмәтләрне бәяләү;
3. 1 июнь – йомгаклау.
Быел, традицион чәчмә һәм шигъри эшләрдән тыш, яңа номинация - «Видеовасыятьнамә» кертелде. Биредә катнашучылар нәселләрендә буыннан-буынга күчеп килә торган васыятьнамәне видеога яздырып җибәрә яисә Инстаграмда #васыятьнамә хештегы белән урнаштыра ала.
Конкурс тәмамлангач, оештыручыларның планнары зурдан – иң яхшы васыятьнамәләрне туплап, китап чыгару.
Лилия САДРЕТДИНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ