Бала үзенең берничә тел белгәнен сизми дә калачак

Татарстанда полилингваль мәктәпләр төзелеше башлана. Әлеге башлангычны РФ Президенты В.В.Путин да хуплаган. Бу турыда 1 апрельдә Хөкүмәт йортында узган утырышта республика Президенты Р.Н. Миңнеханов җиткерде. Әлеге уңайдан Хөкүмәт йортының матбугат үзәгендә ТР Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” фонды рәисе М.Ш.Шәймиев катнашында журналистлар белән брифинг узды. Анда шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министры Р.Т. Борһанов, КФУ ректоры И.Р. Гафуров та катнашты.

Республиканың мәгариф системасы заман белән бергә атларга тиеш. 2022 елда сафка басачак полилингваль мәктәпләр беренче чиратта менә шушы максатны күздә тотачак. “Халкыбызның телен югалтмыйча, саклап калып, шуның белән беррәттән балаларга чит телләрне дә өйрәнү мөмкинлеге ачарга кирәк, – диде әлеге проектның инициаторы Минтимер Шәрипович, – телне белүчегә дөнья ачык. Әлбәттә, бер селтәнү белән генә бернәрсә дә барып чыкмый: дөнья мәгариф системасы тәҗрибәсен ныклап өйрәнергә, кул кушырып утырмаска, тырышырга кирәк. Бала үзенең берничә тел белгәнен сизми дә калырга тиеш.”

Республикада барлыгы 6 полилингваль мәктәп сафка бастыру планлаштырыла. Казанда ике, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Алабугада берәр шундый белем учагы булдырылачак. Казандагы беренче комплекс 165 нче мәктәп базасында ачыла. Ул “Белем һәм килешүгә — адымнар” дип атала. Брифингта әлеге мәктәп директоры А.И. Шәмсетдинов та катнашып, булачак замана мәктәбе турында кыскача аңлатма биреп китте. Мәктәпнең бүгенге бинасы әлеге комплекс кысаларында башлангыч белем бирү үзәгенә әвереләчәк. Беренче сыйныфларны гына 32 класс туплау планлаштырыла. Башка белем баскычлары өчен яңа биналар төзеләчәк.

Брифингка җыелган журналистларны иң кызыксындырган сорауларның берсе, әлбәттә, татар теленә өч тел арасында нинди урын биреләчәге булды. Айдар Илдарович сүзләренә караганда башлангычта туган телләрне үстерү һәм саклауга зур игътибар биреләчәк. III сыйныфтан алып рәсем, җыр, тирә-юньне өйрәнү кебек фәннәр инглиз телендә укытылачак. VII сыйныфтан укучылар төп фәннәрне чит телдә үзләштерә башлаячак. Полилингваль мәктәпнең төп үзенчәлеге дә шунда: монда чит телләр генә тирәнтен түгел, ә күп дәресләр чит телдә укытылачак.

Бүгенге заманда мәгариф системасында уку-укыту процессы ата-аналарны кәнагатьләндермәү сәбәпле күпләр шәхси-хосусый мәктәпләргә өстенлек бирә. Билгеле, акчалары булганнар. Әгәр дә баладан дөнья күләмендә көндәшлеккә сәләтле шәхес әзерләп чыгарырлык мәктәпләр ачылса, әлбәттә, милләт тә, республика да отачак кына. Дөрес, шартлар, кадрлар, балалар гына кирәк. Брифингта әйтеп үтелгәнчә, үз вакытында Император университеты (бүгенге КФУ) ачылмаган булса, кем белә Казан бүгенге Казан була алыр идеме икән?!

Казанда хәзер 300 гә якын мәктәп бар. Ә нишләп әле 165 нче урта мәктәп дигән сораулар да туа торгандыр. ТР Мәгариф һәм фән министры Р.Т. Борһанов аңлатып киткәнчә, әлеге мәктәп 860 укучыга исәпләнсә дә, бүгенге көндә анда 1800 бала белем ала. Директор үзе алты телне камил белә. Моннан берничә ел элек Айдар Илдар улы Шәмсетдинов “Мәгариф” журналының редколлегия составына да кергән иде. 2017 елның ноябрендә “Мәгариф” журналы татар телен мәктәпләрдә ничә сәгать укыту турында гына түгел, ә ничек, нинди методика белән укытырга, Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай теленә ничек хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләргә дигән сорауларга җавап табу максатыннан берничә тапкыр түгәрәк өстәл үткәрде. Аларның берсендә Казандагы инглиз телен тирәнтен өйрәнү буенча 165 нче урта мәктәп директоры Айдар Илдар улы Шәмсетдинов та катнашып, менә нинди фикерләр җиткергән иде: “Татар телен укыту турында сүз алып барганда укучының кем икәнен анык күзалларга кирәк: рус теллеме, саф татар теллеме яки мегаполис шартларында руслашкан татар баласымы? Бу сорау миңа мәктәп директоры буларак та, өч бала атасы буларак та тынгы бирми. Мин үзем 21 ел буе укучыларга инглиз теле укытам һәм шул гомер татар телен яшәтү өчен көрәшәм.

Бүгенге көндә шәһәр мәктәбендә белем алучы татар балаларына 20 ел элек нәшер ителгән дәреслекләрне тагып, без зур җинаять кылабыз. Бу дәреслекләр аларны тәрбияләми дә, телгә дә өйрәтми. Әлбәттә, коммуникатив методика бик яхшы, ләкин бит ул телне өйрәтүнең башлангычында гына ярдәм итә ала. Димәк, бүген килеп туган вазгыятькә без тулысынча лаек. Чөнки өч дистә ел дәвамында татар телен укытуның камил дәреслекләрен төзи алмадык.

Һәркөнне кич уртанчы кызым белән татар теленнән дәрес әзерлибез. Чөнки мин аңа ярдәм итмәсәм, өй эшен ул үзе генә аңламаячак та, истә дә калдырмаячак, ә аннары гомумән күңеле кайтачак.

Минем кызым татар төркемендә укый. Күптән түгел өй эшенә Гаяз Исхакыйның «Сөннәтче бабай» әсәре бирелгән иде. Укыдык, сорауларга да җавап бирдек, ә менә Г.Исхакыйның гаҗәеп бай сурәтләү теле баланың сөйләменә күчсен өчен дәреслектә бер генә күнегү дә юк.

Бүгенге көндә нинди алымнар белән укытырга кирәклеген ачыклау өчен, телнең нәрсә икәнен аңлап эш итәргә кирәк. Укытучы моны аңламый. Әгәр дә ул татар телен укытуны инглиз теле дәреслекләре авторлары Т.И. Матюшкина-Герке яки В.Д. Аракин методикасы буенча өйрәнсә дә, хәл бу кадәр аяныч булмас иде.

Кечкенә кызым мисалында шуны әйтә алам. Аңа өч яшь тулды. Мин үзем балалар белән татарча сөйләшәм, кызым татар балалар бакчасына йөри, әмма аның теле рус телендә ачылды. Мин өйгә кайткач, ул: «Әти, включи миңа «Ташбака һәм арыслан баласы» мультфильмын», — ди. Ярый әле татарча кызыклы мультфильмнар төшереп калдык.”

Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

Добавить комментарий