Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанның 127 нче мәктәбенә беренче сыйныфка 128 бала укырга керде

Казанның Идел буенда урнашкан 127 нче номерлы мәктәптә дә бүген 128 укучы өчен тәүге мәртәбә кыңгырау тавышы яңгырады. Укучыларны Белем бәйрәм белән Казан шәһәр Думасы депутаты, Республика клиник хаст...

Казанның Идел буенда урнашкан 127 нче номерлы мәктәптә дә бүген 128 укучы өчен тәүге мәртәбә кыңгырау тавышы яңгырады. IMG-20180901-WA0017


Укучыларны Белем бәйрәм белән Казан шәһәр Думасы депутаты, Республика клиник хастаханәсе депутаты Рафаэль Шәвәлиев, Казан шәһәр Думасы депутаты, «Трудовые резервы» спорт-сәламәтләндерү комплексы директоры Руслам Минабетдинов һәм мәктәп директоры Фәридә Ферафонтова котлады.


WhatsApp Image 2018-09-01 at 14.21.27


«Бүгенге көндә тугыз йөзгә якын укучыны үзенә сыендырган мәктәбебез уку елына тулысынча әзер. Балаларга илле ике укытучы белем бирәчәк», – дип белдерде мәктәп директорының укыту һәм тәрбия эшләре, милли мәгариф мәсьәләләре буенча урынбасары Рәүфә Хәйдәрова безнең белән әңгәмәдә. IMG-20180901-WA0016Узган уку елында әлеге мәктәптә 9 нчы сыйныфны 71 укучы тәмамлаган. Шуларның утызы гына укуын мәктәп стеналарында дәвам итәчәк, калганнары урта һөнәри белем алырга карар кылган. Унберенче сыйныфны тәмамлаган егерме дүрт укучының бише алтын медальгә лаек булган. Чыгарылыш тулысынча югары уку йортларына кергән. 
IMG-20180901-WA0019

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ