Логотип Магариф уку
Цитата:

Бала һәм акча: кесә чыгымнары өчен күпме акча бирергә?

Яңа уку елы башлану белән ата-аналар алдында балага кесә чыгымнары өчен күпме акча бирергә, гомумән, моны эшләргә кирәкме кебек сораулар туачак. Укытучылар һәм психологлар фикеренчә, акча бирергә, әлб...

Яңа уку елы башлану белән ата-аналар алдында балага кесә чыгымнары өчен күпме акча бирергә, гомумән, моны эшләргә кирәкме кебек сораулар туачак. Укытучылар һәм психологлар фикеренчә, акча бирергә, әлбәттә, кирәк.DSC_0483Ләкин аның күләме зур булырга тиеш түгел, чөнки ата-ана биргән акчаның төп өлешен бала якындагы киоскта яисә мәктәп буфетында сагыз, газлы су яисә башка зарарлы ризык сатып алуга сарыф итәчәк. Әмма акча бирмәү дә дөрес түгел, чөнки кесәләрендә төрле тәм-том алырга акчалары булган яшьтәшләре арасында бала үзен кимсетелгән итеп хис итәчәк, дип белдерә белгечләр.



Балага кесә чыгымнары өчен акча биргәндә, ике факторны истә тотарга кирәк: баланың ихтыяҗын һәм гаиләнең матди яктан мөмкинлеген. Бай гаиләдә тәрбияләнүче сыйныфташларга охшарга тырышып, гаилә бюджетын юкка таратырга кирәк түгел. Беренчедән, бу файдасыз гамәл булса, икенчедән, тәрбияви планда начар үрнәк булып тора. Бала үзе теләгән кайбер әйберләрдән баш тарта белергә тиеш. Бу мәсьәләгә карата ата-аналарның фикере белән дә кызыксындык.



Римма ХӘБИБУЛЛИНА, Азнакай


— Балага кесә чыгымнары өчен акча бирүне кирәк, дип саныйм. Минемчә, бала кечкенәдән үзенең бюджетын планлаштыра, акча тотарга өйрәнергә тиеш. Әмма бу сумма зур булырга тиеш түгел, I-II сыйныфта аена 300 сум булса, үсә төшкәч атнасына 500 сум бирергә була. Дуслары белән кафе, кинога барганда аерым 500-600 сум тирәсе бирү кирәк, дип уйлыйм.



Илгизә НИГЪМӘТУЛЛИНА, Азнакай районы, Урманай авылы


— Без авылда яшәгәч, көн дә акча бирү ихтыяҗы юк. Шәһәрдәге кебек төрле кызыктырырлык урыннар да юк, шуңа күрә бик акча биргәнем юк, балам үзе дә сорамый. Кирәк әйберне бергә сатып алабыз.


Гөлшат ГАРИПОВА, укытучы, Казан


Минем фикеремчә, балага акча бирергә кирәк, чөнки ул акчаны тотарга өйрәнергә тиеш. Күләмен гаилә бюджетыннан чыгып, әти-әни үзе хәл итәргә тиеш. Ә транспортта йөрү һәм мәктәптә ашау өчен, махсус картага акча салу уңайлы, дип уйлыйм.



Лилия САТТАРОВА, Азнакай


— Бирергә, һичшиксез, кирәк, бала кечкенәдән үк акча тота белергә өйрәнергә тиеш. Күпме бирергә дигәндә, мин мөмкинлектән чыгып, 50-100 сум бирәм.


Гөлкәй ЗАЛАКОВА, Казан


— Мин көненә 100-150 сум бирергә кирәк дигән фикердә торам. Кесә чыгымнарына, минемчә, баланың төрле чараларда җыелган акчалары да керергә тиеш, мәсәлән: туган көннән жыелган акчалар, әби-бабайлар биргән акча. Һәм мин ул акчаларның күләмен әти-әниләр белеп торырга тиеш дип уйлыйм. Шулай ук санына карап берәр кыйммәтле әйбер сатып алганда, баланың кушылуы да яхшы булыр. Бала акчаның нинди көч белән табылуын, ничек тотылырга тиешлеген белеп үсәргә тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ