Логотип Магариф уку
Цитата:

«Безнең өйдә йолдыз Раяз юк»

«Нинди генә җаваплы концерттан кайтып керсә дә, артистны түгел, сөекле ирне һәм кадерле әтиебезне каршылыйбыз», – ди «Кыр казлары», «Шомыртлар», «Эзләмә син» һәм башка бихисап җырлары белән тамашачы к...

«Нинди генә җаваплы концерттан кайтып керсә дә, артистны түгел, сөекле ирне һәм кадерле әтиебезне каршылыйбыз», – ди «Кыр казлары», «Шомыртлар», «Эзләмә син» һәм башка бихисап җырлары белән тамашачы күңелен яулаган җырчы, Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасиховның хатыны Люция. Бүген без Фасиховлар гаиләсендә кунакта.
Өч яшьлек тальянчы
Раяз Фасиховның сәхнәдәге образы татарның зыялы ирләре нәкъ менә шундый булырга тиеш дигән карашка туры килә. Өлкәннәр аны моңы һәм тыйнаклыгы, яшьләр харизмасы һәм затлылыгы өчен үз итә. Тәрбия нигезе гаиләдә дип әйтү ничек кенә тапталган булып яңгырамасын, Раяз өчен ул, һичшиксез, шулай. Аның белән балачак хатирәләрен барлап утырганнан соң, Балтач районы Нөнәгәр авылында туып-үскән Раяз – җырчы, бары тик җырчы булыр өчен туган кеше дип нәтиҗә ясыйсың.
«Балачакны бик рәхәт һәм күңелле итеп искә алам, – ди ул. – Биш балалы гаиләдә үстем. Балалар, әти-әни һәм әби – сигезәү бик тату һәм матур яшәдек. Өйдә һәрвакыт музыка, җыр яңгырап торды. Әби бик матур җырлый иде минем. Озын, авыр көйләргә хирыслыгым аннандыр дип уйлыйм. Инде хәзер мәрхүм әби минем хыялларымны син тормышка ашырасың дип әйтә торган иде».
Раязның музыкага һәвәслеген әтисе Наил абый малайга 3-4 яшьләр чамасы булганда тоеп ала. Болай килеп чыга ул. Ата кешенең, нинди эшкә тотынса да, радио тыңлый-тыңлый, кушылып җырлый-җырлый эшли торган гадәте бар. Йорт чормасына менгәч тә, ул транзисторын кабызып куя. Үзе нәрсәдер эшли, ә улы –өч яшьлек Раяз әтисе тирәсендә катнаша. Дөньяны танып белә торган, кызыксынучан вакыты бит. Шунда уйнап йөргән җиреннән малай егылып төшә. Шөкер, имгәнми. Баланы елатып утырып булмый, ни беләндер юатырга кирәк ич. Наил абый улының кулына шул тирәдә генә торган иске тальянны тоттыра да кабат үз эшенә керешә. Тик берзаман орчык кадәр малайның радиодан ишетелгән көйне уйнарга маташып утыруын күрү аны, чүкечен читкә куеп, улы янына килергә мәҗбүр итә. Бар эшен онытып, сабыйның нәни бармакларын тәүге тапкыр тальян телләренә куеп, гармун дигән яңа дус белән таныштыра башлый әтисе...
Ата һәм улның шул чакта музыка аша аңлашуы бүген инде «Серләрем бар», «Горур булыйк», «Кыр казлары», «Эзләмә син» җырлары рәвешендә яралып, халык күңеленә уелды. Әлеге җырларның көй авторы – Наил абый. Музыкаль белеме булмаса да, җырлый, баянда уйный, көйләр иҗат итә ул. Раязның әнисе Илсөяр апа белән дә яшьлегендә шул аерылмас дусты кавыштыра бит аны. Бик матур итеп җырлаучы кара толымлы кызга тиң яр гармунчы егет булмый, кем булсын!
– Әни колхозда баш хисапчы иде. Эше бик җаваплы булды. Төшке ашка өйгә кайтуга ук, эшеннән: «Фәлән елгы фәлән санны хәтерләмисеңме?» – дип, телефоннан шалтырата башлыйлар. Ә ул бер мизгелгә генә фикерен туплый да алты урынлы саннарны яттан әйтеп бирә, – дип, әнисенең зиһененә әле дә исе китеп, хәтер йомгагын сүтә Раяз.
Башта – баш инженер, соңрак авыл клубы мөдире булган әтисе һәм хисапчы әнисе көнозын эштә вакытта малай өйдә Ләлә әбисе белән кала. Икәү аулакта, халык көйләрен җырлый-җырлый, төшке аш әзерлиләр. Мондый рәхәттә яшәп, кемнең балалар бакчасына йөрисе килсен инде! Раязны: «Садиктан чыккач, аркаңа сумка асалар, шуның белән мәктәпкә барасың», – дип юмалый-юмалый, белем йортына барыр алдыннан гына бакчага йөрергә күндерәләр.
Фасиховларның биш баласы да бер йодрык булып гаиләдәге җылылыкны, моңны, ярдәмчеллекне, хезмәт сөючәнлекне сеңдереп үсә. Артык шукланып китүчеләр өчен өлкәннәрнең ата-бабалардан калган хәйләсе: ишек өстендә тал чыбыгы эленеп тора. Аны кулга алуның кирәге чыкмый: чыбыкка төртеп кенә күрсәтү дә җитә. Авылда яшәп, башкалардан берни белән дә аерылмаган гадәти тормыш алып барсалар да, күңелләре тулы моң булган ата-анадан биш балага да музыкаль өлеш чыккан. «Олы абыем Нияз гармунда уйный, Гөлнара апам белән IT-технологияләр белгече Ильяс абыем аңа кушылып җырлап утыра. Энекәшем Рәсим-гә сәләт әтидән күчкәндер – көйләр дә яза, аранжировщик, продюсер, җырчы ул. Профессиональ иҗатта икәү эшлибез», – дип, бертуганнары белән горурланып таныштыра Раяз.
«Баянны кулына алгач, әти елап җибәрде»
Бүген инде халык җырларын да, эстраданыкын да югары дәрәҗәдә башкаручы Раяз Фасихов, профес-сиональ иҗатка юл ярганда, үзенә ышаныч күрсәткән остазларын онытмый. Мәктәптә укыган чагында ук, мөгаллимнәренең тырышлыгы, әти-әнисенең фатихасы белән фестивальләрдә катнашу өчен Болгариягә кадәр барып җитә ул. Мәктәбе аның өчен хәтта махсус костюм тектерә. «Телевизордан концерт караганда да, өстәл кырыена басып, синтезаторда уйнаган кебек кыланып, җырлап, хыялланып үстем. Әти-әнием, укытучыларым миңа артист буласың дигәнне кечкенәдән сеңдерделәр», – ди Раяз. Чираттагы бәйге турында хәбәр килсә, машина юк дип тормый Наил абый: кечкенә җырчының костюмнарын беләгенә салып куя да, һич авырыксынмыйча, улы белән попуткага чыгып китә.
9 нчы сыйныфны тәмамлагач, гаилә советында Раязның Арча педагогия көллиятенең музыка бүлегенә укырга барачагы турында карар кабул ителә. Ә андагы шартлар буенча баянда өч төрле көй уйнап күрсәтергә кирәк. Раяз тальянда уйный белсә дә, баян бирешергә теләми. Егет тә үҗәт бит. Малларга ризык әзерли торган иске мунчада бәрәңге белән арпа пешкән арада әтисенең яшь чагында бик кыйбат бәягә сатып алган «Вологодское» баянын тарткалап утыра башлый. Баянның каешлары да юк, күрекләре дә искергән. Үсмер ничек итсә итә, шул гарип уен коралында уйнарга өйрәнә. Күрәсең, аның күңеленә бу уен коралы шул вакыттан ук бик якын булып калгандыр. Күптән түгел өйдә кирәге беткән иске баянны чыгарып ташларга уйлаганнарын белеп ала да, беркемгә әйтми-нитми, Казанга алып китә. Оста кулыннан үткәч, балачак дусты кабат «сайрый» башлый. Раяз зур дулкынлану белән баянны иясенә – әтисенә кайтарып тапшыра. Шул чагында әллә яшьлек сердәше белән кабат очрашудан, әллә улының игелегеннән ата кеше елап җибәрә: «Гомеремнең алтын чоры шул баян белән үтте! Күпме мәҗлесләрдә шушы баянда уйнадым. Безнең халык гармунчы белән җырчыны бик хөрмәт итә бит. Өебезне дә, шул дуслар катнашында өмә ясап, бергә-бергә салдык. Рәхмәт, улым, яшьлек елларына алып кайттың!»
Ә Раязның үзен профессиональ рәвештә баянда уйнарга Арча педагогия көллиятендә остазы Флорид Гасыймов өйрәтә. Егет, монда укыганда, Марсель Фәйзрахманов җитәкчелегендәге «Арча егетләре» ансамбленә йөри. Остазы сәләтле егетне бертуган энесе Айдар белән таныштыра. Якташларның танышлыгы бәрәкәтле булып чыга. Педагогия көллиятеннән соң Татар дәүләт гуманитар-педагогика институтына укыр-га кергән Раяз Фасиховның таланты Айдар Фәйзрах-манов җитәкчелегендәге ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамблендә эшләгән елларда бөтен куәтенә ачыла. Соңрак исә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый. Анда да остазыннан бәхете була егетнең: татарның горурлыгы Венера Ганиева сыйныфында уку насыйп була аңа.
«Кияүгә чыксам, бер сәгать тә эшләмәс идем»
Студент егеткә тәҗрибә дә, танылу да, акчасы да кирәк. Раяз, көндезләрен ансамбльнең репетицияләр залында уздырса, кичләрен «Туган авылым» ресторанында чыгыш ясый. Шунда үзе югында башкалар «директриса» дип пышылдашып кына сөйләшкән горур кыяфәтле кызга күзе төшә егетнең. «Бик тәкәббер генә карап йөрсә дә, аның күзләрендә чиксез сагыш, моң күрдем», – ди бүген үзе шул моңга төренеп яшәве белән бәхетле ир. Кыз җырчы егет куенына керергә атлыгып тормый. Раяз – иҗатта беренче адымнарын гына атлаучы студент егет, ә Люция – инде карьера ясарга өлгергән кырыс җитәкче. Баштагы мәлдә исәнләшүдән узмасалар да, кыз белән егет әкрен-
әкрен якынаялар. Гашыйклар 2007 елда кавышып та куя. Хәзер инде Раяз – гаиләне туендыручы, ә Люция, хыялындагыча, үзен гаиләгә һәм балалар тәрбиясенә багышлаган.
– Раяз күзләремдә нинди сагыш күргәндер, белмим. Ләкин үземнең, аны беренче күрүдә ошатмыйча: «Бигрәк шаян-шук, бөтен нәрсәгә җиңел карый, моның бер проблемасы да юк, ахры», – дип, уйлап куюым хәтердә, – дип сүзгә кушыла Люция. – Аннары нәкъ менә шул сыйфатлары белән ошый башлады ул миңа. Өстәвенә – Раяз бик романтик. Мәхәббәт аңлатып йөргән чакларда гына түгел, хәзер дә машинаның тәрәзәләренә чәчәкләр куеп китә ул, төрле күңелле сюрпризлар ясый.
Хатын-кызның күңелен яулап кына калмыйча, мәхәббәт учагын сүндерми яшәтү өчен ир-атның нәкъ менә шундый булуы кирәк тә. Беренче тәэсир алдавыч дигәннәре дә хак икән. Танышкан мәлләрдә артык җитди һәм горур күренгән кызның эчтән генә: «Кияүгә чыксам, бер сәгать тә эшләмәс идем», – дип хыяллануын Раяз белми, әлбәттә. Әмма белмәгән килеш тә ул сөек-ле хатынына хыялын тормышка ашырырга бөтен мөмкинлекләрне тудыра.
Люция гаиләдә бердәнбер булып, яратуда коенып үсә. «Бик иркә, кадерле бала идем», – ди үзе. Әти-әнисе эштә чагында дәү әти-дәү әни кочагыннан чыкмый. Тик язмыш һич уйламаганда сыный кыз баланы: ул 15 яшендә әнисез кала. «Кияүгә чыккач, үземнең бөтен вакытымны, мәхәббәтемне балаларга бирер идем. Әти-әнием үземә никадәр мәхәббәт биргән булса, балаларымны да шундый гаиләдә яшәтәсем килә», – дип хыяллана кыз шул вакытлардан ук. Ир белән хатынның уйлары килешкән хәзер. Тормышның төп мәгънәсен балаларны бәхетле итүдә күрә Фасиховлар. Ике мәхәббәт җимешен – Венера белән Рамазанны яратып тәрбиялиләр. Тәрбия дигәннән, балалар тулысынча әниләре җилкәсендә, әтиләре саллы фикер кирәк булганда гына катнаша. Чын татар гаиләләрендәгечә, аның вазифасы – тормыш йөген тарту, гаиләсенең бәхетле тормышы өчен шартлар тудыру.
– Балаларга мәктәпне Раяз сайлады, – ди Люция ханым, иренең бу адымы дөрес булып чыгуына басым ясап. – Әтиебез өчен балаларының татар телен өйрәнеп, татар булып үсүләре мөһим иде. Шуның өчен аларны Казанның 149 нчы лицеена бирергә булдык. Моның өчен һич үкенмибез.
Венера да, Рамазан да музыка мәктәбенә йөри. Кыз – әтисе иҗатының иң тугры фанаты. Аерым аккаунт ачып, әтисенең җырларын һәм шуларга клиплар төшереп, инстаграмга куеп бара. Яңа җырны тыңлап, бәяләп, үз фикерен әйтүче, мактап, әтисенең күңелен күтәрүче дә ул.
Шөгыль сайлаганда, балаларга тулы ирек бирә әти-әнисе. Хәтта бу шөгыль аңа туры килмәгәнен,
бер айдан ташлаячагын сизеп торсалар да, балага үзен сынап карау өчен мөмкинлек калдыралар. Рамазан өч ел теннис белән, соңрак футбол белән шөгыльләнә. Инде хәзер, әтисенең үзеңдә ирләр холкы тәрбияләр-гә кирәк дигән киңәшен тотып, дзюдо серләрен үзләштерә башлаган.
– Бүгенге көндә ата-ана белән бала арасында диа-лог, сөйләшү-аңлашу булу бик мөһим, шулай гына аңа йогынты ясап була. Без, өлкәннәр, барысын да беләбез, без генә хаклы дип тәрбияләү ата-ана күзаллаган нәтиҗәгә китерми, – диләр Раяз белән Люция бертавыштан. – Сабыйлар да төрле яшь кризислары кичерә. Бала үз борчулары белән ялгыз калмасын, дибез. Әгәр ул иң беренче уй-борчуларын, кичерешләрен, эчендәгесен сиңа сөйләми икән, димәк, бүтән кешегә бушатачак. Алла сакласын, тыңлаучысы, аңлаучысы табылмаганда, холык-фигыле сынучы балалар байтак бит. Хәтта урынлы санап, аңа шелтә йә җәза бирергә уйласаң да, нәрсә өчен икәнен аңлатырга кирәк. Бала нинди гамәле белән ата-ананың ачуын чыгарганын аңларга тиеш. Гел башына «сугып» торасың икән, киләчәктә аның дустыңа әйләнүе шикле. Андыйлар комплекслы булып үсә. Матди як белән генә дә баланың мәхәббәтен яулап булмый. Иң дөресе – балаңа дус булу.

Ләйсән Низамова


Фото Фасиховларның гаилә архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ