Логотип Магариф уку
Цитата:

Бәйгедә катнашыр өчен бер көн калды!

Редакциябезгә нәни укучыларыбыздан хатлар килә. Барысы «Гаилә һәм мәктәп» журналы игълан иткән «Шәп ял шундый була!» бәйгесендә катнашырга тели. Республикакүләм бәйге  Рәссамнар берлеге һәм Фотографла...

Редакциябезгә нәни укучыларыбыздан хатлар килә. Барысы «Гаилә һәм мәктәп» журналы игълан иткән «Шәп ял шундый була!» бәйгесендә катнашырга тели. 
Республикакүләм бәйге  Рәссамнар берлеге һәм Фотографлар берлеге белән бергә оештырыла.Чираттагы хатлар Сарман районында яшәүче Камил һәм Байбулаттан һәм Алабугада яшәүче Камил Мазеевтан килеп ирештеләр.
Исегезгә төшерәбез, конкурс эшләре 10 сентябрьгә кадәр кабул ителә.
Бәйгедә катнашу шартлары бик гади:
Сайланган темага туры китереп, рәсем яки ялларны чагылдыра торган фото ясарга һәм шуны «Шәп ял» тамгасы белән, агымдагы елның  10 сентябреннән дә соңга калмыйча, 420066 Казан, Декабристлар урамы,  2 нче йорт, 47 а/т адресы буенча редакциягә юлларга кирәк.
Игътибар: 2019 елның икенче яртыеллыгына язылу квитанциясе (безнең журналга һәр айның 25енә кадәр язылырга мөмкин) белән бергә җибәрелгән
эшләргә генә жюри тарафыннан бәя биреләчәк. Җиңүче эшләр журнал битендә урын алачак.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ