Логотип Магариф уку
Цитата:

Балтач укытучылары: Барысы гаилә һәм мәктәптән тора

Балтач районының Нөнәгәр авылы халкы элек-электән мәдрәсә-мәктәпләр төзелешенә, аларның белемле хәлфә-мөгаллимнәр белән тәэмин ителешенә, дәресләрнең югары дәрәҗәдә оештырылуына зур игътибар биргән. С...

Балтач районының Нөнәгәр авылы халкы элек-электән мәдрәсә-мәктәпләр төзелешенә, аларның белемле хәлфә-мөгаллимнәр белән тәэмин ителешенә, дәресләрнең югары дәрәҗәдә оештырылуына зур игътибар биргән. Совет чорына гына күз салсаң да, биредә яңа эшли башлаган колхоз рәисләренең иң тәүге эшләре итеп мәктәп йәисә балалар бакчасы төзи башлауларын ачыклыйсың. Мәктәптә дә әүвәлге матур гадәтләрнең хәзерге көннәргә кадәр дәвам итүенә сокланмый мөмкин түгел. Белем йортын җитәкләгән һәр мәктәп директоры коллективка көчле укытучылар тупларга тырышкан. Ул, әлбәттә, төрле мәктәпләрдән танылган мөгаллим-мөгаллмәләрне чакыру юлы белән түгел, ә бәлки шушы коллективтагы укытучыларның Казандагы махсус гыйлем үзәкләрендә белемнәрен күтәрү, фәнни-гамәли конференцияләрдә тәҗрибә алмашу, яңа ВУЗ тәмамлаган яшь, энергияле белгечләр белән тулыландыру юллары белән ирешелгән. Мәктәптә шушындый якты рухлы педагогик традиция яшәп килүен район мәгариф идарәсендә генә түгел, хәтта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында да ишеткәннәр күрәсең. Укучыларга сыйфатлы белем бирү, тәҗрибәле кадрлар белән тәэмин итү, матди-техник базасын ныгыту йөзеннән, Нөнәгәр мәктәбе министрлык тарафыннан база мәктәбе итеп билгеләнгән. Ул геология өлкәсендә дә районкүләм база мәйданчыгы булып тора. Шуның нәтиҗәсе буларак, мәктәп укучылары соңгы өч елда геологларның кыр олимпиадасында катнашып, уңай нәтиҗәләргә ирешкән.
Мәктәп тормышы белән якыннанрак танышу өчен, интернет аша көйләнгән онлайн режимда булса да, Нөнәгәр урта мәктәбенең кайбер укытучылары белән элемтәгә кердек. Директоры урынбасары, география укытучысы Рәисә Хәбибуллина мәктәпнең соңгы берничә елда “Иң яхшы 100 авыл мәктәбе” исемлегенә кертелүен, узган елда укучыларга сыйфатлы белем бирүдә республика күләмендә иң яхшы 30 мәктәп арасына кереп, Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгының Мактау хаты һәм 50 000 сумлык сертификат белән бүләкләнүен сөйләде.
-Ел саен алдынгы тәҗрибә тарату йөзеннән, мәктәптә район, регионара, республика күләмендә белем бирүдә яңа технологияләр куллану буенча директор, аның урынбасарлары, фән укытучылары өчен семинарлар уза, - дип сөйләп китте РФнең “Мәгарифтәге казанышлары” күкрәк билгесен йөртүче Рәисә Харис кызы. - ТР Экология һәм табигый байлыкларны саклау министрлыгы белән берлектә, экологик юнәлештә фәнни-гамәли конференцияләр оештырылуы да бездә ят күренеш түгел. Төрле фәнни олимпиадалар, БДИ нәтиҗәләре буенча район мәктәпләре арасында без ел саен беренче өчлектә. Укучылар узган елгы БДИ вакытында мин укыткан география фәненнән 92шәр балл җыйдылар. Данил Гайфетдинов атлы укучым КФУның геология факультетына укырга керде.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, мәктәптә ун көн дәвамында Шигърият бәйрәме уздыруга күп көч куйган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәзинә ханым Гыйлфановадан сүз алмый мөмкин түгел иде.
-Коронавирус мәктәп тормышына бик нык үзгәрешләр кертсә дә, бәйрәмне үзебезчә зурлап уздырырга тырыштык, - диде безгә югары квалификацион категорияле укытучы-остаз Рәзинә Нургаян кызы. - Шагыйрьнең иҗатына һәм тормышына багышланган берничә әдәби-музыкаль композиция төзеп, аны видео элемтә аша укучылар хозурына ирештердек. Укучыларга шагыйрьнең сирәк яңгырый торган әсәрләрен укып, аларга анализ ясау өчен өй эшләре бирдек. Яраткан шигырьләрен яттан сөйләүчеләр дә булды. “Илһам” бәйгесендә ел саен 2-3 укучым призлы урыннарга ия була. Менә быел гына район, республика буенча үткән татар теле һәм әдәбияты олимпиадаларында җиңү яулаган 9 призерым бар. Татар теле укытучыларының бүген бер генә аянычы бар: сәгатьләр аз булу сәбәпле, тел белемен һәр яклап үзләштетергә вакыт җитми. Булган вакытка сыешлы итеп төзелгән китап та юк ичмасам. Безнең зарыбызны галимнәребез ишетсеннәр иде.
Мәктәп директоры Айрат Сөләймановтан үз коллективындагы башка укытучылар турында да абруйлы сүзләр ишеттек.
-Технология укытучысы Алсу Шәмсетдинова коллективта җәүһәрләрнең җәүһәре, иҗади креатив фикерләү сәләтенә ия, уйлап табарга сәләтле мөгаллимәләребезнең берсе, - диде ул. – Елның елында ул әзерләгән кызлар районда технология фәне буенча узган олимпиадаларда беренче урынны яулый. Кулланылган мехлардан, кием-салымнардан тегелгән мендәрләр, сумкалар, уенчыклар – күз явын алырлык. Узган ел кызы Лилия белән республика “Без бергә” фестивалендә “Гаилә традицияләре” номинациясендә җиңү яулады. Алсу Ренат кызы 25 ел мәктәпнең хореография түгәрәген җитәкли. Ул үстергән биюче кызлар “Йолдызлык”, “Без бергә”фестивальләрендә даими җиңү яулый, төбәкара этнографлар слетында нәтиҗәле чыгышлар ясый. Ул авылда 7 буын биючеләр тәрбияләгән укытучы.
Химия-биология укытучысы Луиза Фазылҗанова да республиканың “Иң яхшы укытучы”, “Оста мөгаллим” грантлары иясе. Луиза Икрам кызы укыту белән бергә, укучылар белән фәнни-тикшеренү эшләре алып бара, аларны Лобачевский, Терентьев исемендәге республика фәнни-гамәли конференцияләргә әзерли. Аның фәненнән “биш”ле билгеләренә укыган балаларның күпчелеге, мәктәптән соң укуларын дәвам итү өчен, үзәктә әлеге фәннәр торган медицина, химик технология университетларын сайлыйлар.
Тарих укытучысы Тәнзилә ханым Габдрахманова әлеге фәнне балаларда эзлекле, системалы итеп җиткерүдә зур көч куя. Аның укучылары татар, Татарстан, Россия тарихын өйрәнү буенча район, республика күләмендә оештырылган төрле бәйгеләрдә актив катнаша һәм бер-бер артлы җиңү яулый.
Барлык уңышларга ирешүнең нигезе – гаилә һәм мәктәпнең бердәмлегеннән тора. Бу юлда әти-әниләр – безнең төп таянычыбыз. Һәр укытучы яшь буынны тәрбияләү процессында заман таләпләренә җавап бирерлек югарылыкта системалы эш алып бара.
Дөрес әйтә Айрат Габделмарат улы. Һәр яңа заман кешелек алдына яңа бурычлар куя, яңа проблемалар өсти. Шуның белән бергә, тәрбия системасы да үзгәрә, камилләшә бара. Алар барысы да балаларның ныклы белем алуына юнәлтелгәннәр.
Ирек НИГЪМӘТИ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ