Логотип Магариф уку
Цитата:

Балаларны танылган музыкантлар өйрәтә

«Волга-волга» танылган музыкаль төркем журналистлар белән очрашты. Музыкантлар иске җырларны яңартып  башкаралар.  Җырлар стилен «ска-фолк-рок-бардак»  стиленә кертәләр. Хәзерге вакытта төркем яңа сту...

«Волга-волга» танылган музыкаль төркем журналистлар белән очрашты. Музыкантлар иске җырларны яңартып  башкаралар.  Җырлар стилен «ска-фолк-рок-бардак»  стиленә кертәләр. Хәзерге вакытта төркем яңа студия ачкан. Анда балаларны да, зурларны да чакырып калалар. Студиядә сәнгати һәм креативлык рухы өстен тора.
«Үзебезнең студиябез булу инде әллә кайчангы зур хыялыбыз иде. Сыйфатлы тавыш, тулаем репетицияләр, хәтта камералы концертлар да бирергә тырышабыз», - диде төркемнең баш вокалисты Антон Салакаев.
Яңа студиядә музыкантлар инде яңа җырлар да иҗат иткәннәр, шул исәптән яңа альбомга  кергән җырлар да бар.
«Хәзер безнең студиядә ачык ишекләр көннәре уза. Без барлык теләгән кешеләрне көтеп, ачык йөз белән каршы алабыз. Аларны музыка нечкәлекләренә өйрәтергә телибез. Студиянең Казанның талантлы яшьләренә бер фикер алышу һәм барлык сәнгати кодрәтне туплау урыны булып калуына ышанабыз», - дип өстәп китте төркемнең әйдәп баручысы.
Хәзерге вакытта төркем 100дән артык чыгыш ясый, төрле фестивальләрдә катнаша һәм хәйрия концертларын уздыра.
Студия шартларында  гитара, барабан һәм трубада уйнарга өйрәнергә мөмкинлек бар. Музыкантлар бик тә балаларны көтеп калалар. Аларны яңа музыкаль коралларга өйрәтергә зур теләк барлыгын әйтеп бирделәр. Әлеге мавыктыргыч дәресләргә Четаева, 28 адресы буенча килергә була.
Кадрия ХӘЛИМОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ