Логотип Магариф уку
Цитата:

«Бер көнлек мәктәп»кә язылу дәвам итә

«Бер көнлек мәктәп»кә тыңлаучылар кабул итү игъланы бирелгәннән соң Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә проектта катнашу өчен 30 кеше язылган, дип хәбәр итә матбугат хезмәте. «Бер көн...

«Бер көнлек мәктәп»кә тыңлаучылар кабул итү игъланы бирелгәннән соң Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә проектта катнашу өчен 30 кеше язылган, дип хәбәр итә матбугат хезмәте. 
«Бер көнлек мәктәп» проекты намаз уку һәм ислам дине нигезләрен 5 дәрестә: атнасына бер көндә тиз һәм нәтиҗәле итеп үзләштерергә мөмкинлек бирә. Ул 4 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә вакыты булмаганнарга гыйбадәт нигезләрен үти башларга мөмкинлек бирү өчен махсус төзелгән. Интенсив курслар программасы югары темпта һәм алдан билгеләнгән кыска вакыт аралыгында дәресләр бирүне күздә тота. Моннан тыш, үзләштерелгән белемнәр практика белән ныгытылачак, чөнки дәресләр мәчеттә уза.
Дәресләр шимбә көнне иртәнге тугыздан (09.00) көндезге икегә кадәр (14.00) Казанның Галиев мәчетендә узачак.
Барлык дәресләр дә бушлай, укыту татар һәм рус телләрендә алып барыла. Дәресләрне үткәрү планына шулай ук уку өчен кирәк булган материаллар тарату да кертелгән. “Бер көнлек мәктәп”тә катнашучыларны бүләкләр көтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ