Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген – телебез, иртәгә үзебез исән-имин булсын өчен

«Мәгариф» журналы укытучы шәхесен бәяләүгә лаеклы өлешен кертә. Рәхмәт аларга. «Авыл укытучысы» конкурсы аякка басып килә. Анысы да әйбәт. Тик укытучы бүген көн күрер өчен нык кына уйланырга һәм эшләр...

«Мәгариф» журналы укытучы шәхесен бәяләүгә лаеклы өлешен кертә. Рәхмәт аларга. «Авыл укытучысы» конкурсы аякка басып килә. Анысы да әйбәт. Тик укытучы бүген көн күрер өчен нык кына уйланырга һәм эшләргә тиеш. Аның бер ставкага ала торган хезмәт хакы – 18 мең тәңкә. Бу санны зурайту, күрәсең, бездән генә тормыйдыр. Булдыра алырлык дип уйлаган кайбер фикерләрем белән уртаклашып узам.
Менә бу конкурсларның җиңүчеләренә, катнашучыларына үз белемен күтәрү өчен грантлар биреп булмыймы? Хезмәт хакына укытучы Казаннан ерак китә алмый: дөнья күреп кайту, сәламәтлеген ныгыту аның кесәсенә туры килми. Белемен күтәрү өчен чит илләргә чыгуны әйтәсе дә юк.
Газета-журналларга язылу да катлаулы. Әйтик, массакүләм-мәгълүмат чаралары «тираж-тираж» дип мәктәпләргә мөрәҗәгать итә. Ә мәктәп кем ул? Ул – укытучы. Баланы укытучы язылырга өнди, аннары анда чыккан материалны дәресендә куллана, балага аңлата. Укытучыларның үзенә газета-журналны бушлай китерергә кирәк. Мәсәлән, мин җитәкләгән гимназия елга традицион рәвештә 1 млн сумга якын язылу оештыра. Моны сыйныф җитәкчеләре, укытучылар эшли. Аларга газета-журналны бушлай китерү бөтен яктан да үзен аклаячак бит. Шул ук театрларга, музейларга укытучы ирекле керә алырга тиеш. Бүгенге җәмгыятьне инде кичәге укытучы тәрбияләде, ә киләчәгебезне бүген 18 меңгә тәрбияләп ята.
Укытучы темасы актуаль тема булган кебек, тел темасы да җәмгыятебездә иң киеренке мәсьәләләрнең берсе булып тора. Милли уку йорты буларак, үзебезнең гимназия эшчәнлегендәге кайбер юнәлешләр һәм концептуаль кагыйдәләр белән уртаклашырга рөхсәт итегез.
Безнең гимназиядә программаларыбыз фәннәрне ана телендә укытып, аларны милли – региональ эчтәлек белән тулыландырып, полилингваль шәхес үстерүгә корылган. Мәгариф турындагы законга һәм Россия Конституциясенә буйсынган хәлдә, әлбәттә. Башлангыч сыйныфлар: барлык фәннәр туган телдә, рус теле һәм ана теле дәресләренең саны тигез (ике фән дә атнага бишәр, алтышар дәрес). Эшне болай оештыру башлангыч сыйныфларда туган телне тирәнтен өйрәнүгә нигез булып тора. V – IX сыйныфларда туган тел атнага өчәр дәрес (2 дәрес – тел, 1 дәрес – әдәбият), рус теле, әдәбияты уртача җидешәр дәрес, инглиз теле – тирәнтен, икенче чит тел буларак алман теле, гарәп теле – мәктәп компонентыннан, фәннәрне төп укыту теле – татар теле. Фәнни төшенчәләр өч телдә (инглиз, татар, рус телләрендә) бирелә, үзләштерелә.
Ниһаять, халык арасында таралып, журналистлар тарафыннан да еш кына хупланыла торган, асылда, дөрес булмаган фикерләр турында:
1. «Телне өйрәтү гаиләдән тора, гаилә җаваплы». Бу сүз белән килешеп булмый. Телебез – дәүләт теле, бердән; гаиләләр үзләре тел өйрәнүдә ярдәмгә мохтаҗ, икенчедән.
2. «Башлангычта ана телендә укытсак, шул җитә». Бу сүз белән дә килешеп булмый. Россия кануннары IX сыйныфны кертеп ана телендә укыту мөмкинлеге бирә. Дәреслекләр бар. Нигәдер укытып тормыйбыз. Без бит телне бакыйлыкка күчкән туганнарыбызны яд итү өчен генә сакларга омтылмыйбыз. Телне фәнгә, тормышка кертеп, тере тел итеп яшәтергә, тере
милләт булып яшәргә омтылабыз һәм Рәсәй Конституциясендә язылган хокукларыбызга омтылабыз.
3. Иң күп таралган хата: «Татар телендә укып, балам ЕГЭ бирә алмас» Бу сүзләр белән дә килешеп булмый.
Әлбәттә, БДИ ны биреп була. Шул ук 4 фәннән 399 балл җыйган Рамил Баһавиев: «Ана телендә белем алу БДИ бирүдә миңа булышты гына», – дип, бик ачык итеп әйтте.
Ә инде БДИ ны рус телендә генә түгел, башка халыкларның да телендә тапшырып була торган канун, һичшиксез, кирәк. Һич югында милли мәктәптә белем алучыларга вузга кергәндә, өстәмә балл бирүне кертү кирәк. Һәм, ниһаять, мөхтәрәм җәмәгать, милли зыялыларыбызның, җитәкчеләребезнең үз балаларын, оныкларын татар мәктәбендә укытулары кирәк. Бүген – телебез, иртәгә үзебез исән-имин булыр өчен.

(ТР Дәүләт Советында узган «Авыл укытучысы – 2019» бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасында ясалган чыгыш)


Камәрия ХАМИДУЛЛИНА, Татарстанның халык укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ