Балалар иҗат сараенда ачык ишекләр көне

Казанның Абдулла Алиш исемендәге шәһәр балалар иҗат сарае  ачык ишекләр көнен үткәрә.

Ачык ишекләр көнендә ата-аналар һәм балалар иҗат сараенда әшләп килүче түгәрәкләр турында тулырак белә алачак. Экскурсияне биредә эшләүче укытучылар үткәрә.

Килергә теләгән һәркем бүген 15:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре, Галактионов урамы 24\10 адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Чара балалар катнашыннан башка үткәреләчәк, дип кисәтәләр иҗат сараенда.

Добавить комментарий