Логотип Магариф уку
Цитата:

Биш кластерлы мәктәп

«Мәгариф» хезмәткәрләре Кукмара шәһәре Булатов исемендәге лицейда булып кайтты. 800 дән артык укучы белем алган лицей Кукмараның нәкъ уртасында ерактан күренеп тора.Ә тарихы исә ерак 1869 елга барып т...

«Мәгариф» хезмәткәрләре Кукмара шәһәре Булатов исемендәге лицейда булып кайтты. 800 дән артык укучы белем алган лицей Кукмараның нәкъ уртасында ерактан күренеп тора.
Ә тарихы исә ерак 1869 елга барып тоташа. Белем учагы быел үзенең 150 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә. Лицейның тарихы бай булу өстенә казанышлары, нәтиҗәле эшләре бик зур.
Лицей директоры Любовь Степановна Камалова барысы турында бөртекләп сөйләп, аңлатып, күрсәтеп йөрде.
Монда биш кластер гына эшли (күп җирдә аның берсе дә юк): педагогика, медицина, тегүчелек, инженерлык, компьютер дизайны.
Укучылар кайсы гына тармакны сайламасыннар, берсе дә эшсез калмаячак.
Кукмараның Булатов исемендәге лицей турындагы тулы язма «Мәгариф» журналының киләсе санында дөнья күрәчәк.
Раушания ХӨСНЕТДИНОВА


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ