Логотип Магариф уку
Цитата:

Чагадай тарихын беләсегез килсә...

Соңгы елларда республикабыздагы аерым авылларның тарихына багышланган фәнни-популяр китаплар әледән-әле дөнья күрә. Бу өлкәдә фәнни нигездә иң нәтиҗәле эшләүчеләрнең берсе – әлбәттә, тарих фәннәре док...

Соңгы елларда республикабыздагы аерым авылларның тарихына багышланган фәнни-популяр китаплар әледән-әле дөнья күрә. Бу өлкәдә фәнни нигездә иң нәтиҗәле эшләүчеләрнең берсе – әлбәттә, тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Габделхак улы Ислаев. Бу җәһәттән, аның Азнакай районындагы Күктәкә, туган ягы – Пермь краендагы Чәйкә авыллары тарихын колачлаган саллы китаплары – күп кенә тарихчылар өчен өлге басмалар. Фәйзелхак ага бигрәк тә Чирмешән төбәге авыллары тарихын өйрәнеп, халыкка җиткерүне хуп күрә. Моннан өч еллап элек ул әлеге райондагы Урманасты Үтәмеш авылы тарихына багышланган китабы белән безне сөендергән иде. Һәм менә тарихчы-галимебезнең Чирмешән ягы халкы өчен икенче күчтәнәче: аның 416 битле, «Югары Чагадай тарихы» дип исемләнгән күләмле китабы, «Яз» нәшрияты тарафыннан нәшер ителеп, тарих белән кызыксынучылар кулына барып иреште.

Төрле чорларда халкыбызга тугры хезмәт күрсәткән күренекле зыялылар, дин әһелләре, сәнгатькярләр, галимнәр, язучы-җурналистлар, мәдәният хезмәткәрләре, җитәкчеләр биргән Чирмешән якларының бай тарихында Югары Чагадайның да үзенә генә хас өлеше бар. Әлбәттә, һәр чорның үз герое булган. Чирмешән төбәгендә беренче указлы муллалардан булган Рәфыйкъ Әбүшахманов – XVIII гасыр ахырында, ә ХIХ гасыр ахырында – ХХ гасыр башында Югары Чагадайда туып-үскән, Чәшеле мәдрәсәсендә Ризаэтдин Фәхретдин белән бергә укыган һәм бергә яшәгән, Иске Ярмәк авылында имам булып күп еллар хезмәт иткән Хөснулла хәзрәт Баһаветдинов – бөтен укымышлы татар дөньясында билгеле шәхесләр. Совет заманында танылган җырчы, татар дөньясына татар җыры аша Югары Чагадай данын тараткан, кабатланмас моң иясе, Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров, Татарстанның халык рәссамы Канәфи Нәфыйков, икътисад фәннәре докторы Фәрит Габделганиев, аның әнисе – Татарстанның атказанган укытучысы Мәдинә Габделганиева, «Татнефть» җәмгыяте генераль директорының беренче урынбасары, техник фәннәр докторы Наил Ибраһимов тамырлары Югары Чагадайдан... Һәм әле, боларга өстәп, башка тарихта үз урыннарын алган һәм алырга тиеш бик күп шәхесләрне атап булыр иде.
Китап кереш сүздән, дүрт бүлектән, файдаланган әдәбият исемлегеннән һәм кушымталардан тора. Кушымтада төрле архивлардан табылган 1744 – 1858 елларга караган халык санын алу материаллары, 1900 елда авылда үткәрелгән хуҗалыкларны өйрәнү чыганаклары, 1922 елгы ачлык чорында төзелгән исемлек бигрәк игътибарга лаеклы, чөнки бу материаллар нигезендә гаилә тарихы белән кызыксынган кеше үз шәҗәрәсен ясый, XVIII гасыр урталарында яшәгән әби-бабалары белән онытыла барган туган-тумачалык җебен торгыза ала.
Автор Югары Чагадай авылының нигез ташын салудан бүгенге көнгә кадәр зур тарихын архивларда сакланган документлар, ышанычлы истәлекләр, элекке язмалар нигезендә мөмкин булганча төгәл итеп чагылдырган.
Китап битләрендә төп тексттан башка төрле сылтамалар да бирелеп барыла. Аларда авыл тарихы белән тирәнрәк кызыксынучылар өчен хәзер кулланылыштан төшеп калган борынгы сүзләргә, исем-фамилияләргә бирелгән аңлатмалар төп текстка өстәмә ачыклык кертә.
Бу китап үзенчәлекле тарихы, талантлы шәхесләре белән дан тоткан Югары Чагадай халкы, нәсел тамырлары Чирмешән яклары, авыл белән бәйләнгән кеше өчен генә файдалы әсбап булмаячак. Затлы кәгазьдә басылган, бик күп фотосурәтләр белән баетылган «Югары Чагадай тарихы» китабына, төбәк тарихын өйрәнүче һәвәскәр тарихчылар өчен үрнәк булырлык хезмәт булып, күп еллар халкыбызга хезмәт итәргә язсын.
Таһир САБИРҖАНОВ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ