Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар язучысы Җәүдәт Дәрзаман вафат

Озакка сузылган каты авырудан соң күренекле язучы Җәүдәт Дәрзаман вафат булды. Бу хакта Татарстан язучылар берлеге хәбәр итә. Җәүдәт Дәрзаманның беренче шигырьләре әүвәл Лениногорск район газетасында...

Озакка сузылган каты авырудан соң күренекле язучы Җәүдәт Дәрзаман вафат булды. Бу хакта Татарстан язучылар берлеге хәбәр итә. 
Җәүдәт Дәрзаманның беренче шигырьләре әүвәл Лениногорск район газетасында басыла. 1961 елда язучы Җәвад Тәрҗемановның сүз башы белән «Яшь ленинчы» газетасында шигырьләр циклы басылып чыга, 1964 елда исә бер төркем шигырьләре «Җырчы чишмә» исемле коллектив җыентыкта дөнья күрә. Җитмешенче еллардан башлап Җәүдәт Дәрзаман бары тик балалар өчен генә яза. 1975 елда аның «Ирбатыр» исемле әкиятләр җыентыгы, ә 1977 елда «Солдат булдым» дигән шигырьләр китабы басыла. Композитор Ренат Еникеев шушы китап нигезендә ун кисәктән торган җырлар циклы иҗат итә, һәм 1979 елда Ленинградның «Мелодия» фирмасы аны аерым пластинка итеп чыгара. 1981 елда цикл ноталы басма рәвешендә Татарстан китап нәшриятында нәшер ителә.
Мәрхүм белән хушлашу иртәгә – 26 февральдә 10.00 сәгатьттә Казан шәһәре, Чехов урамы 53нче йорт адресы буенча.
Фото: adiplar.belem.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ