Логотип Магариф уку
Цитата:

Балтачта – география укытучылары семинары

Балтач районы Сосна төп мәктәбендә «Мәктәптә географик белем бирүне үстерүдә югары уку йортлары белән хезмәттәшлекнең роле» дигән темага район күләмендә фәнни-методик семинар булып үтте. Әлеге семинар...

Балтач районы Сосна төп мәктәбендә «Мәктәптә географик белем бирүне үстерүдә югары уку йортлары белән хезмәттәшлекнең роле» дигән темага район күләмендә фәнни-методик семинар булып үтте. Әлеге семинарда Балтач районының география укытучылары, район мәгариф идарәсе белгечләре, Казан федераль университеты галимнәре Илгизәр Тимергали улы Гайсин, Габделбәр Хаҗи улы Хаҗиев катнашты.
Семинарда Сосна төп мәктәбенең география укытучысы Әмир Мөнир улы Зәйнуллин V сыйныфта «Кояшның күршеләре» дигән темага ачык дәрес үткәрде. Дәреснең максаты укучыларны кояшның күршеләре белән таныштыру, планеталарга дөрес характеристика бирү, кайсы планетада тереклек бар һәм ни өчен? дигән сорауга җавап эзләү иде. Шушы максатка ирешү өчен укытучы төрле эш алымнары (төркемнәрдә эшләү, әңгәмә, проект эше башкару) файдаланды. Дәрес ахырында укучылар куелган максатларына җавап таптылар.

Семинарда география буенча дәрестән тыш эшчәнлек буенча Әмир Мөнир улы географик квест-уен үткәрде. Уенда V – VI сыйныф укучылары катнашты. Алар, төрле станцияләр буйлап йөреп, география буенча белемнәрен ныгыттылар. Уенда дуслык җиңде.

Семинарның икенче өлешендә сүз КФУ галимнәренә бирелде. Илгизәр Тимергали улы Гайсин ачык дәресләргә һәм чарага югары бәя бирде. География һәм экология кафедрасы эшчәнлеге, укытучылар һәм укучылар өчен үткәрелә торган конкурслар, конференцияләр белән таныштырды, география фәнен укытканда укучыларның төп билгеләмәләрне, номенклатураларны белүләренә ирешүләренә басым ясады, укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү буенча үзенең кинәшләрен бирде.

Габделбәр Хаҗи улы Хаҗиев исә чыгышын мәктәптә экологик тәрбия бирүне оештыруга багышлады. Ул укучылар белән экологияне саклауга, чаралар үткәрүгә игътибарны арттырырга кирәклегенә басым ясады.
Семинарга нәтиҗә ясап, район мәгариф идарәсе методисты Гөлсинә Фәрт кызы Бариева фәнни-методик семинарны югары дәрәҗәдә үткәргән өчен мәктәп җитәкчелегенә, семинар эшендә катнашкан КФУ галимнәренә олы рәхмәтен белдерде, алга таба да хезмәттәшлекне дәвам итәргә тәкъдим итте.

Люция ЗӘЙНУЛЛИНА,


Балтач районы Сосна төп мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ