Логотип Магариф уку
Цитата:

«Белем җәүһәрләре»нең быелгы хикмәтләре

Сүзебез 2010 елдан бирле уздырылып килүче «Белем җәүһәрләре» файдалы татар интернет-проектлары бәйгесе хакында. Беренче хикмәте – быелгысының инде унынчы тапкыр уздырылуы, ягъни үзенә күрә юбилей. Ике...

Сүзебез 2010 елдан бирле уздырылып килүче «Белем җәүһәрләре» файдалы татар интернет-проектлары бәйгесе хакында. Беренче хикмәте – быелгысының инде унынчы тапкыр уздырылуы, ягъни үзенә күрә юбилей. Икенчедән, ул елдан-ел популярлаша бара. Аның беренчесендә утызлап кына интернет-проект катнашкан булса, быелгысында 120 дән артык гариза кабул ителгән. Хәзер инде бу бәйге дөньякүләм статусын алган. Өченчедән, «Белем.ру» оешмасы директоры, «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган җәмгыятенең башкарма директоры Раил Гатауллин әйтүенчә, «Белем җәүһәрләре» бәйгесенең исемендә үк хикмәт икән. Ник дисәгез, Интернетта бәйге исемен җыя башлауга, Латин Америкасындагы Белем дигән кала исеме килеп чыга.
Тагын бер хикмәте: бәйгесендәге җәүһәр сүзендәге алты хәрефнең бишесе – татар алфавитыныкы. Әлеге татар интернет-проектлары бәйгесендә катнашыйм дисәң, белмәс җиреңнән татарча язарга өйрәнерсең. Моңарчы .tatar доменында, ВКонтакте социаль челтәрендә, мәгариф һәм фән, мәдәният һәм туризм, сәсәт, эшмәкәрлек һәм икътисад, Татарстаннан читтә эшләп килгән иң файдалы һәм популяр татарча проектлар, Истаграмдагы иң популяр татар аккаунты номинацияләре буенча җиңүчеләр ачыклана иде. Быелгысында боларга тагын бер номинация өстәлгән. «Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче» исеменә лаек булучыны да ачыклаячаклар. Бу яңа номинациядә ун кеше финалга узган. «Белем җәүһәрләре» татар интернет-проектлары бәйгесенең башка номинацияләре буенча да финалистлары билгеле инде. Ә аларны бүләкләү тантанасы 15 ноябрь тирәсендә үткәрелер дип көтелә. Иртәгә исә «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган җәмгыятенең попечительләр советы җыелышы була. Төгәлрәк датасы шунда билгеле булачак. Шул ук тантанада «Әдәби марафон» бәйгесенә дә нәтиҗә ясалачак.
Фото: vk.com/belem

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ