«Аю-бала» хикмәте

Күргәзмә залларында

Пермь сынчысы Әлфиз Сабировның “Хәзинә” милли сәнгать галереясында ачылган “Аю-бала” дип аталган күргәзмәсе тамашачыларда да, сәнгать белгечләрендә дә зур кызыксыну уятты. Авторның шәхси күргәзмәсе Казанда беренче тапкыр гына узса да, казанлылар аның иҗаты белән “Зур Идел” (Казан, Пермь, Мәскәү — 2011), Арт-Казан (2011 ) күргәзмәләре аша да азмы-күпме таныш. Интеллектуаль символизм юнәлешендә эшләүче останы ТР Мәдәният министрлыгының Бакый Урманче исемендәге (2017 ел) премия лауреаты буларак та беләбез.

Татарның Бакый Урманчесы, французларның Огюст Рене Роден, Константин Бранкузи кебек сынчылары традицияләрендә тәрбияләнгән, 2013 елдан бирле бары тик скульптура белән шөгыльләнүче рәссам язарына азыкны тарих төпкеленә төшеп эзли. Тамырларыбызны барлаганда халык авыз иҗатына – риваятьләргә йөз тота. Аның эшләрендә милли чалымнарны да, милли горурлыкны да, җиңелмәс рух чаткыларын да күрергә, тоярга була.

“Иҗатта үз кыйблагызны табу кыен булдымы? Сезнең биредә график эшләр дә шактый. Кайсы мөһимрәк: сынчылыкмы әллә график рәссаммы? “Аю-бала” – ул каян килеп чыккан образ?”- Әлфиз Сабиров белән күргәзмәсе эргәсендә очрашкач, беренче сораулар әнә шундыйрак булды.

— Без барыбыз да балачак иленнән. Иҗат кыйбласына килсәк, ул башлыча балачактагы хатирәләргә, «Сез ак бүре нәселеннән», — дип үстергән әби-бабаларыбыз сөйләгән әкиятләргә барып тоташа. Сынчылык белән шөгыльләнеп китәрмен дип бөтенләй дә уйламаган идем,- ди Әлфиз. – 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, Перемьдә укытучылыкка укырга да, кире үзебезнең авылга (Октябрь районы, Ишем авылы) кайтып сызым, рәсем укытучысы булырга иде исәбем…

Әлфизнең офыклары авыл белән генә чикләнмәячәген тоеп алып, Глазунов исемендәге сәнгать академиясенең Пермьдәге филиалында укырга керергә  киңәш итәләр. Хәер, аңлаган кешегә аның рәссам булачагы бер яшь, яшь ярым чагында ук билеле була. “Иң беренче рәсемем…әтинең паспортына төшергән сурәт булган”,- дип шәрехли сынчы үзе моны. – Караучысыз калган бала кулына каләм каян килеп эләгүе генә сер булып кала…

Тора-бара “Аю-бала”га да чират җитә. Баксаң, кечкенә Әлфизне дә, аның энесе Әдисне дә, сеңлесе Энҗене дә әбиләре һәрвакыт аю баласы кебек таза бул, -дип сөя торган булган икән. Хәтергә уелган ташка уелган белән бер бит инде ул.

Автор: “Минем өчен биредә күбесе җыелма образ, мин детальләргә әлләни игътибар итмим. Тарихи образга якын булган сынны күрсәтәсе килгәндә калфак, икешәр толымлы чәч кебек милли символларга тукталам”, — дисә дә, “Йөрәк уч төбендә” дигән сынны күргәч, күренекле фольклорчы Марсель ага Бакиров: “Бу егет бөтен нәрсәне каян шулкадәр белә. Безнең сугышчыларның киемнәре сулдан уңга ябылганы (“төймәләнгәнен”) каян белә соң?,- дип шаккаткан.

Монда шаккатырлык әйберләр шактый. Шул исәптән ярашмастайны яраштыру — бронза белән стандарт булмаган материаллар куллану күзгә ташлана. Әйтик, таш, мәрҗән, ясалма гәрәбә, фирүзә, сынның ирененә буялган кып-кызыл иннек… Аннан кайсыгызның мәсьәлән җеп белән тегелгән таш күргәне бар? Әлфиз Сабировның “Аю-бала”сына килгән булсагыз, һичшиксез, күрә идегез. Стандарт булмаган иҗат, стандарт булмаган караш таләп итә күрәсең. Юкса КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хабетдинова күргәзмә эргәсенә төркем-төркем студентлар алып килеп, менә шундый тирән фикер йөртә торган милләттәшебезне белеп, күреп калыгыз дип, аның эшләре мисалында галереядә фольклор дәресләре уздырыр идеме? Кызганыч татар телендә барган ул дәресне ике генә төркем тыңлап калды, ә бит анда никадәр мәгълумат, мыегына чорный белгәннәргә ни кадәр үгет-нәсихәт яңгырады.

Расиха ФАИЗОВА
Автор фотолары

Добавить комментарий