БДИ быел нинди сюрпризлар хәзерли? Ә сез аңа әзерме?

Укучыларны гына түгел, аларның ата-аналарын да, укытучыларны да дер селкетеп, өркетеп, «утлы таба»да тотучы «өрәк» бар: ЕГЭ я үзебезчә БДИ диләр аны. БДИга карата төрле кешедә төрле фикер-карашлар булса да, тик балаң XI сыйныфка җитеп, аның киләчәктә берәр югары уку йортында укырга тиешлеген күзаллауга, БДИ дигән сират күпереннән барыбер качып булмаслыгын күзаллыйсың. Соңгы елларда күп кенә авыл мәктәпләрендәге байтак кына укучыларның БДИ бирүдән куркып, IX сыйныфны тәмамлауга мәктәптән китү ягын каравы да күңелдә борчулы уйлар кузгата. Алар арасында күбесе татар баласы бит. Араларында сәләтлеләре юк түгел. Камил Вәлиев, Роальд Сәгъдиев, Мәгъзүм Сәлахов, Фаяз Хуҗин, Марсель Әхмәтҗанов, Индус Таһиров кебек күренекле галимнәребезнең дәвамчылары милләтебезнең XXI гасырдагы балалары арасында да булырмы?

БДИ мәсьәләсе «Мәгариф» журналының да һәрдаим күз уңында: әлеге темага багышланган язмалар әледән-әле дөнья күрә. Әйтик, быелның ноябрь санындагы язмаларында Илгизәр Гайсин белән Айрат Мөхәммәтов географиядән БДИ нәтиҗәләре һәм бу уку елында көтеләсе яңалыклар белән таныштырдылар. Декабрь санында Фидалия Халикованың – химиядән, ә гыйнвар санында Борис Тимеркәевның физикадан быел бердәм дәүләт имтиханнарында буласы үзгәреш-яңалыкларга багышланган язмаларын укып таныша алачаксыз. Ә моның өчен сезнең 2019 елның беренче яртыеллыгы өчен бүгеннән «Мәгариф» журналына язылып куюыгыз шарт.

Ә инде быелгы уку елында БДИга әзерлек кайда ничек бара? Бу хакта кызыксынып, без берничә мәгариф хезмәткәренә мөрәҗәгать иттек:

Таһир СӘМИГУЛЛИН, Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбенең физика укытучысы:

– Безнең мǝктǝптǝ ел саен 7 – 8 укучы физикадан бердǝм дǝүлǝт имтиханын сайлый. Унбер елга барысы 74 укучы физикадан БДИ тапшырды инде. Быел да 16 чыгарылыш укучысы арасыннан 7 укучы БДИ тапшырырга

ǝзерлǝнǝ. Атна саен кичке якта мǝктǝптǝ бер сǝгать консультация уздырам. Беренче чиректǝ VII – X сыйныфларда үтелгән программаны кабатладык. II чиректǝ исә механика һǝм термодинамика бүлеклǝре буенча мǝсьǝлǝләр чишү алымнарын искǝ тѳшерǝбез, мǝсьǝлǝлǝр чишǝбез. Консультациялǝрдǝ укучыларга шулай ук ѳй эшлǝре бирәм һǝм аларны тикшереп, бǝялǝп барам.

Ай саен безнең мǝктǝптǝ математика, рус теле һǝм сайлап алынган фǝннǝрдǝн сынап карау имтиханнары уздырыла. Аның ѳчен узган еллардагы демонстрацион имтихан эшлǝре һǝм «Решу ЕГЭ» эшлǝре файдаланыла. Эш нǝтиҗǝлǝре укучыларга хǝбǝр ителǝ, хаталарга анализ ясала һǝм уку-укыту буенча директор урынбасарына отчет тапшырыла. Уку елы ахырында педсоветта чыгарылыш укучыларының имтиханга ǝзерлеге турында анализ һǝм прогноз ясала.

X – XI сыйныфларда тѳрле елларда физикадан дǝресләр саны тѳрлечǝ булды. Атнасына 5 сǝгать укыткан елларны минем кайбер укучылар 80 – 92 баллга кадǝр җыйдылар. Мǝсǝлǝн:

2011 ел. Руслан Хәйруллин – 86 балл;

2012 ел. Булат Фәтхрахманов – 90 балл;

2013ел. Чулпан Әхмәтгалиева – 92 балл;

2014 ел. Ләлә Галәветдинова – 90балл;

2015ел. Раил Гарипов – 80 балл.

Соңгы өч елда X – XI сыйныфларда физикадан дǝресләр саны атнасына 2 сǝгатькǝ калды. Шуңа да максимум 59 балл гына җыя алдылар. Уртача 50 балл.

Моннан нǝтиҗǝ. Əгǝр дǝ дǝресләр саны X XI сыйныфларда атнага 5 сǝгать һǝм бер сǝгать түгǝрǝк занятиесе булса, авыл мǝктǝплǝрендǝ укыган укучылар да физикадан имтиханнарны бик тә уңышлы тапшыра алыр иде. Моңа иманым камил.

Рания ГАЛИӘКБӘРОВА, Казандагы 171 нче урта мәктәп директоры:

– Ана-аналар күзлегеннән караганда, сыйфатлы белем бирүче мәктәп иң яхшы мәктәпләрдән санала. Казанның 1 нче Азино бистәсендә урнашкан аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче безнең 171 нче урта мәктәпне нәкъ менә шуның өчен дә ата-аналар сайлый. Чөнки белем бирүнең сыйфатын күтәрү – укытучыларыбыз һәм мәктәп администрациясенең һәрдаим күз алдында торган иң мөһим бурычларның берсе. Мәктәбебездә бердәм дәүләт имтиханына әзерлек тә ел дәвамында алып барыла. Эшне системалы алып барыр өчен «Юл картасы» төзедек. Ел дәвамында мәктәп администрациясе тарафыннан «Открытая школа» диагностика үзәге белән берлектә, чыгарылыш сыйныфтагы укучыларыбызга бердәм дәүләт имтиханнарын биреп карау мөмкинчелеге тудырабыз. Бу исә алга таба эшне камилләштерүгә мөмкинчелек бирә. Укытучылар һәр укучыны күз уңыннан төшермичә, БДИга әзерлек алып бара.

Узган уку елындагы нәтиҗәләребезгә килгәндә, рус теленнән уртача 79 балл булды. Мәктәбебездәге 49 чыгарылыш сыйныф укучысының 21е рус теленнән 80 һәм аннан югарырак баллга бердәм дәүләт имтиханын тапшырды. Математика предметын укучыларыбызга ике юнәлештә сайлау мөмкинчелеге бирелә: профиль һәм база өлешләре. Профиль өлешен сайлаган укучыларыбыз 29 кеше иде. Аларның уртача баллары – 59. База өлешен 22 укучы сайлады. Шулардан тугызы – «5»ле, ә унөче «4»ле билгесенә тапшырды.

Гөлүсә ӘХӘТОВА, Казандагы 171 нче урта мәктәп директорының уку-укыту эшләре һәм милли мәгариф мәсьәләләре буенча урынбасары:

– Директорыбыз Рания Нәкыйповнаның фикерен куәтләп, тагын шуны әйтәсем килә: укучыларыбыз сайлап алынулы фәннәрдән дә БДИны уңышлы тапшыра. Җәмгыять белеме фәне – ел саен укучыларыбыз арасында иң күп сайлап алынучы предмет. Әйтик, узган уку елында XI сыйныфтагы 49 укучының 26 сы әлеге фәнне сайлап алды, һәм уртача баллары 59 га тигез булды.

Биология фәненнән исә уртача баллыбыз – 72. Бу – республика күрсәткечләреннән 14,4 баллга югары. Шунысы сөендерә: узган уку елында бер укучыбыз биологиядән БДИны 100 баллга тапшыра алды. Шуның өстенә әлеге укучыбыз бердәм дәүләт имтиханнарын рус теленнән – 96, химиядән 98 баллга тапшырды. Бүгенге көндә бу укучыбыз, табиб һөнәрен сайлап, Казан дәүләт медицина университетында белем ала.

Химия фәненнән уртача балл – 75,7. Бу – аннан алдагы елдагы күрсәткечебездән 8,5 баллга, ә республика уртача күрсәткеченнән 12,2 баллга югарырак.

Укучыларыбыз арасында татар теленнән бердәм республика имтиханын сайлаучылар да шактый булды. Нәтиҗәләргә килсәк, 2016/2017 уку елында Гөлия Хәсбиуллина – 86, ә узган уку елында Илзирә Галимбәкова 98 баллга тапшырып, КФУның татар теле бүлегенә укырга керделәр. Алар киләчәк һөнәрләрен татар теле белгечлеге буларак сайлады. Татар теленә мөнәсәбәт үзгәргән чорда аларның әлеге юлдан китүләре – мәктәбебез коллективы өчен аерата горурлык.

Әлбәттә, уңышларыбыз белән беррәттән, эшләнәсе эшләр дә җитәрлек. Информатика, физика фәннәреннән БДИ күрсәткечләребезне шәһәр, республика күрсәткечләре дәрәҗәсенә җиткерү өстендә эшне алып барырга кирәк. Бу уку елында ул иң мөһим бурычыбыз итеп билгеләнелде.

Гөлшат ЗАКИРОВА, Әтнә районы мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары:

– Дөресен генә әйткәндә, бердәм дәүләт имтиханнарына махсус әзерлек алып бармыйча, югары нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Бу әзерлек безнең кебек татар җирлегендә урнашкан мәктәпләр өчен аеруча мөһим икәнен исбатларга кирәк түгелдер.

БДИга әзерлекнең төрле юлларын эзләп карадык. Берничә ел Дәрестән соң эшләр үзәге каршында БДИга әзерлек мәктәбе эшләде. Бу эшкә районның иң оста укытучыларын җәлеп иттек. XI сыйныф укучыларын,

атнага ике мәртәбә район үзәгенә җыеп, рус теле һәм математика фәннәреннән БДИга өйрәттек. Бу эш нәтиҗәсен бирми калмады, әлбәттә.

Икенче бер елны фән буенча районның иң яхшы укытучысы булган мәктәпләрдә консультацион пунктлар оештырдык. Мәсәлән, атнаның бер көнендә рус теленә бер мәктәпкә баралар, икенче көнне – икенче мәктәпкә математика буенча, өченче көнне физика тапшырырга теләүчеләр бер мәктәпкә, җәмгыять белеме буенча икенче мәктәпкә җыелалар. Эшнең бу төре математика белән рус теле буенча гына түгел, башка фәннәр буенча да өстәмә эш оештырырга мөмкинлек бирде. Ләкин, беренчедән, мондый эшне контрольдә тоту авыр, икенчедән, укучыларга төрле авылларга йөрергә туры килә – мәшәкате бик зур.

Өч ел элек без стратегияне үзгәрттек. Беренче чиратта, укучылар белән эшләргә түгел, ә укытучыларның һөнәри, бигрәк тә фәнне белү буенча конпетенцияләрен, осталыкларын күтәрергә кирәк, дигән нәтиҗәгә килдек. Ел дәвамында укытучылар өчен БДИга әзерлек буенча даими практик семинарлар уздырабыз. Укытучылар БДИ биремнәрен эшлиләр, тикшерү критерийларын карыйлар, бер-берсенең эшен тикшерәләр, анализлыйлар, белмәгәннәрен өйрәнәләр, бер-берсен өйрәтәләр. Нәтиҗәдә, һәр мәктәпнең укытучысы осталыгын арттыра. Мондый эш һәр мәктәпнең үзендә дәрес вакытында һәм дәрестән соң даими эш оештырырга мөмкинлек бирә.

Нәтиҗәләр дә озак көттермәде. Соңгы өч елда Әтнә районының БДИ нәтиҗәләре арта бара. Рус теленнән уртача баллыбыз 2016 елда 74,94 булса, 2017 елда – 77,46, 2018 елда – 78,14 булды. Саф татар районы өчен бик югары саннар бу! Профильле математика буенча да шул ук хәл. Уртача балл 2016 елда – 52,59, 2017 елда – 60,84, 2018 елда – 62,56. Сайлап алу фәннәре буенча да шундый ук динамика бара.

Быел рус теле буенча БДИда үзгәрешләр күп. Укытучыларыбызга өр-яңадан шуларны өйрәнергә кирәк . Ирешелгән нәтиҗәләрне саклап калу өчен бик күп тырышасыбыз бар әле.

Добавить комментарий