Белем генә түгел, җан җылысы, сабырлык, фидакарьлек сораучы хезмәт

Тарих аһәңе сеңгән йортта

«Мәгариф» редакциясе журналистлары 30 октябрь көнне иртәнге сәгать белән редакциягә түгел, ә туп-туры «Татар китабы йорты»на юл тотты. Татарстанның төрле төбәкләрендә яшәүче «Авыл укытучысы – 2020» конкурсында җиңү яулаган конкурсантларыбыз да, ул районнарның мәгариф идарәсе җитәкчеләре дә нәкъ шушы – Островский урамы, 15 нче йорт адресы буенча Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры урнашкан тарихи бинага чакырулы иде. XIX гасыр башында төзелгән әлеге бинаның заманында Табыш йорты булуы мәгълүм, ягъни беренче катта икмәк-бакалея кибетләре кебек сәүдә рәтләре булса, икенче каты фатир төшеп яшәүчеләр (шул исәптән 1928 – 1942 елларда язучысы, тәрҗемәче Шәриф Камал да биредә яши) карамагында булган. Шәриф Камалның вафатыннан соң, 1944 елда ачылган әлеге музей күптән түгел узган реставрациядән соң «Татар китабы йорты» буларак, кабат әдәбият сөючеләрне үзенә кабул итә башлады. «Авыл укытучысы» бәйгесендә җиңү яуларган укытучылар әлеге яңартылган залларны, андагы тарихи экспонатларны, һичшиксез, үз күзләре белән күреп, белеп китәргә, аның аһәңе авыл мәктәпләренә дә кайтырга тиеш дип уйлап ялгышмаганбыз. Алга таба да мондый чараларны шәһәребезнең чор сулышы сеңгән төрле тарихи урыннарында уздыру максатка яраклы булачак дигән нәтиҗәгә килдек. 

– Быел әлеге бәйгене җиденче тапкыр уздырдык. Без аны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә оештырдык. Узган ел җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын һәм педагогларга багышланган фотокүргәзмәне бик зурлап, ТР Дәүләт Советы бинасында уздырган булсак, быелгы вазгыять аның форматына үз төзәтмәләрен кертте. Башка елларда бәйгенең өченче этабында безнең конкурсантлар Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә дәрес биргән булсалар, быел дәресләрне дә укучылардан башка гына уздырдык, чөнки коронавирус аркасында мәктәпләргә юллар ябылды, – дип башлады үзенең сүзен әлеге чарада төп оештыручыларның берсе – «Мәгариф» журналы редакциясе» җитәкчесе – «Татмедиа» АҖ генераль директоры урынбасары Сөмбел Нурислам кызы Таишева, тантананы ачып. – Ничек кенә булмасын, бәйгенең шартлары, таләпләре шул килеш калды. Уку-укытуның нәтиҗәлелеген арттыру, милли мәгарифтәге актуаль мәсьәләләрне алга кую, авыл мөгаллимнәренең һөнәри даирәдә абруен күтәрү кебек максатларны алга куя бу бәйге. Конкурс турында шуны гына әйтәсе килә: I этапта конкурсантлар редакция тәкъдим иткән «ТАССР оешуның 100 еллыгын каршылап: мәгариф өлкәсендә бөек шәхесләр» дигән темага эссе язып җибәрделәр. Безгә 300 дән артык эш килде. Шулар арасыннан жюри иң яхшы дип тапкан 30 эшне сайлап алды. II этапта 10 эшкә өстенлек бирдек, һәм шул дәрес эшкәртмәләренең авторлары III этапта үзләренең осталыкларын күрсәтеп, мәртәбәле жюри алдында ачык дәрес бирделәр.

Бюджетның өчтән бере – мәгарифкә

Конкурсның икенче ел рәттән ТР Дәүләт Советы патронажы астында үтүе дә аңа көч-куәт биреп, терәк-таяныч булып тора. Шул уңайдан тантананың кунагы – Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Римма Ратникова чарада катнашучыларга РТ Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Готович Әхмәтовның сәламләү хатын җиткерде. Әнисе гомер буе укытучы булгач, авыл мөгаллименең ил-көн алдындагы абруен да, җаваплылыгын да кечкенәдән белеп, күреп үскән Марат Әхмәтов кунакларга ихлас теләкләрен юллаган: «Нинди генә һөнәр иясен алсак та, аның шул һөнәргә җәлеп итүче, башта – хәреф, соңрак тулаем дөньяны танып белергә өйрәтүче остазы була. Сез – шундыйлар. Укытучылык – минемчә, иң изге һөнәр ул. Җан җылысын жәлләмичә, һәр балага тормышта юл салырга ярдәм итүче мөгаллим булып эшләү күпме көч, күпме сабырлык, фидакарьлек, күңел юмартлыгы сорый. Укытучылар гомер гомергә хөрмәткә лаек һөнәр ияләре булды. «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе «Авыл укытучысы» бәйгесе аша мөгаллимнәрнең абруен күтәрүгә зур өлеш кертә. Салада хезмәт куючы мөгаллим мәктәп, авыл өчен генә түгел, милләтне саклап калу өчен тырыша. Моның өчен сезгә зур рәхмәт! Үсеп килүче буынның ныклы кулларда икәнлеген Сезнең күзләр аша ук билгеләп була. Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе буларак, сезнең барыгызны да сәламлим. Сезгә саулык-сәламәтлек, гаиләгезгә иминлек, катлаулы да, мактаулы да эшегездә зурдан-зур уңышларга ирешүегезне телим», – диелә әлеге хатта.

Римма Атласовна үз чиратында Дәүләт Советы комитетларында беренче укылышта бюджет юлламасы кабул ителүе хакында әйтеп узды. Бюджетның өчтән бер өлеше – 101 млрд сумы мәгариф өлкәсенә тәгаенләнүенә, ягъни яңа мәктәпләр, балалар бакчалары төзү, гомуми мәгариф системасын эшләтүгә юнәлдерелгән акчалар булына басым ясады. Бер ук вакытта ул мәгариф өлкәсендә авыл укытучысына ярдәм итә торган күп кенә программалар  эшләп килүенә дә тукталды.  

Авыл укытучысы – ул үзе бер аерым катлам дип бәяләде Римма Атласовна. Моны ул һөнәри осталыкны бәяләү ягыннан гына түгел, ә сәяси культура белән дә бәйләде. Ни өчен дигәндә, авылларда сайлау, тавыш бирү, референдум кебек сәяси чараларны уздырганда, оештырганда, авыл интеллегенциясе булган укытучыларга таяналар. Римма Атлас кызы сүз уңаеннан Марат Готович җитәкләгән комиссия эшенә дә тукталды.

– Комиссия җитәкчесе бу эшне җиң сызганып башлап җибәрде. Билгеле, бу юнәлештәге эшләрне тагын да тирәнрәк оештырырга кирәк дигән фикерләр дә әйтелде. Ул, чыннан да, булыр. Марат Әхмәтов төбәкләрдә район башлыклары белән очрашып чыкты. Татар телен саклау һәм үстерү юнәлешендә администрацияләрнең эшләре тикшерелде. Ике телдә сөйләшә алалармы? Халыкны кабул итә алалармы? Кабул ителгән документлар ике телдә алып барыламы? Элмә такталар ике телдә дә язылганмы? Шуларның һәммәсен анализлап, районнар алдына яңа максатлар куелды. Әлбәттә, татар телен саклау һәм үстерү юлында башка зур проблемалар да бар. Татар теле яшәсен өчен шартлар тудырылганмы, без моңа үзебез әзерме, халык моны кабул итәргә әзерме? Юкса, «балаларны шәһәргә җибәрәбез, теле дә, авылы да кирәкми» дигән фикердә яшәүчеләр дә юк түгел бит. Шул ук вакытта республиканың йөзен билгели торган төп сыйфат бар: нинди генә проблема килеп чыкса да, хакимият шуны халык белән уртага салып сөйләшеп, оптималь юллар табып эшли. Киләчәктә дә шулай булыр дип ышанам, – дип, Римма Ратникова янә бер кат җиңүчеләргә үзенең котлауларын җиткерде һәм конкурсның дәвамлы булын, чәчәк атуын теләде.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхмәтова мәктәпләргә укытучы кадрлар әзерләү проблемаларына тукталды. Укытучы – бүгенге көндә иң әйдәп баручы һөнәрләрнең берсе, әмма шул ук вакытта республика күләмендә укытучыларга кытлык кичерүнең сәбәпләре нәрсәдә соң? Министрлык вәкиле үз чыгышында һәркемне борчыган әлеге сорауга җавап бирергә тырышты.

Авырткан җирдән тел китми

«Татмедиа» АҖ җитәкчесе Шамил Мөхәммәт улы Садыйков без бөтенебез бер уртак эш, уртак миссия белән шөгыльләнәбез дип, укытучыларны  коллегалар дип атады. Моның өчен дәлил эзләп ерак йөрисе юк: «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә 200 ләп матбугат чарасы булса, шуның күпчелеге – татар телендә эшләүче радио, телевидение, басма һәм электрон мәгълүмат чаралары.

– Әгәр дә авыл укытучылары балаларда телебезгә мәхәббәт тәрбияли алмасалар, татар матбугат чаралары беркемгә дә кирәк булмаячак. Икенче мөһим мәсьәлә: безгә бит әле татар телен яхшы белгән, аның аһәңен сизеп, эчтәлеген тоеп эшләгән татар журналистлары да кирәк. Ул журналистларның дөньяви карашлары милләтебезнең бишеге – авыл, авыл укытучылары биргән тәрбия нигездә билгеләнә. Телгә мәхәббәт татар теле укытучысының дәресләреннән, татарча әдәби әсәрләр укудан башлана, – диде ул. 

Шунысы кызык: «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына соңгы өч ел эчендә эшкә килгән уннан артык яшь журналистның бишесе Актанышның сәләтле балалар мәктәбеннән булган. Әлеге мисал нәкъ менә укытучыларының телгә мәхәббәт уята алуына кайтып каладыр да. Шамил Мөхәммәт улы тел мәсьәләсендә көймәнең комга килеп терәлүен яшереп тормады. «Телне каләм саклый» дибез икән, борчылыр урын бар шул.  

– Бүгенге көндә иң кыены – татарча белгән кеше табу. Татарча яза алганны табу тагын да авыррак. Татарча текстларны төзәтә алган, эчтәлегендә балык кебек йөзеп эшләүче редакторларны табу тагын да кыенлаша, – дип, тагын бер кат татар матбугатының иң авырткан җиренә тиде Шамил Мөхәммәт улы. – Шуңа күрә дә «Авыл укытучысы» бәйгесенә безнең кызыксыну бик көчле. Алга таба да бу конкурсны үткәрүдә көч куярга тырышырбыз. – Ул шулай ук «Мәгариф» журналы базасында электрон форматта чыгып килә торган «Мәгариф. Татар теле» журналын татар телен саклау, үстерү, татар теле укытучыларының аралашу, яңа укыту методикалары белән үзара уртаклашу мәйданы буларак бик уңышлы проект дип билгеләп үтте һәм әлеге басма уңаеннан үзенең планнары белән уртаклашты.

Үзләре бер дәүләт булып, бары тик кызлар гына укый торган Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназия директоры Зөммәрәт Нәгыймованың күзәтүләре, эш тәҗрибәсе, гомумән, кызыклы. Юкка гына кыз бала тәрбияләү – ул җәмгыятьне тәрбияләү димиләр бит инде. 

Мәгариф ветераны, Татарстанның халык укытучысы Камәрия Хәмидуллина да «Авыл укытучысы» конкурсы эчендә кайнаган кешеләрнең берсе, чөнки моңа кадәр без, әйтеп үткәнебезчә, бу бәйгенең III этабын Камәрия Зиннуровна озак еллар җитәкләгән 2 нче гимназия базасында уздыра идек. Безне кабул итүче хуҗабикә дә, безнең эксперт та иде Камәрия Зиннуровна. Быелгы бәйгедә дә ул, гадәттәгечә, жюри әгъзасы буларак катнашты.

Чыгыш ясаучылар арасында Әгерҗе мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Гарәфетдин кызы Сафиуллина да бар. Бу, әлбәттә, чакырылган кунакларның географиясен киңәйтү өчен генә түгел. Әгерҗе районы укытучылары озак еллар дәвамында «Мәгариф» журналы белән иң тыгыз элемтәдә эшләүчеләрдән дип һич икеләнмичә әйтәбез. Аларның һәрберсе кулында диярлек журнал бар. Алар – бу басманың һәр санын көтеп алучы даими укучыларыбыз да, даими авторларыбыз да.

Конкурсның йомгаклау тантанасына чакырылучылар чыгыш ясаганда, республиканың мәгариф системасын тагын да камилләштерү өчен үз фикерләрен коллегаларына һәм җитәкчеләргә җиткерергә тырышалар. Бу юлы да нәкъ шулай – әлеге өч абруйлы педагогның фикерләре боек-сүнгән күңелләрне дә уятырлык булды. Афәрин! Милләт язмышы турында сүздә кайгырту гына түгел, аны яшәтү өчен хезмәтләре белән өлеш кертүчеләр дә күп әле бездә.

Итәк кисеп җиң ялгау

ТР «Мәгариф» ассоциациясе президенты Марат Вазыйх улы Лотфуллин югары уку йортларында укытучы кадрлар әзерләү мәсьәләсен дә, милли мәктәп проблемаларын да, БДИ ны сылтау итеп, русча укытуга күчүнең аянычлы якларын да тагын бер кат колакларга киртләде. Кадрларны  яхшы, сәләтле балалардан әзерләргә кирәк, ә моның өчен хәзер эшләп килгән педагогларның хезмәт хакы югары булырга тиеш дигән фикердә ул. Кадрлар дигәндә, башлангыч мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына ике телле белгечләр әзерләнмәвенә дә борчыла ул.

– Бу – башка сыя торган әйбер түгел. Әле татар телендә укырга теләгәннәргә өстәмә түләү булдырырга кирәк дигән тәкъдим булды. Ә мин киресенчә тәкъдим итәм: рус телендә генә әзерләнергә теләгәннәр түләп укысын, ә калганнар бюджет хисабына ике телдә укысыннар. Аны Татарстанда оештырып була. Ул бит Татарстан министрлыгына карый торган уку йортлары – колледжлар, педучилищелар… Инде дүрт ел Татарстанда математиклар, физиклар, химиклар, биологлар татар телендә укыту өчен әзерләнми! Зур гауга чыккач, татфакта (!) математиклар әзерли торган бер төркем ачып куйдылар. Ә нишләп мехмат әзерләми татарча төркемнәр? Алар бит педуниверситетта бар иде…

Укытучыларны әзерләү нисбәтеннән «татар телендә курслар үткәрмәгән һәм үткәрергә дә теләмәгән» Укытучыларның белемен күтәрү институтына да «эләкте».    

– Бу эш бөтенләй оештырылмаган. Хәтта тәрбиячеләр белән эшли торган белгечләргә дә бөтен курсларны русча укыту мәҗбүри итеп куелган. Ничек инде андый тәрбиячеләрдән татарча эшләгез дип таләп итмәк кирәк? Белемнәрен күтәрергә килүчеләр бөтен лекцияләрне русча укыйлар, русча язалар – алар ничек итеп татарча эшләсен соң? Бүген татар теле, дөрестән дә, куркыныч астында. Бүгенге шомлы хәл тел камил булмаганнан түгел, татар теле тормышта кулланылмаганнан! Ул киселгән, – дип чаң суга математика профессоры.

Бәйге бүләк белән бәрәкәтле

Мөнбәрдән нинди генә фикерләр яңгырамасын, очрашу югары нотада «Авыл укытучысы – 2020» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Вәгъдә – иман. Алдан игълан ителгәнчә, бәйгенең барлык шартлары да үтәлде. Абсолют җиңүчебез – Апас районы Биеш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйбасева Эльмира Мансур кызына – 50 мең сум; II урынга чыккан Биектау районы Олы Кавал төп мәктәбенең математика укытучысы Хәсәнова Гүзәл Ирек кызына – 30 мең сум; III урынга чыгучы Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбенең химия укытучысы Нургалиева Алия Илсур кызына 20 мең сумлык сертификатлар һәм Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазьләре тапшырылды. Аерым номинацияләрдә җиңүчеләр дә – Актаныш районы Пучы урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрифуллина Ангелина Вячеслав кызы («Балаларга мәхәббәт»); Спас районы Антоновка урта мәктәбенең физкультура укытучысы Шәмсетдинов Фаил Имаметдин улы («Тема тирәнлеге өчен»); Әгерҗе районы Девәтернә төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрипова Гөлия Мәгъсүм кызы («Белемнең көнкүрештә чагылышы»); Азнакай районы Актүбә бистәсендәге 1 нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Заһитова Ләйлә Әзһәр кызы, («Предметка мәхәббәт»); Актаныш районы Сәфәр урта мәктәбенең информатика укытучысы Гыйльмуллина Чулпан Зөлфәт кызы («Нәтиҗәле иҗади эшчәнлек өчен»); Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясенең инглиз теле укытучысы Фәттахова Алсу Мөхлисулла кызы («Традицияләргә тугрылык»); Мөслим районы Күбәк урта мәктәбенең математика укытучысы Фәхртдинова Дилбәр Нәкыйф кызы («Җиңүгә омтылыш») алдан вәгъдә ителгән 10 мең сумлык сертификатларга һәм Мактау кәгазьләренә ия булдылар. Зал хуш исле чәчәкләр исенә күмелде. 

Редакция белән тыгыз элемтәдә эшләүче район мәгариф идарәләре җитәкчеләренә дә хөрмәт күрсәтелде. Мәгариф һәм фән министрлыгының «Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдәге нәтиҗәле хезмәте, «Мәгариф» журналында озак еллар хезмәт итүе, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләрендә иҗадилыкны, алдынгы инновацияләргә омтылыш тәрбияләүгә, уку-укытуда нәтиҗәлелекне арттыруга, Авыл мөгаллимнәренең һөнәри даирәдә абруен күтәрүгә зур өлеш керткәне өчен» Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр арасында шушы көннәрдә генә үзенең 65 яшьлек юбилеен билгеләп узган коллегабыз, 18 ел гомерен «Мәгариф» журналына багышлаган тәҗрибәле журналист Таһир Әюп улы Сабирҗанов та бар иде. Котлыйбыз һәм алга таба да бетмәс-төкәнмәс илһам, иҗади эзләнүләр теләп калабыз!

Быел, гомумән, бүләкләр елы булды. «Татнефть»нең Хәйрия Фонды ярдәме белән ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан республиканың мәктәп китапханәләренә 7 томлык Татар тарихының Болгар дәүләтенә караган китабын тараттык. Тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк дигән шигарь безнең өчен маяк булды. Әлеге китапларның бер өлеше тарих укытучыларына адресланды. Фондның «Рухият» программасы бу зур эштә безгә таяныч булды. Тантанада катнашучы педагоглар исеменнән аларга да рәхмәтебезне җиткердек.

* * *

«Татар китабы йорты»ндагы матур чара Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирына экскурсия белән тәмамланды».

Расиха ФАИЗОВА

Добавить комментарий