Логотип Магариф уку
Цитата:

Аз керемле гаиләләргә цифрлы приставка алу өчен — 1 000 сум

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 7 майда аз тәэмин ителгән гражданнарга цифрлы телевидениегә күчүгә бәйле компенсация бүлеп бирүне килештерде. Казан шәһәре Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә ид...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 7 майда аз тәэмин ителгән гражданнарга цифрлы телевидениегә күчүгә бәйле компенсация бүлеп бирүне килештерде. Казан шәһәре Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Рифат Ханнанов мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта әйтте. 
«Исемлеккә җан башына айлык уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган күпбалалы һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр, җан башына айлык уртача керемнәре 20 мең сумнан кимрәк булган ялгыз яшәүче 70 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар һәм ялгыз гомер итүче инвалидлар кертелде. Приставкалар (бер мең сумга кадәр) һәм антенналар (бер мең сумга кадәр) сатып алу өчен, акча бүлеп бирелде», - диде ул.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә,  Компенсация алу һәм тиешле документлар исемлегенә төгәллек кертү өчен социаль яклау бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә һәм 8 (800) 220-20-02 федераль мәгълүмати үзәге номерына шалтыратырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ