Логотип Магариф уку
Цитата:

Банкта – балалар

Милли банкның Татарстан буенча бүлекчәсендә ачык ишекләр көне узды. Тарихи бинада урнашкан финанс учреждениесе 3 меңнән артык кунак кабул итте. Теләгән һәркем 52 илдән җыелган сирәк полимер акчаларны...

Милли банкның Татарстан буенча бүлекчәсендә ачык ишекләр көне узды. Тарихи бинада урнашкан финанс учреждениесе 3 меңнән артык кунак кабул итте. Теләгән һәркем 52 илдән җыелган сирәк полимер акчаларны күзәтеп кенә калмады, хәтта кулга тотып карау мөмкинлеге дә бар иде. 2014 һәм 2015 еллар нәтиҗәләре буенча иң матур купюралар дип табылган Тринидад һәм Тобагодагы 50 доллар, Яңа Зеландиянең 5 доллар акчалары да биредә урын алган.

Ачык ишекләр көне тарих белән белән чикләнмәде. Яшь кунаклар заманча банк техникасы белән танышты, ялган акчаларны аерырга өйрәнде, инкассаторлар роленә кереп карады. Милли банкның Татарстан буенча бүлекчәсе җитәкчесе Марат Шәрифуллин әйтүенчә, финанс гыйлеме бүген тормышның аерылгысыз өлешенә әйләнә бара. Акча тотарга өйрәнү генә аз, мошенниклар тозагына эләкмәү, булган капиталны арттыру да кирәк бит.
Ләйсән НИЗАМОВА

Фото: cbr.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ