Бала кирәк

Цивилизациянең бер чагылышы буларак, табигый юл белән бала алып кайта алмаучы гаиләләр саны арта. Татарстанда гына да елына уртача 3500-3800 тапкыр ясалма орлыкландыру циклы кулланыла. Рәсми мәгълүматлар буенча, узган елда республикада ЭКО (эстракорпораль орлыкландыру) ысулы белән дөньяга 660 сабый аваз салган.

Нәселсезлек мөһере кайчан сугыла?

Татарстанда яшәүче Закирҗановлар гаиләсе бүген бер-берсенә ике тамчы судай охшаган игезәк кызларын – 3 яшьлек Ясминә белән Самирәне тәрбияли. Тормышларына ямь һәм мәгънә өстәп дөньяга туган сабыйларын җиде ел көтәргә туры килә аларга. 25не узып кына өйләнешкәч, инде дус-ишләр дә күптән бала сөйгән мәлдә бәби алып кайтуны кичектерергә уйламый яшь пар. Эшләре бар, торыр фатирлары да – тормыш башлаган гаиләгә тагын ни кирәк? Әлбәттә, өйдә чыркылдап сабый тавышы ишетелеп тору кирәк! Шулай да бит, тик айлар гына түгел, еллар да уза, ә балалар табу йортыннан бәхет исе килеп торган төенчекне күтәреп өйгә кайту шатлыгы хыял булып кала бирә. Табиблар консерватив ысул белән дәвалану киңәш итә. Чираттагы тикшеренүләр вакытында тәҗрибәле репродуктолог кулына эләгә алар. «Яшь бара бит! – дип кисәтә табибә. – Бу эштә бер көнне дә әрәм итәргә ярамый!» Шул сүзләрдән соң гына яшь пар ЭКО ысулын файдаланырга була, һәм беренче тапкырдан ук йөклелекне тикшерү тесты ике таякчык күрсәтә.

Дөньяда ЭКО ысулы белән иң беренче бала – Луиза Браун 1978 елда Бөекбританиядә туа. Соңрак шул ук юл белән әти-әнисе аңа сеңел дә алып кайта. Бүген Луиза кияүгә чыгып, табигый юл белән авырга узып, ике бала үстерә. Мондый ысул белән туган балалар сәламәтлек ягыннан башкалардан берни белән дә аерылмый. «Алар бик нык көтеп алынган һәм бик күп мәхәббәт, наз, игътибар тоеп үсәләр. Мондый гаиләдә тәрбияләнгән, шөгыле күп булган бала, әлбәттә, акыллы да, матур да, бәхетле дә була инде», – ди табиблар беравыздан.

Хәзер кешенең үзаңы да икенче, мәгълүмат алу чыганаклары да күп. Шуңа күрә берничә ел буе балага уза алмауга карамастан, чарасын күрмәүчеләр кими бара. Бер 15 ел элек ир белән хатын: «Менә биш ел инде бала көтәбез, моңарчы табибка бармадык, өметләндек», – дип әйтсәләр, хәзер исә башка күренеш. Әбиләр әйтмешли, барыбыз да «грамотный». Кагыйдә буенча, табиблар ир белән хатынга контрацепция чаралары кулланмыйча, бер ел яшәп карарга кушалар.

43тә дә – яшь

Ачлы-туклы яшәп, авыр хезмәттән бушый алмаган әбиләребезнең итәк тутырып 5-6 бала үстерүен, урак урганда йә бәрәңге буразнасында бәбиләп, 40 көн дә үтмәс борын «декрет ялыннан» чыгарга мәҗбүр булуын һәркайсыбыз ишетеп белә. Хәзер тормыш шартлары ул еллар белән чагыштырганда әкияттәге сыман, медицина да зур тизлек белән алга китте. Ләкин XXI гасыр кешесенең сәламәтлеге табигый сайланышны узмый шул, цивилизациянең ясалма катализаторлары ярдәмендә генә саклана. Авырып китсәк, учлап дару эчәбез, хәрәкәт кирәк дип, спорт залында шөгыльләнәбез, кибет ризыгы белән тукланабыз. Кояш нурының җылысын, яңа яуган карның пакьлеген, яшел чирәмнең хуш исен тоймыйча, көне-төне компьютер каршында утыручы, өй белән эш арасын машинада үтүче офис хезмәткәрләре турында әйтеп тә торасы юк.

Иң аянычы: табиблар боларның барысын да турыдан-туры кешенең саулыгы какшавына, бу очракта балага уза алмауга китерә торган сәбәпләр исемлегенә кертә. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының репродуктив сәламәтлек буенча штаттан тыш белгече, ТР ның атказанган табибы Фирая Сабирова башка сәбәпләрне дә атады:

– Ун ел элек балага уза алмауны иң башта бала төшерүгә сылтый идек. Хәзер вазгыять үзгәрде, абортлар саны кимеде. Контрацепция чаралары да күп төрле, халык та ушлырак. Табибка килеп: «Мин беренче көмәнемне төшерткән идем, хәзер менә балага уза алмыйм», – дип әйтүчеләр бик тә сирәк очрый бүген. Безнең янга күбрәк бер тапкыр да балага уза алмаучылар килә.

Ирләр арасында да нәселсезлек ешайды. Унбиш ел элек ирләрнең 15-20 процентына гына шундый диагноз куелса, хәзер исә ирләр белән хатыннар арасындагы сан тигез. Гел руль артында утыру, смартфоннарны кесәдә йөртү, ноутбукны тез өстенә куеп эшләү сәламәтлеккә ни дәрәҗәдә йогынты ясыйдыр, ул ныклап өйрәнелмәгән бит. Моннан тыш, ир-атлар стресска да ныграк бирешә. Хатын-кыз нәзберек саналса да, хисләрне, кичерешләрне үзенчә чыгара: елап та ала, шаркылдап көлә, кычкырынырга да күп сорамый. Ә ирләрнең күпчелеге бар борчуын эчендә саклый. Хроник стресс дигән нәрсә шул рәвешле барлыкка килә дә инде.

Соңгы елларда тагын бер күренеш баласызлыкка үз өлешен кертми калмый. Җенси тормыш иртә башлана, ә әти-әни булу вакыты һаман артка чигерелә. Бу вакыт аралыгы озынрак булган саен, сәламәтлек тә какшый, кичергән авырулар, инфекцияләр «багажы» арта. Без укыган чакта, 28 дән соң бәби табучыларны соңарыш диагнозы буларак билгеләп куя идек, ә хәзер утыз тирәсендә бала табарга җыенган хатын-кызны күреп сөенәбез. Дөньякүләм сәламәтлек саклау нормалары да шуңа бәйле үзгәреп тора.

ЭКО – соңгы чикме?

Проблемалары булган нәфис затлар, әлбәттә, иң элек яшәү урыны буенча хатын-кыз консультациясендәге акушер-гинекологка мөрәҗәгать итә. Әмма нәселсезлекне анда гына дәваланырга алыну дөрес булмас. Балага уза алмау диагнозын кую – катлаулы процесс, аның белән махсус белгечләр – репродуктолог дип аталучы табиблар шөгыльләнә. Вакытны сузмыйча, нәкъ менә алар кулына килеп эләгү ягын карарга кирәк. Дәвалауның бик күп ысуллары һәм чаралары бар. «Ахыр килеп, тәҗрибә һәм тоемлау дигәнне дә истән чыгарырга ярамый, – ди Фирая ханым. – Бер үк проблема белән килгән ике хатын-кызның диагностикасы ике төрле булырга мөмкин. Кемгәдер дәвалану тәкъдим итәбез, кемгәдер – ЭКО. Пациентның табибка мөрәҗәгать иткән көннән алып бала тууга кадәр үткән юлы мөмкин кадәр кыска булырга тиеш. Артык тикшеренү, артык анализлар, артык диагностик процедуралар кирәк түгел».

– ЭКО – ул соңгы чиктә кулланыла торган ысулмы? – дип кызыксынам табибтан.

– Бер яктан, сез хаклы. Кайберәүләр: «Башта дәвалануның бар төрләрен кулланып карыйк. Берни дә бары чыкмаса гына ЭКО ясатырбыз», – диләр. Әмма моның икенче ягы да бар. Кайчакта шунда ук ЭКО алымын кулланырга кирәк була. Ни өчен? Беренче тапкырдан ук бала сөю бәхетенә ирешелми икән, бу да – табибларга күп нәрсәне аңлата торган нәтиҗә. Әйтик, кайчакта гаиләне тикшергәннән соң, «бесплодие неясного генеза» дигән диагноз куябыз. ЭКО белән дә балага уза алмагач, проблеманың нәрсәдә икәне, сәбәбе ачыклана. Димәк, хыялга ирешү өчен тагын бер шанс барлыкка килә.

ЭКОның тагын бер мөмкинлеге бар. Без хәзер, эмбрионны аналыкка урнаштырганчы ук, аңа генетик анализ ясый алабыз. Диагностика олырак яшьтәге хатын-кызлар өчен бигрәк тә кирәк. Ул, дөресен әйткәндә, көннән-көн популярлаша бара. Сәламәт булмаган эмбрионны «утырткан» очракта, табигать барысын да үзе хәл итә: үсми торган йөклелек була яисә бала төшә, – ди Фирая Сабирова.

Россиядә ЭКО-ысул белән балага узу буенча мәҗбүри медицина иминиятләштерү системасы аша дәүләт программасы эшли. Татарстанда әлеге программаны тормышка ашыра торган җиде клиника бар. Бу мәсьәлә тулаем бушлай да хәл ителергә мөмкин. Моның өчен, махсус тикшеренүләр үтеп, чиратка басарга кирәк. Бу очракта пациентка кая да булса барып йөрисе булмый. Документлар турыдан-туры республика комиссиясенә юллана һәм, уңай җавап килгән очракта, гаиләне чиратка куялар. Бу хакта хатын-кызга махсус документ – «лист ожидания» бирелә. Бушлай ярдәмгә чират җиткәнне якынча бер ел көтәргә туры килә. Көтәргә теләмәүчеләр ЭКО-ысулын түләп куллана ала. Моның өчен уртача 150 мең сум түләргә кирәк булачак.

Бушлай квотага акча федераль казнадан килә. Татарстан бу яктан да бер адым алга китте, төбәктә өстәмә ярдәм дә каралган. Мисал өчен, узган ел 1810 циклга акча Мәскәүдән каралса, республика казнасыннан бирелгән акча тагын өстәмә 570 цикл уздырырга мөмкинлек биргән. Читтән караучыга сүз саннар һәм акчалар турында барса да, балалы булыйм, сабый сөям дип хыялланган гаиләләр өчен чиксез зур өмет ул. Шунысын да белгертик: республикадан бүленгән ярдәм тулаем бушлай түгел. ЭКО программасы якынча 150 мең сум торса, шуның 45 меңен гаиләләрнең үзләренә түләргә туры киләчәк.

Донорлар югары белемле

Бер ел бик тиз уза, әмма табиблар вакытны иң зур дошман дип саный: еллар узган саен, ирләрнең дә, хатын-кызларның да күкәй күзәнәкләре картая һәм үзендә әкренләп генетик тайпылышларны туплый бара. Күремнең дәвам итүе дә сәламәтлек күрсәткече түгел. Соңгы тикшеренүләр буенча, 40 тан өлкәнрәк хатын-кызлардан алынган күкәй күзәнәкләреннән яралган эмбрионнарның 90 процентында генетик тайпылыш күзәтелә. Димәк, 10 эмбрионның берсеннән генә генетик яктан сәламәт яралгы алыначак дигән сүз бит бу! Балага узу мөмкинлеге 40 яшьтән соң нык кими. Саннарга күз салсак, нәтиҗәлелек 35 яшькә кадәр 50 процент булса, 35-40 яшьтә ул – 25-30, ә 40-45 яшьтә 10-15 процент тәшкил итә.

Андыйларга да ярдәм итү юлы бар: донор күзәнәкләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шулай да бу хакта бәхәсләр әледән-әле чыгып тора. Донор күзәнәкләренең кемнән алынуы турында шик мәсьәләнең бер ягы булса, дин күзлегеннән чыгып, икеләнүчеләр дә бар. Ислам дине ЭКОны Аллаһның бер могҗизасы дип кабул итсә дә, донорларга мөрәҗәгать итүне катгый тыя. Ә христианнарда исә үз баласы яралмаса, җавап бер генә: димәк, язмышка шулай язылган, бала кирәк булса, ятимне уллыкка ал. Без мондый нечкәлекләргә бирелмибез. Моның кадәресе – бик шәхси мәсьәлә, һәркем үз юлын сайлый. Максатыбыз башка – әти-әни булырга теләп, ярдәм өмет иткән укучыларыбызга мөмкин булган юлларны күрсәтү.

Татарстанда да донорлар банкы бар. Донорлыкны эчкече, эшсез, тәртипсез тормыш алып баручының акча эшләп алу юлы дип караучылар дөрес фикерләми. Һәрхәлдә, донорлар белән эшләүче табиблар шулай дип белдерә.

– Әйе, араларында тормышта авыр хәлдә калып, акчага мохтаҗлары бар, тик алар тәртипсез тормыш алып бармый бит, бары акча эшләүнең шушы ысулын сайларга мәҗбүр булганнар, – ди Фирая Сабирова. – Безгә килгән донорлар – яшь, сау-сәламәт, социаль яктан тәртипле, күбесе югары белемле. Бала алып кайтырга теләүче гаиләләргә чын күңелдән ярдәм итәргә телиләр. Табиблар аларны генетик яктан тикшерә, шулай ук үзләренең сау-сәламәт баласы булуны да шарт итеп куя. Тышкы кыяфәтләре буенча да булачак әти-әнинең үзләренә охшаган типтагы донорларны сайлыйбыз. Уйлап карагыз: баланы ятимнәр йортыннан алып үстерүче дә аны үзенеке дип санарга мөмкин бит. Ә үзең тапкан баланы ничек чит итеп күрәсең ди инде? Шуңа күрә, донор күзәнәген куллану турында сүз барганда, бер генә фактор хәлиткеч рольне уйный: гаиләгә бала ни дәрәҗәдә кирәк? Әгәр әти-әни булу теләге көчле икән, гаилә барысына да ризалашачак.

Ясалма орлыкландыру барышында аналыкка күп очракта ике эмбрион урнаштырыла, шунлыктан игезәкләр күп туа. Хатын-кызның организмы бер балага йөкле булу өчен яраклашкан. Шул сәбәпле җитлекмичә туу очраклары еш күзәтелә.

Табигый юл белән тапканда, игезәкләр туу очрагы 2-3 процент тәшкил итсә, ЭКО ысулда ул 25 процентка кадәр җитә.

Ләйсән НИЗАМОВА

 

 

Добавить комментарий